Логотип Казан Утлары
Тарих

Журналыбыз турында

– Журналның язмышы авыр булды, татар әдәбиятының да язмышы шулай иде. Әгәр ул хөр фикерләрне чыгара башласа, йә Мәскәүдән, йә Казаннан чукмар белән аның башын төеп тордылар. Аның хәтерен җимерделәр, әдипләребезне 37нче елларда бер кырсалар, сугыш елларында алар икенче мәртәбә чалгы астында калып харап булдылар. Ләкин журнал чыга килде, журнал яшәде, журнал ул хәтәр җилләрнең уртасыннан барган очкыч кебек давылларга-җилләргә бирешмәде. Бусы хак. Булды, әллә ниләр күрде безнең башлар. Ләкин без монда үзебезнең татарны зур хөрмәт белән искә алыйк. Журналны әдипләр генә түгел, журналны сәяси белгечләр генә түгел, журналны шагыйрьләр генә түгел, журналны татар яклады. Журналны татар ясады, татар рухсытты, татар яшәтте. Менә мин хәтерлим, сугыш елларында журнал ике мең, өч мең тираж белән чыга иде. Уйга калып, кайвакытта күз алдына китерәм, кемнәр язылды икән, кемнәр алды икән ул журналны, нинди хисләр, нинди уйлар белән кулларына тоттылар икән алар аны. Ничә буын татар «Казан утлары» журналын үзләренең канатлары итеп яшәп килде, татарлыкларын арттырдылар, татарлыкларын расладылар, журналны яшәттеләр һәм үзләре дә яшәделәр. Шушы уңайдан бер хәвефле уем белән уртаклашасы килә. Менә бүген журналга 70 ел. Әйдәгез әле, тагын бер 70 еллыкка сикереп уйлап карыйк, 60 еллыгына, 50 еллыгына, 30 еллыгына, 10 еллыгына. 10 елда буыннар алмашына, 10 елда буыннар үзгәрә, 20 елдан язучыларның әсәрләре ике процент кына кала. Менә күз алдына китереп карыйк. Бүгенге татар кем ул? Нинди ул? Без бит тынычландыру сүзләре генә әйтергә яратабыз. Имеш, татар йоклаган иде, менә хәзер, имеш, татар уянды. Нинди татар уяна? Карт татар уянамы, яшь татар уянамы? Нигездә татарлыгы аның канында калган, тамырларында ага торган өлкән буын татар уяна. Әле дин аны беркадәр саклап калган, әле ул элеккеге замандагы яхшы игътибарлы, мәрхәмәтле, шәфкатьле, изге татарларны күреп үскән. Ә хәзерге татар нәрсә күрә? Ул татар 10 елдан соң ничек булачак? Димәк, «Казан утлары» алдында бик күп бурычлар тора. Милли аңны үстерүдә ул бик зур эш башкарырга тиешле журнал. Ул әле шуны белергә тиеш: 20 елдан соң татарлар нинди булырга тиеш, 30 елдан соң нинди булырга тиеш – барсы турында кайгырту журнал өстендә. Чөнки без ваемсыз һәм гамьсез татарлар булмыйк инде. Дөнья безне нык өйрәтте бит. Без яратабыз юанырга һәм бер-беребезне юатырга, хәтта ипләп кенә шомартырга, алдашырга да. Ләкин милләт язмышы бервакытта да шомартуга мохтаҗ түгел һәм безнең алдагы мәсләгебез – еракка китеп карау. Шул ерактагы татарны күрә алсак, без татарны яшәтербез, һәм милләтнең дә эзе тарихта беркайчан да суынмас!

1992

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев