Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Баллы торт

рецепт

Камыр өчен 3 күкәй һәм 1 ст шикәр комын блендер белән күбекләнгәнче күпертәбез дә, водяная баняга утыртабыз, русчалатып әйтсәң, ягъни сулы кәстрүл өстенә шул катнашма салынган икенче бер кәстрүлне утыртып җылыту, кайнату. Шуңа 50 гр сыер мае, 5-6 аш кашыгы бал, ярты бал кашыгы аш содасы салабыз. Салмак утта, еш кына бутап, кушылма "алтын" төскә кергәнче тотабыз. Уттан алып 550-600 гр чамасы он салып йомшаграк камыр басабыз. Аны тигез сигез өлешкә бүлеп 1-1,5 сәгатькә суыткычка озатабыз. Нәзек кенә җәеп 180 градуслы мичтә җәемнәрне пешереп алабыз. Һәрберсен кирәкле формада кисеп, калган камыр өлешләрен ваклап уабыз.
Баллы тортка крем өчен мин һәрчак өй кайнатмасы (сгущенка) һәм авыл каймагы кулланам. Кайнатма өчен 3 л сөтне 1 л шикәр комы салып 3-4 сәгать салмак утта кайнатырга кирәк.
Җәемнәр арасына кремны сылап тортны өябез дә өстенә вакланганын сибәбез. Ә бизәү - кәеф эше...

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Рецепт һәм фото авторы - Рамилә Закирова @ramilya_zakirova86

Теги: татар халык ашлары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев