Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Ак соус

  Ак соус табындагы ашларны тагын да тәмләндереп җибәрер. Моның өчен терлек яки кош ите шулпасы кирәк. Ул тондырып сөзелергә тиеш. Өстендә мае булмасын. Ак соусны болай әзерлиләр. Тирән савытта кызган майда көйдермичә генә он кыздыралар. Ул саргылт төскә кергәч, бераз суыталар, он өстенә акрын гына кайнар шулпа агызалар, төере калмаслык итеп болгатып торалар. Кайнап торган килеш вак итеп тураган башлы суган, петрушка тамыры, тоз өстиләр дә тагын 20-25 минут кайнаталар. Ак соусны, нәзек иләк аша сөзеп, табынга кайнар килеш чыгаралар. 1 литр шулпага: 50 г атланмай, 50 г он, 40-50 г башлы суган, кирәгенчә тәмләткечләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев