Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Баллы торт

рецепт

Бу торт җәемнәрен миңа иремнең әнисе 60-70 шәр итеп пешереп бирә. Алар 3-4 ай буе бик яхшы саклана. Аннан озаграк та сакланадыр, бәлки, әмма бездә шуннан артык торганы юк)) Бу юлы тортка җәемнәрне үзем ясап пешердем, шундый ук тәмле чыкты.
 

Рецепты:
100 г атланмай
2 йомырка
1 стакан бал


Шушы ингредиентларны болгатып, сүрән утта тотабыз, масса кайнап чыгарга тиеш түгел. 2 чәй кашыгы сода салып, күбекләнгәнче, утта тотабыз. Аннан соң, уттан алып, тыгызрак камыр басарлык итеп, он кушабыз.

Җәемнәрне бик юка итеп җәеп, бик кызу мичтә кызарып киткәнче пешерәбез (мин максимумга куям), беренче җәемгә табаны майлыйм, аннан соңгыларына майлаганым юк. Җәемнәр эссе килеш бик йомшак була, алуы бик җайлы, суынгач кетердәп торучан була.
Крем: 20% каймак+шикәр комы. Кремлагач, берничә сәгать бүлмә температурасында тотам, ул арада җәемнәр йомшара, крем сеңеп китә. Аннан салкынга алып куям.

Өстен һәрвакыт әстерхан чикләвеге белән бизим.

 

Рецепт, фото: leysan_happy84

Галерея

Теги: татар халык ашлары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев