Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Баллы чикләвек әкәм-төкәме

рецепт

Камыр:
3 стакан он,
200әр г маргарин һәм эремчек
2 йомырка
1 чәй кашыгы аш серкәсе белән сүндерелгән чәй содасы

Эчлек:
150 г әстерхан чикләвеге
100 г шикәр комы
таба майлау өчен үсемлек мае

Чикләвекне ваклап, шикәр комы белән болгатырга. Уртача катылыктагы камыр басарга.

Камырны 1 см калынлыкта җәеп, чикләвекле катнашма сибәргә.

Җәемне рулет итеп төреп, 2 см киңлектә кискәләргә. Аларны майланган табага тезеп, 180 градускача җылытылган духовкада 20 минут пешерергә.

Табынга биргәндә өстенә бал агызырга була.

vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев