Балның файдасы

Бал составында кеше организмына кирәкле 20гә якын матдә - глюкоза, минераль тозлар, ферментлар, витаминнар, антибиотиклар һ.б. матдәләр бар. Иртән 1 стакан суга 1 кашык бал салып эчсәң, ул ашказаны эшчәнлеген нормальләштерә. Тирән, әйбәт итеп йоклау өчен, гадәттә, ятар алдыннан 1 стакан суга 1 аш кашыгы бал салып эчәләр. Умартачылар беркайчан да ревматизм белән авырмый. Бал балалар организмының йогышлы авыруларга каршы торучанлыгын арттыра. Аларга сөтле һәм җиләк-җимешле ашамлыкларга  бал кушып бирү аеруча файдалы. Дәвалану өчен балны эретеп куллану әйбәтрәк. Балны яңа сауган сөткә, эремчеккә кушып ашауның да файдасы бар.

Мүк җиләкле бал

Кайнап торган балга чистартылган һәм юып корытылган мүк җиләге салып, сүлпән утта озак кына (куерганчы) кайнаталар. Кайнаганда болгаткалап торырга кирәк. Бал куерып җиткәч, ут өстеннән алып суыталар һәм, банкаларга тутырып, өстен каплап, салкын урынга куялар. Мүк җиләкле бал чәй янына бирелә.

1 кг мүк җиләгенә: 1,5 кг бал.


фото: freshmart.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: