Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Алма пирогы

рецепт

Бу пирогны пешереп карасагыз, нишләп мин моны элегрәк пешермәдем икән диярсез?Ул шундый тәмле, йомшак...кыскасы-телне йотарлык.

Безгә кирәк булачак:
Камыр өчен:
- 100 г сыер мае
- 100 г каймак
- 200 г он
- 3 аш калагы шикәр комы
- 1 чәй калагы разрыхлитель (яки 1⁄2 чәй калагы сундерелгән сода)

 

Эчлек:
- 500 г татлы алма (бакча алмасы булса яхшырак)
- 200 г каймак
- 150 г шикәр (мин азрак салам ~90-100г)
- 1 йомырка

Башта камыр ясыйбыз: йомшак сыер маен шикәр комы белән болгатабыз. Каймак өстибез, кабат болгатабыз.
Разрыхлитель белән болгатылган он салып, камыр басабыз. 20-30 минутка суыткычка озатабыз.
Эчлек өчен каймак, шикәр комы, йомырка һәм онны бергә кушып болгатабыз, бераз күпертәбез.
Алманы кабыгыннан чистартабыз һәм юка телемләп турыйбыз.
Камырны суыткычтан алабыз, формага салабыз. Кул белән тигезләп җәябез, кыр-кырларыннан күтәртебрәк калдырабыз.
Алманы тезеп салып, өстенә эчлекне агызабыз.
180* градуска кадәр җылытылган мичкә 50 минутка озатабыз.

Тәмле булсын!


 

Рецепт һәм фото авторы - Айгөл Таҗиева; vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев