Татар галәме
Татармын мин
Татар мин, төптән-тирәннән, Тамырым, каным татар.
Татар әдәбияты – дөнья киңлегендә
Татар мин, төптән-тирәннән,
Тамырым, каным татар.
Телем, уем, фикерләвем,
Зиһенем, җаным татар.
Бишек җырыннан иңгәндер
Күңелемә яктылык.
Тукайлы «Әлифба»лардан
Аңга сеңгән яхшылык.
Халкы белән горурланып,
Яшәүче зат та бар – мин!
Түбәтәйле, Сабантуйлы,
Якты уйлы татар мин.
"КУ" 07, 2018
Фото: unsplash
Шәмси ШАХМАЕВ, Свердловск өлкәсе,
Уфа-Шигири авылы
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев