Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

"Аджика" кышкылык салаты

рецепт

Кирәкле ингредиентлар:

  • 5 кг помидор
  • 1 кг яшел каты алма
  • 1 кг суган
  • 1 кг кишер
  • 1 кг болгар борычы
  • 300 гр сарымсак
  • 0,5 стакан шикәр комы
  • 3 чәй кашыгы кызыл борыч
  • 2 аш кашыгы тоз
  • 0,5 стакан уксус 9%
  • 300 гр көнбагыш мае


Эшләү тәртибе:
1. Помидор, яшел каты алма, суган, кишер, болгар борычын иттарткычтан чыгарабыз.
2. Зур кәстрүлдә барысын да болгатабыз һәм кайнатырга куябыз.
3. Кайнау дәверендә шикәр комы, тоз, кызыл борыч, көнбагыш маен салабыз. Кайнау вакыты 90 минут.
4. Иттарткычтан сарымсакны чыгарабыз.
5. Сүндерергә 7-8 минут кала сарымсак һәм уксус салабыз. Яхшылап болгатабыз.
6. Стерилизовать ителгән банкаларга тутырабыз һәм капкачларын әйбәтләп ябып, әйләндереп, одеялга төреп куябыз!

 

Тәмле булсын!

 

Рецепт һәм фото авторы Ландыш Шәрифуллина; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев