Тормыш назга саран...

Татар әдәбияты – дөнья киңлегендә
Үчти-үчти иттең тезләреңдә, Алдың, әнкәй, кайнар кочакка... Әле дә булса әйләнәм дә карыйм Итәгеңдә үскән шул чакка. «Азындырма!» – диючеләр булды, Сөеп иркәләгән чагыңда. «Тормыш назга үтә саран, – дидең, – Иркәләнеп калсын янымда». Синме, әнкәй җаным, аңламаган Дөнья үчти-үчти итмәвен. Һәр карышын гомер юлларының Җиңел генә балаң үтмәвен. «Түз, бәбкәем», – дисең кыен чакта, Синең киңәш белән тыелам. «Үчти-үчти» эзләп, күңелемнән Тезләреңә килеп сыенам...

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА, Свердловск өлкәсе, Каменск-Уральски шәһәре


Фото: wallpaperscraft.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: