Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Ашлар

КИҢӘШЛӘР

Нинди генә аш пешерсәң дә, башта аның шулпасын әзерләргә кирәк. Аш пешергәндә нәрсәне ничек, кайчан һәм күпме салырга, никадәр кайнатырга икәнлеген белү әһәмиятле. Мәсәлән, итле аш пешергәндә тозны ит  белән бергә салсаң, итнең туклыклы матдәләре шулпага чыкмый кала, ит озаграк пешә. Шуңа күрә тозны ит пешеп җитәрәк кенә салырга кирәк. Өйдә баскан токмачны кайнап торган әзер шулпага салырга, төпкә утыртмасын һәм оешмасын өчен, болгаткалап торырга һәм, токмач өскә күтәрелү белән, ашны уттан алырга кирәк. Макарон яисә токмачларның башка төрен бәрәңге белән бергә салырга мөмкин. Ярманы бәрәңгедән алдарак салалар. Иртә өлгергән кәбестәне  бәрәңге белән бергә, ә соңгырагын бәрәңгегә кадәр салалар. Тозлы кәбестәне шулпага аз гына су белән аерым савытта томалап пешергәч салалар, чөнки бәрәңге белән бергә салсаң, бәрәңге катып китә һәм бик озак пешә. Борчак белән ясмыкны башта суга салып бүрттерәләр, ашка ит белән бер вакытта салалар, аерым савытта алдан пешереп куйсаң да була. Суган һәм тәмләткеч тамырларны аш пешеп җитәргә 15-20  минут калгач, төелмәгән борыч һәм лавр яфрагын аш пешеп җиткәндә генә салалар. Ит симез булмаса, ашка сары май яисә атланмай өстәргә (һәр кешегә 10 г) киңәш ителә.


Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев