Логотип Казан Утлары
Татар галәме

Тукайча татар кодексы: II. Баланың язмышы ата-анасына тапшырыла

  1. Көлле мәүлүдин юләде галя фитърәтел-ислами, фәминә әбәваһе йөһәввиданиһи вә йөнәссыйраниһи вә йөмәҗҗисанаһи...
Хәдис шәрифнең мәгънәсе заһир3: һәр тугъмыш бала ислам, ягъни тәслим фитърәтендә4 туа. Баланың язмышы, ул тугач ук, аның ата-анасына тапшырыла, тәслим ителә... Аның атасы яһүди булса, бала киләчәктә яһүд милләтенә хезмәт итәрлек рәвештә тәрбия ителә. Атасы нәсрани5 булса, янә, нәсрани милләтенчә тәрбия кыйлынып, киләчәктә үз милләтенә файдалы бала булуы күзгә алына... Менә без, татар балалары да, татар милләтенчә тәрбия кыйлынганбыз... Татар диненчә тәрбия алганбыз... Вәләкин... Тәрбиямез... коры, рухсыз, мәгънәсез, һич файдасыз рәвештә «дини» генә булмыйча, дини вә милли тәрбия булсын. Мөселман булганымыз вакыт татар икәнемезне дә онытмыйк.
  1. Балалар – безнең шатлыкымыз... Балалар – безнең бәхетемез вә сәгадәтемез... Балалар безнең гомер нигеземезне тазарталар, балалар хезмәт өчен безнең көчемезне арттыралар.
Бу сүзләр һәрбер атаның да, һәрбер ананың да йөрәгеннән ләззәтле-ләззәтле генә өзелеп чыккан сүзләрдер.
  1. Балалар якты дөньяга килгәндә, гадәтән, бер бәхетлелек диңгезе булып киләләр. Ләкин әнә шул балаларны туган минутыннан алып балигъ булганга кадәр, ата-ана үзләренә бәхет вә башка инсаннарга да шатлык булырлык итеп тәрбия кыйлуы бик читен, ай-һай, бик читен!..
Бала, ир бала, әйбәт кенә тәрбия ителсә, ата-ана өчен, гомернең куркынычлы һөҗүмнәре вакытында шул бала шул ата анасын сакларга күкрәп, нәгърә орып чыккан бер арыслан буладыр. Кыз бала, бик матур гына тәрбия ителсә, бөтен дөнья байлыкларына сатылмаслык егетләрне, картларны, хәтта хатыннар вә карчыкларны үзенә таба тартып тора торган... бер фәрештә буладыр. Аның бер сүзен ишетер өчен, бер генә йөзен күрер өчен меңнәрчә җаннар атылып кына торадыр. Ул үзе шикелле тагы әллә ничә фәрештә кызлар вә әллә ничә арыслан йөрәкле, гайрәтле егетләр тәрбия итә аладыр. <...>

Зиннур Мансуров әзерләде


Заһир3 – ачык; тәслим фитърәтендә4 – кемгә дә булса тапшырылырга тиешле хәлдә; нәсрани5 – христиан динендәге кеше.

"КУ" журналының 1нче (гыйнвар, 2014) санында басылды. Сайтта аерым-аерым бүлекләре урнаштырылып барачак.

"IX. Туган тел. Дөньяга фикеребез юл алсын" бүлеген укырга: http://kazanutlary.ru/?p=35720

Фото: fb.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев