Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Алма белән тутырылган каз

рецепт

Кирәк :
~ 2–3 кг каз
~ 3 аш кашыгы тоз
~ 3 бал кашыгы кара борыч
~ тәменчә кипкән базилик, тимьян
~ 1 баш сарымсак
~ 50 мл зәйтүн мае
~ 3 эре әче алма
~ 0,5 лимон
~ 3 аш кашыгы бал

Эш тәртибе:
Каз йомшак һәм тәмле чыксын өчен иң элек казны маринадлыйбыз. Бер кило иткә 1 чәй кашыгы исәбе белән тоз алып, казның эчен, тышын ышкыйбыз. Тәмләткеч үләннәр дә кулланырга мөмкин. Казны азык пленкасы белән урап, 8–10 сәгатькә холодильникка куябыз.
Әлеге вакыт үткәч казның эчен–тышын пресстан чыгарылган сарымсак белән ышкып, тагын ярты сәгать тотабыз. Шул арада юылган, чистартылган алмаларны дүрткә бүләбез, өстенә лимон суы сибәбез. Алмаларны казга тутыргач, казның эчен эре адымнар белән тегеп ябабыз. Башта казның канатларын, аннан гәүдәсен фольгага төреп табага урнаштырабыз. Духовка 200 градус эсселектә алдан җылытылган булырга тиеш. Каз 180 градустагы духовкада сәгать ярым пешә. Пешеп җитәргә ярты сәгать кала казны чыгарып, фольгасын сүтеп, бал һәм табасындагы май белән сыларга кирәк. Духовкадагы температураны бераз киметеп казны 20–30 минутка кире мичкә урнаштырабыз.
Әзер казны матур итеп кисәкләргә бүлеп табынга куябыз. Ашларыгыз тәмле, кәефләрегез күтәренке булсын?


 

Рецепт һәм фото авторы - Динә Маннапова; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев