Ак калфагым кидем, якын итеп килдем...

Татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җәйнең иң кызган чагында – 15-17 июль көннәрендә өч көнлек күчмә утырыш уздырды. Әлеге утырышка 7 чит илдән (Австралия, Франция, Белоруссия, Латвия, Казахстан һ.б.) һәм Россиянең 18 төбәге, шулай ук Татарстанның 38 районыннан килгән хатын-кызларыбыз җыелган иде. Татар­станның халык ар­тис­тлары Зөһрә Сәхәбиева, Да­ния Нуруллина, танылган ша­гыйрәбез Эльмира Шә­ри­фул­лина, язучы, тарихи романнар авторы Марат Әмир­ха­новның да утырышта катнашуы аның әһәмиятен тагын да арттырды. Быелгы күчмә утырыш Татарстаныбызның иң матур, күркәм районнарының берсе – Тукай районында узды. Милли бизәгебез - калфак кигән 150 хатын-кыз өч автобус белән Тукай районына кузгалып киткәндә яңгыр ява башлады. Һәм бу яңгыр бер адым да калышмыйча безгә ияреп барды. Тукай районында каршы алучылар: “Уңган каилен төшкәндә яңгыр ява”, – дип бик җылы каршы алгач, күңелләр яктырып китте.

Күчмә утырыш тыгыз программа белән әзерләнеп, “Ак калфак”ларның һәр көне генә түгел, һәр сәгате дә күләмле эш графигына көйләнгән иде.

Беренче көнне Тукай районы Теләнче Тамак авылында сәүдәгәр-меценатлар, мәгърифәтче абыйлы-энеле Хәлфиннәрнең тормыш юлын белдек һәм аларның искиткеч зур утарлары белән таныштык. Татар халкының беренче әлифбасын төзеп биргән Сәгыйть Хәлфиннең нәселе бик көчле тамырларга барып тоташа икән.

Хәлфиннәр революциягә кадәрге чорда авылны төзекләндерүгә зур игътибар күрсәтү белән беррәттән мәгърифәтчелек эшен дә алып барганнар. Теләнче-Тамак мәдрәсәсе Уфа губернасындагы иң алдынгы уку йортларының берсе булган. Әмма революциянең кискен җилләре Хәлфиннәрнең тормышларына да зур үзгәрешләр кертә. Аларның нәселе дөньяның төрле почмакларына сибелә. Бүгенгесе көндә танылган нәсел яшәгән тарихи биналарда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп урнашкан. “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова XX гасыр башындагы мөхитне тудырып, Хәлфиннәр нәселеннән чыккан кешеләрне бергә туплап шушы утарда очраштыру идеясен якын киләчәктә тормышка ашыру зарурлыгын билгеләп үтте.

Теләнче Тамак авылындагы картлар йортына да кереп хәл белеште “Ак калфак”лар. Мондагы рухи киеренкелекне тел белән генә аңлатып бетереп булмый. Картлар йорты директоры Лилия Хөсәенова өлкәннәрнең күңелен күтәрү өчен төрле психологик терапияләр кулланабыз, дип сөйләде. Мәсәлән, нәтиҗәле һәм әһәмиятле “Хат язышу” терапиясе игътибарыбызны аеруча җәлеп итте. Һәр өлкән кешегә хат язышу өчен аерым “сердәшче” билгеләнә. Хат язышулар айлар буена дәвам итә. Әлеге хатларда, өлкәннәр күңелләрендәге моң-зарларын таратып, үткән тормышларына нәтиҗә ясыйлар кебек. Тормыш авырлыклары алдында югалып калганнар бу йортта сыеныр урын да, җаннарына әзме-күпме тынычлык та табалар.

Кичке якта Түбән Суыксу авылының мәдәният йортында юл алдык. Монда “Ак калфак”ларны Тукай районы башлыгы  Камаев Фаил Мисбах улы үзе сәламләде. Үзенең сүзен яңгырлы көнгә ишарәләп башлады: “Сез килгәнгә без аеруча шатбыз. Көне буе яңгыр ява дип уфтанмагыз, күктән безгә икмәк ява. Димәк, сез безгә бары тик изге ният белән җыелып килгәнсез дигән сүз. Сез, идеяләре ташып торучы җитәкчегез Кадрия Идрисова җитәкчелегендә, җәмәгать тәртибендә эш­ләсәгез дә, милләтебезнең рухи байлыгын саклауда, онытылып бара торган гореф-гадәтләрне, йолаларны табуда, кулланышка кертүдә зур эш башкарасыз. Алга таба да сезгә зур уңышлар телибез!”

Соңыннан Теләнче Тамак халык театры башкаруында Данил Салихов пьесасы буенча куелган “Туй күлмәгем – соңгы бүләгем” спектаклен карадык.

Икенче көнне Боерган авылында булып Чәк-чәк фестивалендә катнашучыларның эшләрен күреп аһ иттек. Менә нинди уңган, булган бит безнең халык!

1975 елга кадәр яшәгән Тайхуҗа (халык телендә Чебенле) авылын су басу аркасында андагы халык нигезләрен калдырып күчеп китәргә мәҗбүр ителә. Ә барыбызга да билгеле шәхес, танылган мәгърифәтче Мөхлисә Бубыйның әнисе нәкъ менә шушы Чебенле авылыннан Иманкол хәзрәт кызы Бәдрелбәнат була. Өч күренекле мәгърифәтче –  Габдулла, Гөбәйдулла һәм Мөхлисәне тәрбияләп үстергән ана кеше хакында да истәлекләр сөйләнде һәм аңа багышлап истәлек тактасы ачылды.

Шушындый шәхесләрнең нәсел тамырлары барып тоташкан Тукай районы һәр ягы белән ачыш булды. Мондагы йолаларны да күреп өйрәнде татар хатын-кызлары. Кер чайкау, Басу яру, Мунчала чыгару, Киленгә су юлын күрсәтү йолалары шулкадәр тулы һәм аңлаешлы итеп күрәстелде. “Ак калфак”ларның һәркайсы үз төбәкләренә кайткач, әлеге йолаларны халыкка өйрәтеп, аңлату эшләре алып барырга тиеш дип билгеләнде. “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының төп миссиясе дә бит ул – татар милләтенең бай рухи мирасын барлау һәм халыкка кайтару. Әлбәттә, “Ак калфак”ларның эшен белеп, аңлау өчен алар белән шушындый утырышларда катнашырга да бик кирәк. Читтән генә бернәрсәгә дә төгәл бәяләмә биреп булмый.

Тукай районында тегү-чигү һәм төрле һөнәрләргә өйрәткән осталык дәресләрендә хатын-кызларыбыз үзләре өчен бик күп яңалык алды. Бахчисарай, Иске Җирекле авылларында Равил Миңнехуҗин, Минталип Минехановның фермерлык хуҗалыклары белән танышу да, “Уйна, Тукай гармуны” фестивален карау да,  Новотроицк авылында мәдәният йортын ачу тантанасында катнашу да зур бер рухи күтәренкелектә узды.

Өченче көнне Новотроицк авылында Татарстан премьер министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шайхразиев,Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова катнашында пленар утырыш булып узды. Пленар утырышта “Ак калфак”лар алдында торган бурыч-максатлар билгеләнде һәм киләчәктә дә форум, утырышларның шушындый югарылыкта уздырылырга тиешлеге ассызыкланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: