Логотип Казан Утлары
Татар галәме

Туган тел

Әгәр бөек телдә язган булсаң, Тәрҗемәче көтеп, бәсәрми, Ахры, күптән син зур шагыйрь булып Яңгырар идең, дисең, Рәсәйдә... Шулай дисең. Соң әйт, туган тел ул Сайлап ала торган ярмыни? Шагыйрь өчен җирдә аннан хисле, Аннан да көчле тел бармыни? Башка телдә җиңел аңлашсам да, Җырлый алмам күкрәк киереп, – Рәхмәт, халкым, хак язмышым итеп, Үз телемне бирдең иң элек! Аһ, ерактан килгән җан бүләгем, Аһ, еракка китәр саф өнем! Тугач, тәү кат биләнгән биләвем, Җаным чыккач, төрелер кәфенем! Чын дусларга телем балдан татлы, Үткен кылыч – яусыз дошманга. Корыч үлми. Кирәксә, мин үләм Аның өчен – намус кушканга! ...Сиңа багам, авыр уйга калам: Карашларың төссез никадәр! Гүя, син бер керсез оҗмах кошы, Ә мин – канга тузган пәйгамбәр... Кан коелды, әйе! Сиздең микән, Күрдең микән безнең урамнан – Уртабыздан үтте – Сүзләреннән Җаны тетрәп, миллион туганнар – Атылганнар, асылганнар үтте, Сөрелгәннәр, кимсетелгәннәр, Патшалыкның бозлы карбаз сымак Империясендә сүнгәннәр, Октябрьның ал комиссарлары, Корбаннары соңгы сулышның Үтте горур! Гүя, туры үтте Капкасы аша Бранденбургның!.. Син – фәрештә, мин – пәйгамбәр түгел, Хакыйкать бар, кайда каерма, – Син – ватансыз, Мин – ватанлы булып, Илне сөям – шунда аерма! Коралны һәм малны энәгәчә Тартып алса дошман әсирдән – Телгә көче җитми. Көче җитсә, Булыр иде микән Җәлилләр? Үз халкымны әгәр бер кат сөйсәм, Киң илемнең барлык милләтен Биш сөям – ул халкымны сөйгәнгә – Бу минем тарихи кыйммәтем! Телем белән мин дә уйный калсам, Шагыйрьме мин, рухи сукырмы? – Әйт инде, әйт, балам шигыремне Суык тәрҗемәдән укырмы? Әгәр илем шагыйрь итеп тапса, Маңгаемны борып кояшка, Күрсәтер ул ерак Вологдага, Күрсәтер ул күршем – чувашка...
фото "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев