Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Баллы чәк-чәк

рецепт

 

Бәйрәмнәрдә генә туры килсә дә, бик яратып пешерәм бу татлы ризыкны. Дөрестән дә табыннар ямьләнеп китә. Ә бүген, Дуслар, шарчыклар формасында әзерләп күрсәтергә булдым. Һәркем аерым алып чәйләр өчен бик уңайлы.


Пешерү тәртибе: 4 күкәй сарысы, бишенчесен агы белән, чеметеп кенә тоз салып камыр басабыз. Үзләнер өчен 15-20 минут томалап торырга кирәк. Җәймәне җәеп, теләгән формада кисәбез. Болгата-болгата, саргылт төскә кергәнче кызган майда пешереп алабыз.


Бал белән шикәр комын 1:1 исәбеннән аерым савытта кайнатып алабыз. Балның әзерлеген мин гадәттә балкашык белән алып, салкын суга тамызып карап беләм, бал шар булып катып китсә, җәелмәсә, димәк әзер.


Әзер төшләр өстенә балны сибеп, әйбәтләп болгатабыз, кулны салкын суга тыгып алып, чәк-чәккә теләгән форманы бирәбез.
 

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Рецепт һәм фото авторы - Рамилә Закирова @ramilya_zakirova86

Теги: татар халык ашлары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев