Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

"Чәй һәм пирог" кичәсендә тәкъдим ителгән иң тәмле пирогның рецепты

«Ак калфак»ның карлыган пирогы рецепты

Бәйгедә иң тәмле һәм файдалы чәй, иң оригиналь пирог сайланган. Бәйгенең “Иң тәмле пирог” номинациясендә Әнисә Биктимерованың карлыган пирогы җиңеп чыккан.

«Ак калфак»ның карлыган пирогы рецепты

Җылытылган табага юка гына итеп ачы камыр җәяргә. Аны һәркем үзе теләгәнчә әзерли, төче камыр куллансаң да була. Җәелгән камыр өстенә карлыган салына. Аны да башка җимешләр белән алыштырырга була. Карлыган өстенә дүрт күкәй агын һәм бер стакан шикәр комын бутап кабартып ясаган катнашманы (бизе) салып чыгарга кирәк. Җылытылган мичкә 30-35 минутка куярга.

Тәмле булсын!


Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев