Логотип Казан Утлары
Татар галәме

"Мәскәү татар штабы"ннан зур бүләк

“Мәскәү татар штабы” вәкилләре Татарстандагы гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә дөнья күргән татар телле газета–журналларны Мәскәү шәһәрендәге үзенең оешма әгъзаларына яздыртып, милли матбугатны саклау һәм үстерү өлкәсендә зур эш алып бара.

“Мәскәү татар штабы” һәр яртыеллык саен Татарстанда нәшер ителә торган татар телендәге басма матбугат чараларын милләтебезнең күренекле шәхесләренә, өлкән яшьтәге зыялы затларга, халкыбызның киләчәге булган талантлы яшьләргә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә бүләк итүне оештыра. Быел да милли мәйданда актив эш алып барган иҗтимагый оешма әлеге күркәм традицияне дәвам итеп, Татарстанда яшәгән өлкән яшьтәге милләтпәрвәр язучыларга, галимнәргә, җәмәгать эшлеклеләренә, сәясәтчеләргә, мәгариф вәкилләренә, республикадагы картлар һәм инвалидлар, ятимнәр йортларына “Казан утлары”, “Татарстан”, “Сәхнә”, “Идел”, “Мәйдан”, “Безнең мирас”, “Сөембикә”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Чаян”, “Ялкын”, “Сабантуй”, “Салават күпере”, “Мәгариф” журналларын, “Мәдәни җомга”, “Шәһри Казан”, “Туганайлар”, “Көмеш кыңгырау” газеталарын өйләренә килә торган итеп яздыртты.

Гомумән алганда, “Мәскәү татар штабы” вәкилләре Татарстандагы гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә дөнья күргән татар телле газета–журналларны Мәскәү шәһәрендәге үзенең оешма әгъзаларына яздыртып, милли матбугатны саклау һәм үстерү өлкәсендә зур эш алып бара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев