Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Айсылу Лероннан тутырылган тавык рецепты

әзерләү ысулы

Иң элек тавыкны тоз, тәмләткечләр, сарымсак белән уып, бераз суыткычта тотарга, аннары бер кат каймак сылап чыгарга. Тавык янына алма, караҗимеш, әфлисун, бәрәңге, кишер, суган, сарымсак тезәргә. 180-200 градуска кадәр кызган мичкә фольга белән каплап 45 минутка куярга. Шуннан фольгасын алгач, тагы шул тирә пешерергә.

 "Тәмле булды дип язу гына җитмәс, искиткеч булды бу. Бәрәңгесе кетердәп тора, ите авызда эри, мммм... Әллә нинди деликатеслар читтә торсын! Үзебезнең ризыкка берсе дә җитми инде", - дип язган Айсылу.

 

Рецепт авторы - Айсылу Лерон; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев