Логотип Казан Утлары
Татар галәме

Туган тел. Дөньяга фикеребез юл алсын

Тукайча татар кодексы.

1. Мин Казанны тәхте пай32 һәм Казан арты татарларын шушы көнгә кадәр милләтен югалтмаган вә киләчәктә дә югалтмаячак төп халык дип саныйм. Милли әдәбиятымыз фәкать шулар телендә, шулар рухында гына булуын телим.

2. Үз араларында төрекчә сөйләшеп маймылланучы шәкертләр, башларына фәс киеп, «Госманлыез, әфәндем», дип йөрүче хиффәтләребез33 дә аз булмады. Ләкин мондый комедияләр вакытында булды да, узды да китте... Без татарлар һаман да татарлар булып калдык. Төрекләр — Истанбулда, без — монда.

3. Язучы... Каләме — милләткә файда, язганы — Хак көзгесе... Безнең милләткә кирәк... Каләм иясе булып чыгучыларымыз күбәйсен, солдатның өстенә дә шинель, астына да шинель, баш астына да шинель дигән шикелле, алай тартсак та, шул бер-ике мөхәррир, болай сузсак та, бер-ике язучыбыз гына булмасын. Мөхәррирләр гаскәрләр кебидер: сугышка чыкканда, запас гаскәрләребез булмаса, әсир булырмыз, хур булырмыз...

Боларның кемлеген яхшы белик без, боларның артуын Ходайдан телик без...

Әлхәмделиллаһ... Милләтнең яшь каһарманнары каләмгә сарылды... Каләм кулда була торып, ... мәгълүмдер ки, курку берлән өркү хәрәм... Ничаклы изсә дөнья, ирке бар — куркытмыйдыр безне...

Илаһым, рәхмәтең белән шагыйрьнең бәйле телен чиш; дуслар һәм дошманнар хәленнән ул бераз хәбәр бирсен.

4. И каләм! Китсен газап, ит син безне шат; без дә синең аркаңда туры юлга басыйк аяк... Милләткә мәрхәмәт ит... Европаны күтәреп син югары күкләргә кадәр, ник төшердең безне — җиде кат җир астына кадәр? Милләтнең бу хәле хикмәт китабына теркәлгәнме?.. Чакырып яз укырга, уку кыйммәтен тәкъдир ит...

Яз караны «кара» дип һәм акны «ак», җөпне «җөп» дип һәм шулай ук такны «так». Һәр кеше күңелен генә күрмә, милләт авыруына бак!.. И каләм, безгә һәрдаим ярдәм һәм мәрхәмәт ит.

5. Кеше ата берлек белән туган түгел, бәлки фикер һәм тоткан юлы белән кардәш була... Максуд җитәр: бара торгач — юл кыскарыр... Алгарыш һәм күтәрелеш юлларына атлап үтик... Алга адым сал, татар... Бари Тәгалә сезләрне... сәламәт кыйлсын... Тән урнашмагач, җан урнашмый. Җан урнашмагач, фикер урнашмый...

Фикерегезне языгыз да фикергә фикер ялгагыз... Тик якты булсын фикерегез; фикерегездер — фикеребез һәм фикеребездер — фикерегез... Олы фикерләр кузгалсын... Дөньяга фикеребез юл алсын. Чөнки фикерләр кайнаса, эшләр дә алга китәр, — бу мәгълүм булсын һәркемгә, — шушындый безнең фикер.

Борынгыдан бирле безнең фикеребез тоткын иде. Кем соң безне мескен итеп тоткында тоткан иде? Килде форсат кысан читлекләрне итәргә тар-мар, килде, иркен сулыш алып, вакытыбыз канат кагар. Фикеребез торсын яңарып гел... Искермәсен, үзара җәнҗал-ызгыштан кыл кадәр ис кермәсен! Фикеребез халыкны таркаткыч җилләр истермәсен, истереп, милләтнең берләшү юлын кистермәсен!

6. Яшәсен әрбабе каләм34!.. Яшәсен туган тел!

Габдулла Тукай1

Зиннур МАНСУРОВ әзерләде

Пай32 — башкала; хиффәт33 — тиле, юләр; әрбабе каләм34 — каләм ияләре.
 
"КУ" 1 (гыйнвар), 2014
фото: art16.ru. Картина авторы: Рушан Шамсутдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев