Логотип Казан Утлары
Татар галәме

Шагыйрь

Еллар үтеп, бара торгач картайсам да, Бөкрем   чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да, — Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас; Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.

Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?! Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны; Күңлемдә көн һаман аяз — һаман да яз, Шагыйрь күңлендә кыш булмый да кар яумый.

Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби, Утырмам тик, юк-бар теләк тели-тели; Менмәмен мин, ходай кушса, мич башына, Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы.

Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә, Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә: «Без китәбез, сез каласыз!» —дип җырлармын, Җәсадемне туфрак берлә күмгәндә дә.

Җәсадемне — төнемне, гәүдәмне.   **************************************************************

Редакциядән: 3 нче март - Халыкара язучылар көне.

Хөрмәтле каләмдәшләребез, Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Алдагы иҗатыгызда да зур уңышларга ирешүегезне телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев