Татар моңы

Татар моңсыз яши аламыни – Татар күңеленә моң кирәк, Тальяныңны гына сузып җибәр, Дәррәү кушылыр аңа мең тирәк! Мең тирәккә кунган мең садугач Шундук алыр аны күтәреп, Томырылыр ул моң зәңгәр күккә – Зәңгәрлеге артыр күкләрнең. Кайда гына тыңламадым икән Моң саркыган татар көен мин – Сайрар кошлар, тал-тирәкләр белә Һәр бормасын «Әллүки»емнең. «Ишкәкче карт» җырын көйли-көйли, Ярга кага Идел дулкыны, «Карурман»ны көйләп сыкрый урман – Тарихлардан калган сулкуы. Әдрән диңгез ярларында йөрдем, Алар инде кайдан откандыр – Нәкъ татарча шаулый дулкыннары, Әйтерсең лә мине көткәннәр! Влтавада су коенганым бар Аккошлары белән янәшә, Аккошлары аның, күзгә карап, Саф татарча миңа эндәшә. Татар моңсыз яши аламыни – Моң таба ул һәрбер аваздан, Бәлки, шул моң саклагандыр аны Мең дә ничә вәхши-явыздан. Бәлки, халкым тарих чоңгылларын Моңы белән имин үткәндер, Шул моң аңа сынмас канат булган, Шул моң аны Татар иткәндер! Кайда йөрсәм – тоям татар моңын, Ул моңлы да, уйлы, шаян да… Кара елларда да тынмаган ул, Тынмас инде килер заманда!    
Фото: kazan.treda.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: