Логотип Казан Утлары
Татар галәме

Мәхәббәтем

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ – ДӨНЬЯ КИҢЛЕГЕНДӘ
Минсез бу дөньяда син дә Булмассың кебек иде, Мин булганга гына син дә Тугансың кебек иде. Йөрәгемнән сызылып чыккан Ләззәтле көемме син? Әллә күңелемдә яткан Ләгънәтле төенме син? Табалмадым чараларын Хисләр-хыялларыма: Кара туфракка әйләндем, Сибелдем юлларыңа... Шул туфракта мәхәббәтем Үсеп чыкты гөл булып. Үзем калдым ялкыныннан Күмер булып, көл булып.

Равил НАСЫЙБУЛЛИН, Уфа шәһәре


Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев