Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Баллы казылык

рецепт

Кирәк:

700 гр печенье (мин топленый дигәнен алдым)

3 кап сыер мае

2 аш калагы какао

250 гр шикәр комы

ике уч әстерхан чикләвеге

3 чи йомырка

Эш барышы:

  • печеньены нык изми ваклыйбыз, кисәкләре күренсен;
  • печеньены 3 йомырка сытып әстерхан чикләвеге белән бутыйбыз;
  • кәстрүлдә 3 кап май, какао, шикәр комы салып, кайнап чыкканчы утта тотабыз, бутыйбыз;
  • кайнар килеш печенье янына салып бутыйбыз;
  • пакетларга салып тыгызлап казылык формасына китерәбез.

 

Чәйләрегез тәмле булсын!


Рецепт һәм фото авторы - Тәския Вагизова; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев