Энҗе Әхмәтҗанова: “Нәтиҗә бары тик үзеңнән тора”

Нәфис, кыю, тырыш һәм сәләтле... Быелгы “Сәмрух” премиясенең “Ел сәлкеше” номинациясендә җиңү яулаган Энҗе Әмәтҗанова нәкъ шушы сыйфатларга ия. Бик күп еллар дәвамында “Сәләт”нең  активисты һәм дусты Энҗе җыр сәнгате буенча төрле бәйгеләрдә катнашты, татар моңын чит төбәкләргә дә җиткергәне булды. Бу елның сәлкешен җиңүе белән котлап, аның белән кыска гына әңгәмә корып алдык. 

 

- Энҗе, син ничек җыр сәнгате белән профессиональ шөгыльләнә башладың? Музыка нәрсәсе белән җәлеп итте? 

- Музыка мәктәбенә укырга керүем бер дә очраклы булмады. Кечкенә чактан ук җырга тартылдым. 3-4 яшьләрдә артистлар сыман төрле рольләргә кереп, әкиятләр сөйләргә яраттым. Аннары инде кечкенә сәхнә ясап, әти-әниемә, туганнарыма концертлар куя идем. Җырладым, биедем, чаралар алып бардым. Фортепиано һәм вокал буенча 30нчы музыка мәктәбендә укыдым, дүрт ел Люция апа Хәсәновадан дәресләр алдым. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, И.В.Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенә, халык җырлары бүлегенә укырга кердем. Бүгенге көндә Горбунова Ирина Александровна сыйныфында укыйм, беренче курсны бетердем. Тәм табып, рәхәтләнеп укыйм. Уку елы ахырында хәтта каникулга да китәсе килмәде.
- Беренче тапкыр сәхнәгә чыккан вакытларыңны хәтерлисеңме? Ничегрәк ул “беренче тапкыр”? 

- Зур сәхнәгә, төгәлрәк әйтсәк “Пирамида” сәхнәсенә, 9 яшемдә чыктым. Кыш бабай турында җыр башкардым. Дөресен генә әйткәндә, артык дулкынландым дип әйтә алмыйм, киресенчә, нык шатланганымны гына хәтерлим. Бии-бии җырладым. Чыгышымны яздырып калдырган видео әле дә өйдә саклана.
- Җырчылар репетицияләр ясый. Ә синдә әлеге процесс ничек уза? Туры килсә, әзерлексез дә җырлый аласыңмы? 

- Әлбәттә, минем өчен репетицияләр бик мөһим. Һәрвакыт чыгышым алдыннан распевка ясап өлгерергә тырышам. Әзерлексез дә җырлый алам анысы, әмма ялкаулык аркасында тавыш ярылары өзелергә мөмкин. Ә җырчы кеше аларны бик нык сакларга тиеш. Шулай ук, репетиция ясагач, җыр башкару сыйфаты башкачарак, яхшырак килеп чыга.
- 2017 нче елда син “Татар моңы” бәйгесендә катнашып, “Вокал” номинациясендә 1 урын яуладың. Әзерлек һәм, гомумән, конкурс ничек узды? 

- “Татар моңы”нда катнашыр өчен 15 яшь тулуын түземсезлек белән көттем, һәм, ниҺаять, хыялым тормышка ашты. Озаклап, тулысынча бирелеп әзерләндем. Остазларым Люция апа Хәсәнова һәм Айдар абый Валиев белән бергә баянга татар халык җырларын дөрес һәм аңлаешлы итеп җырларга өйрәндем. Конкурста яраткан “Ятим бала мөнәҗәте” дип аталган җырымны башкардым. “Татар моңы” бәйгесе минем күңелемдә бары тик яхшы хатирәләр генә калдырды. Иң мөһиме: ул миңа зур тәҗрибә бирде.
- Күп төрле җыр бәйгеләрендә катнашып, күбесендә югары урыннарга ия булгансың. Син үзеңне ничек дөрес формада тотасың, стрессны җиңәсең?

- Әйе, мин күп бәйгеләрдә югары урыннарга лаек булдым: “Газпром”ның “Факел” корпоратив Халыкара фестивалендә 1 урын, “Тукай варислары - III”тә җиңүче, “Раштуа йолдызы яктылыгы” VII Халыкара фестивалендә 1 урын. Ләкин бу күрсәткечләр бөтен конкурсларда да җиңүемне аныкламый. Мин җиңелүләрне дә аңлап кабул итәм. Нәтиҗә бары тик үзеңнән тора. Тырышсаң – үрләргә кадәр ирешәсең, җиңелчәрәк кенә карасаң – бер урында таптанып торасың.
- Конкурслар балалар өчен бик авыр сынау. Әти-әниең синең бер бәйгедән икенчесенә “чабуыңа” ничек карыйлар? 

- Кечерәк чакта гел әти белән әни озатып йөриләр иде. Хәзер инде барлык “йөк”, әзерлек мәшәкатьләре үземнең җилкәдә. Әти-әни һәрвакыт минем уңышыма ышандылар, шатландылар, һәрвакыт ярдәмнәрен, җылы сүзләрен жәлләмәделәр. Алар мине вакытымны дөрес итеп бүләргә өйрәтте: мәктәптә укырга өлгерергә, җыр бәйгеләренә йөрергә, дуслар белән аралашырга, гаилә белән вакытны уздырырга. Шуның өчен мин әти-әниемә бик рәхмәтлемен. 

- Җырны ташлап, башка аның белән мавыкмаска дигән фикер туганы булмадымы? 

- Юк, андый уйлар килгәне юк. Мин бит үземне сәхнәсез, җырсыз, гомумән, иҗатсыз  күз алдыма да китерә алмыйм.
- “Җырчы – минем киләчәк һөнәрем” – дип әйтә аласыңмы? 

- Әлбәттә әйтә алам, чөнки мин үз теләгем белән ул юлны сайладым. Киләчәктә үземне җырчы яки җыр укытучысы итеп күрәм.
- Җырчылар арасында сине сокландырган, хөрмәткә ия дип санаган кеше бармы?

- Минем иң яраткан җырчыларым - Филүс Каһиров һәм Ришат Төхвәтуллин. Аларның иҗатын бик яратам һәм үзләрен кеше буларак хөрмәт итәм.  
- Репертуарыңда иң яраткан җырыңны атый аласыңмы?

- Барлык җырларымны да бик яратам, берсен дә аерып әйтәсем килми. Гомумән, күңелемә ятмаган, йөрәгемә ошамаган җырларны башкармыйм. Аларның барысы да минем холыкны ачып салган, күңелемнең кылларын тетрәндергән, ниндидер үгет-нәсыйхәт тапшырган җырлар. Шуңа да йөрәгемә якын.

- Энҗе, син бит шигырьләр дә язасың. Аларны иҗат итәргә сине кем яки нәрсә илһамландыра? 

-  Җиде яшьтән бирле шигырьләм язам. Берәр нинди шатлыклы вакыйга, сөенеч яисә, киресенчә, күңелем тулганда, моңсу булганда шигырь язарга утырам. Күңелгә тигән уйлар барысы да шигырь юлларына тезелеп бара. Шуның ярдәмендә җиңеллек алам үземә. Кайбер шигырьләремә көй дә иҗат иткәнем булды. Ике җырымны да яраткан “Сәләт” лагерына багышладым.
- Җырлаудан кала, тагын нәрсәләр белән кызыксынасың? 

- Көн саен диярлек фортепианода уйнарга вакыт табарга тырышам, 9 яшьтән “ТНВ – Яңа Гасыр” каналында, яңа барлыкка килгән “Шаян Тв”да алып баручы булып эшлим. 
 - Син “Ялкын”, “Идел”, “Сабантуй” яшьләр журналлары белән тыгыз элемтәдә. Киләчәктә “Казан утлары”нда да иҗат җимешләреңне бастырырга теләк юкмы? 

- “Казан утлары”на шигырьләремне җибәрү теләге күптәннән тынгы бирми. Осталыгымны арттыргач, үз-үземә зур ышаныч тудыргач, аның битләрендә шигырьләрем дөнья күрер әле. Вакыт күрсәтер.
- Энҗе, син бик күп еллар буе “Сәләт”тә активист булып торасың. Аның дөньясында кайнау ничек башланып китте? 

- Беренче тапкыр “Сәләт” мөхитенә 2013 нче елда эләктем. Иң кызыгы – мин төркемдә иң кечкенә бала булып чыктым. “Сәләт”кә бер тапкыр килгән кеше аннан башка китә алмый һәм китәсе дә килми икәнен ничә еллар узгач кына аңладым. Биш ел рәттән “Сәләт-Раушан” аланында ял иттем, «Сәләт-Монреаль» халыкара лагерена да барырга туры килде. Быел инде сәлкеш буларак соңгы елым. Киләсе елдан әйдаман булып, аланнарга барырга хыялланам, чөнки “Сәләт”тә кайнау - зур бәхет.
- Быел син “Сәмрух” премиясенең “Ел сәлкеше” номинациясендә җиңү яуладың. Исемеңне ишектән чакта, нинди хисләр биләп алды үзеңне?

- “Ел сәлкеше”ндә җиңүем – әлеге вакытта иң зур казанышым. Исемемне ишеткәч, әлбәттә, дулкынландым, сөендем. Җиңүемә ышанмаган идем башта. “Сәләт-Раушан”га чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә, чөнки минем презентация тулысынча шул аланга багышланды. Нәкъ аның ярдәмендә беренче урынны “эләктердем”.

- Ел сәлкеше булыр өчен нинди хезмәт куярга кирәк? 

- Бернинди авырлыгы да юк. Бары тик “Сәләт”не яратырга, аның эчендә кайнарга, проектларында катнашып, призлы урыннар алырга, татар телендә сөйләшергә һәм яхшы билгеләргә укырга кирәк. Тырышлык һәм теләк белән барысына да ирешергә мөмкин.

фото: http://youtube.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: