Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Чөгендер яфрагы кәтлите һәм чөгендерле катык

"Казан утлары" журналы авторы, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова рецептлары

"Казан утлары" журналы авторы, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимовадан 

Чөгендер яфрагы кәтлите

cvekla

  1. Бер учма (зурлыгына карап – 8-9) чөгендер яфрагын вак итеп турыйсың.
  2. Суган, укроп, петрушка ише яшел-мөшелне турап кушасың.
  3. 1-2 йомырка сытасың.
  4. 1-2 аш кашыгы сохари оны һәм бераз он кушып болгатасың.

Ботка сыман катнашма барлыкка килә, сыеграк булса да ярый. Табага кашык белән салып, ике яклап кыздырасың. Кайчагында каткан сырны да уып кушам. Тик аннан башка да тәмле. Оныта язганмын: тоз-борыч – тәменчә. Оныкларым җәй җитүгә чөгендер яфрагы үсүен көтә башлый...

Чөгендерле катык

(монысын кыш көне дә оетып була)

kat

Авыл сөтен – мин 1 литрдан гына оетам – 15-20 минутлап болгата-болгата кайнатасың. Чөгендерне алдан ук пешереп куясың. Бармак калынлыгы чамасы кисәкләргә турыйсың. Әллә ни күп кирәкми ул. Уртача зурлыктагы чөгендернең чиреге дә җитә. Сөт суына төшкәч, кәстрүл төбенә туралган чөгендерне салып, өстенә сөтне сөзеп саласың. Сөзмәсәң, касмаклы була. Шуңа ярты чынаяк чамасы катык яисә каймак өстәп (кибетнеке дә ярый), яхшылап болгатасың да, кәстрүлне тастымал белән төреп, җылырак урынга куясың. 10-12 сәгатьтән алсу төстәге куе катык әзер була. Туктаусыз ачып карап, урыныннан күчереп йөртергә кирәкми. Оныгым Азалиягә катык бирәм, дисәң, ул: “Эчә торганынмы, ашый торганынмы?” – дип сорый. Ул, асфальт баласы, эчә торганын – кибетнекен ярата шул... Ә-ә, кибет сөте белән маташмагыз, килеп чыкмаска мөмкин. Үзем атна саен Арчадан китерүчеләрдән сатып алам сөт-каймакны.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев