Логотип Казан Утлары
Татар галәме

Туган телем

Горурланам мин үземнең Татар булуым белән. Ата-анам беренчелдер, Аннан соң Ватан – беләм. Туган телем – Анам теле, Кимсетмәсеннәр ятлар. Яшәтергә иде аны, Күз карасыдай саклап. План кормасын бәгъзеләр, Бары бертеллелек, дип. Аллаһ кавемнәрне бердәй Яралткан, якын күреп. Теленә кара язмышны Кем генә теләр икән?! Аңа ясин укысалар, Иртәгә мин дә үләм. Хәер, үлмим. Көтмәсеннәр. Телем өчен көрәшәм. Миллионлаган кардәшләрем, Сезне дә шуңа дәшәм. Ерак тарихтан билгеле Татар теленең көче. Төркиләрнең кабатланмас Бизәге ул, бер төсе.
фото: onetwotrip.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев