Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Балык бәлеше

әзерләү ысулы

Бәлешне аз сөякле итләч балыклардан - җәен, судак, чуртан, сверюга, мәрсин балык, кырпы һ.б. пешерәләр. Балыкны чистарткач, салкын суда юып саркыталар. Аннары кул киңлегендә кисәкләргә, һәр кисәкне умыртка сөяге буйлап икегә бүләләр, умыртка сөяген һәм кылчыкларын алгач, һәр кисәккә кирәгенчә тоз сөртеп куялар. Гадәттә балык бәлешен бүрттергән дөге яки саго кушып пешерәләр. Балык бәлешенә ачы камыр яхшырак. Камырны майлы табага җәяләр, өстенә тигезләп дөге салалар, аннан соң балык тезәләр, һәм, май сибеп, бәлешнең өстен ябалар. Аннары өстен чи йомырка белән майлап, мичкә тыгалар. Балык бәлешен дөгесез дә пешереп була, ул чагында суган күбрәк салына. Дөге урынына бәрәңге боламыгы да салырга мөмкин.

1 бәлешкә:

  • 1 - 1,2 кг ачы камыр
  • 1 кг балык
  • 300 - 350 г дөге
  • 150 - 200 г суган
  • 200 - 250 г май
  • тоз, борыч

  Тәмле булсын!


фото: gastronom.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев