Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Баллы торт

рецепт

Кирәк булачак:
- он 150 г
- йомырка 3 данә (зурны яки 4 бәләкәйне)
- шикәр комы 100 г
- сода 1 чәй калагы (өймичә)
- бал 100 г

✅Йомырканы шикәр комы белән купертәбез (якынча 10-15 минут). Масса нык итеп кабара, ныклы күбек барлыкка килергә тиеш.
✅Балга сода салабыз да, савытны су парына куябыз. Болгата-болгата массаны көрән төскә кергәнче су парында тотабыз (башта ак күбеккә әйләнә, аннан төсе үзгәрә башлый).
✅Миксерны уртача тизлектә эшләтә-эшләтә күпергән йомыркага кайнар бал массасын берәр калаклап салабыз (миксерны эшләтеп тору мөһим, йормырка уаланырга мөмкин).
✅Онны иләк аша әз-әзләп салып астан-өскә кашык белән болгатабыз.
✅Пешерәсе формага салабыз да, әйләндереп алабыз (камыр тигезләшеп, уртасы тау булып кабармасын өчен).
150^градускача кызган мичкә озатабыз (якынча 40-50 минутка).
✅Әзерлеген уртасына шырпы (таякчык) төртеп тикшерәбез (коры булырга тиеш).

❗Составында бал булу сәбәпле бисквитның өсте тиз арада кызара башлый. Шуңа күрә, 30 минуттан соң мичне тиз генә ачып өстен фольга белән капларга киңәш итәм.
❗Торт ясар алдыннан суынган бисквитны 5-6 сәгать суыткычта ял иттеру кулай була.

?Әзер бисквитны өч өлешкә бүләбез hәм пропитка ясыйбыз.
Ул болай ясала:
- бал - 1 чәй калагы
- җылы су - 100 мл

Бал эреп беткәнче, икесен болгатабыз.
Өч коржга бүлеп, калак белән сибәбез.

✅Коржлар арасына крем сылап, тортны җыябыз. Кремын болай эшләргә була:
- бер кап сыер мае, бер банка куертылган сөт ("вареная сгущёнка")
- яки 300 г сөт өсте ("сливки" 33%) hәм 300 г куертылган сөт.
Мин өйдә ни бар шуны салдым: сыер мае, йомшак балалар эремчеге hәм карамель (өйдә кайнаткан).
Теләгегез булса, арасына кара җимеш яки чикләвекләр сала аласыз.
Өстен теләгәнчә бизибез дә, суыткычка берәр сәгатькә озатабыз.

Тәмле булсын!


 

Рецепт авторы - Айгөл Таҗиева; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев