Логотип Казан Утлары
Татар галәме

Кире кайтмый берни дә

Татар әдәбияты – дөнья киңлегендә
Бу вакытның мизгеле дә кире кайтмый, Бер яфрак та ике тапкыр җиргә ятмый. Аккан сулар челтер-челтер ага тора, Үтә гомер, язмыш юлын бора-бора. Җылы өстәп шатлык килә, кайгы китә, Кайчагында бәхет өчен бер сүз җитә. Беләсеңме-белмисеңме кадерен, үтә Гомер, көзнең толымнарын сүтә-сүтә. Китмәс сыман таңнар ата алсуланып, Алыштыра аны төннәр моңсуланып. Сүнмәс дигән йолдызлар да бер атыла, Кояш булып кояш поса тау артына. Алышына көннәр, һава, давыл, рәшә, Туктап тормый, тормыш – сынау, алга дәшә. Мизгелләрнең кайтмаслыгын белсәк тә без – Калдырырга килгән җиргә бер якты эз.

Гөлфия ИСХАКОВА, Удмуртия, Воткинск шәһәре


Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев