Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Алмалы болытлар

рецепт

Бу пирогка шундый аз ингредиентлар кирәк, ә тәме искиткеч!

 

Кирәк:

150 грамм сыер мае;

1,5 стакан шикәр комы;

4 йомырка;

4-5 эре алма;

корица, ванилин, 1 чеметем разрыхлитель;

чама белән 2-2,5 стакан он.

 

Әзерләү:

Беренче эш итеп йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Камыр өчен сарысын кулланабыз. Бүлмә температурасында йомшартылган сыер мае, 1 стакан песок, ярты чәй кашыгы чамасы разрыхлитель, 1 г ванилин, 4 йомырка сарысы һәм онны кушып, камыр әзерлибез. Мин камырны таба төбенә кул белән генә формалаштырып, бортиклар ясап җәйдем. Камыр өстенә кабыгыннан әрчелгән һәм тар-тар итеп туралган алманы җәябез, алма өстенә корица сибәбез, мин азрак бәрәңге крахмалы да сиптем. Шул рәвештәге пирогны, камыры кызгылт төскә кергәнче газ миченә куябыз. Минеке 180 градуслы мичтә 15-20 минут тирәсе торды. Ул арада калган йомырка агын һәм ярты стакан шикәр комын миксер белән болгатып, яхшылап күпертәбез. Пирог духовкада кызгылт төскә кергәч, әлеге аксымны өстенә ягабыз да, тагын мичтә 10 мин. чамасы тотабыз. Аксым күпереп, кызгылт төс алырга тиеш. Шуннан соң әлеге пирог белән тәмләп чәй эчәбез!

 

рецепт һәм фото авторы Рәфилә Шәмсетдинова; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев