Логотип Казан Утлары
Татар галәме

Чәчәкләр китерегез Тукайга

Әйләнәңдә — гөлләр... Сүзен гүя Шулар аша әйтә күңелләр: — Туган көнең белән! — дигән сыман Елмаялар кебек бу гөлләр. Килә, килә... Язлар саен сиңа Илең килә туган көнеңдә, Бетми торган гомерен кушкан сыман Синең бөек, кыска гомергә. Ераклардан, йөзләп сукмаклардан Килеп меңнәр һәйкәл каршына, Еллар саен арта бара торган Сәламнәрен сиңа тапшыра. Әбиләр дә килә синең янга, Ил улының хәлен белергә: «Еллар үткән... ләкин син һаман яшь, Син һаман сау безнең күңелдә...» Туган илнең тирән ихтирамын Әверелдереп гөлгә, чәчәккә, Туган көнең белән котлап килү Керсен иде гомум гадәткә. Без чәчәкләр аша тапшырырга Тиеш тә бит сиңа сәламне... Ел буена тик бер генә тапкыр Күрәсең син, Тукай, аларны. Ник кырларда чәчкә өзгән чакта, «Тукай өчен бусы» димәскә? Ник кырлардан кайтып килгән чакта, Синең янга керә китмәскә? Ял көнендә кырлар-болыннардан, Урманнардан кайткан уңайда, Ел эчендә тик бер генә тапкыр Килеп китсә һәркем Тукайга,— Синең янда — яздан кышка кадәр — Гөлләр балкыр иде көн саен... Әйтер иде илләр: — Күрче, ничек Сөя халык үзенең Тукаен... Килер илең Меңләп сукмаклардан, Килер иртән, килер кичләрдә, Сәламнәрен чәчкәләре аша, Гөлләр аша тәкъдим итәргә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев