XX йөз башында татарларның Европага карашы: яңа перспектива эзләү

Татар халкы, аның мәдәнияте, үзаңы, психологиясе элек-электән мөселман дөньясы белән бәйле. Монысы сер түгел, әлбәттә. Бүген дә халкыбыз үзенең мөселманлыгыннан чигенми, мөселман рухлы милләт булып кала. Киләчәктә дә, әлбәттә, мондый идеологик ориентация сакланачак. Ләкин тарихның төрле чорларында, бигрәк тә кискен борылышлар, революцион вакыйгалар вакытында халкыбызның карашлары башка тарафларга да юнәлгән¸ ул башка мәдәният нигезләрен дә аңларга омтылган. Ислам диненә тугры татар милләте, ХХ йөз башында, мәсәлән, Европа халыкларының тарихи, мәдәни тәҗрибәсенә күз салып, үзенә дә шул тәҗрибәдән гыйбрәт эзләгән. Бу күренеш, минемчә, милләтебезнең дөньяга карашын киңәйткән, аны рухи яктан баеткан.

Тарихыбызның әлеге сәхифәләрен әле чын-чынлап тирәнтен өйрәнәсе бар, гәрчә, кайбер конкрет юнәлешләр галимнәребез тарафыннан бераз тикшерелсә дә (биредә бигрәк тә Мөхәммәт Мәһдиев һәм Әбрар Кәримуллин эзләнүләрен искә алырга мөмкин). Бу мәкаләмдә мин нәкъ шушы кызыклы, үзенчәлекле мәсьәләгә тукталырга булдым. Өметем дә юк түгел – бәлки, бүгенге көн укучысы әлеге материалда үзе өчен кайбер яңа фактлар, яңалык ачып, кызыксынып китәр. ХХ йөз башы вакыйгалары бүген дә безнең өчен актуальлеген югалтмый, кайбер очракларда без шул вакыт омтылышларын, хыялларын яңа чор яңгырашын истә тотып бераз яңартып җибәрсәк, бәлки, милләтебезгә файда да булыр?

XIX йөз ахыры – ХХ йөз башы – татар тарихында аерым әһәмиятле урын алып торган чор. Милләтебезнең икътисади, cәяси, мәдәни тормышы кайнаган, тарих сәхнәсендә яңа карашлар, яңа күренешләр, яңа шәхесләр калкып чыккан – татар тарихында гаҗәеп тирән эз калдырган чор бу. Әйтелгән үзгәрешләр Россия империясе тормышында кичерелгән үзгәрешләр белән дә, шул ук вакытта татар милләтенең чын-чынлап оешуы белән дә, шул оешуга бәйле мәдәни-сәяси тынгысызлык, актив эзләнүләр белән дә турыдан-туры баглы. «Кем без? Кая бара татар милләте? Россия дәүләтендә нинди урын алып торабыз? Без нинди рухи нигезләргә таянып алга атларга тиеш?» – шушындый сораулар гасыр башы татар зыялыларын даими борчыган. Ул чорда татар халкы үткәннәргә бәя биреп, яңа үсеш өчен үзенчә илһам да эзләгән. Шул ук вакытта тарихыбызда чын мәгънәсендә беренче тапкыр татарлар Европа халыкларына, Европа мәдәниятенең казанышларына да игътибар юнәлткәннәр. Биредә иң әһәмиятлесе, минемчә, шунда ки: татарлар Европа тәҗрибәсе белән кызыксынсалар да, аны тиз генә кабул итәргә ашыкмаганнар, бары тик: «Бу тәҗрибә татар халкына, аның алга барышына, мәдәни-сәяси үсешенә нинди файда бирә алыр микән?» – дигән сорауга җавап эзләргә омтылганнар. ХХ йөз башында татар тормышында шундый Европа-Азия симбиозы барлыкка килүе гайре табигый түгел, күрәсең. Ләкин Европа тәҗрибәсен өйрәнү яки куллану татарның бөтенесен дә илһамландырмаган. Бу үзенә күрә эксперимент рәвешендә калган перспектива, әлеге юнәлештә җитди рәвештә бары тик татар зыялылары гына уйлый алган. Европа белән кызыксыну, беренче чиратта, гамәли күренеш – татар үз үсеше һәм үз тәрәккыяте өчен Европадан нәрсә кабул итә ала? Нәрсә өйрәнә ала? Нәрсә файдалана ала? Төп сораулар шул булган.

Кайбер мисаллар фикернең дәлиле булып тора. XIX йөз ахырыннан башлап татар яшьләренең Европага килеп белем алуы инде беркемне дә гаҗәпләндерми башлый.

1899-1903 елларда Парижның Сәяси фәннәр ирекле мәктәбендә Йосыф Акчура белем алган. Шул ук Парижда, атаклы Сорбонна университетының юридик факультетында 1902-1905 елларда Садри Максуди укыган.

1898 елда Оренбург шәһәреннән сәнәгатьче Шакир Рәмиев һәм журналист Фатыйх Кәрими Европа илләренә сәяхәт кылалар. Алар Алмания, Бельгия, Франция, Италия, Австрия, Сербия, Болгариядә басмаханәләр эше белән кызыксынып, шул тәҗрибәне киләчәктә татар басмаханәләрендә дә файдаланырга ниятләгәннәр. Фатыйх Кәриминең бу сәяхәт алдыннан хәтта Мәскәүдә махсус алман теле дәресләре алганы билгеле.

1908-1909 елларда Алманиянең Лейпциг шәһәрендә «Борадәран Кәримовлар» басмаханәсе оештыручыларының варисы булган Исмәгыйль Кәримов белем алган. 1910 елда тагын бер күренекле татар зыялысы, «Гасыр» нәшриятының нигез салучысы, «Аң» журналының төп чыгаручысы Әхмәтгәрәй Хәсәни, шул ук басмаханәләр тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән, Алмания, Швейцария, Франция һәм Польшада берничә ай уздырган.

1911 елда тагын бер татар полиграфисты Мөхәммәд Идриси «Милләт» басмаханәсе тарафыннан Алманиягә эшлекле сәфәргә җибәрелә. Ул Лейпциг, Франкфурт, Мюнхен кебек шәһәрләрдә урнашкан басмаханәләрнең эшен өйрәнеп, шактый кызыклы һәм әһәмиятле тәҗрибә туплап, татарлар арасында Россиянең иң оста һәм зәвыклы картографы һәм рәссам-гравёрына әверелә. Сүз уңаеннан әйтеп узыйм: Мөхәммәд Идриси бүгенге татар укучысына артык таныш та түгелдер, ләкин заманында ул гарәп язулы иң сыйфатлы басма машинкасын уйлап табучы буларак танылган, ХХ йөздә М.Идриси уйлап тапкан машинка бар гарәп дөньясында файдаланылган. Әлбәттә, компьютер заманында бу казаныш бигүк әһәмиятле булып күренмәскә дә мөмкин...

Үзләре өчен Европа мәдәниятен ачып, татар зыялылары гади укучыны да шул яңа дөнья белән таныштырырга омтылган. ХХ йөз башында татар телендә чагыштырмача зур тиражлар белән Европа язучылары, шагыйрьләре, сәясәтчеләре һәм галимнәренең әсәрләре басыла башлаган. Татар мәдәнияте тарихында тәрҗемәләр шактый зур урын алып торган. Дөрес, күпчелек очракларда алар турыдан-туры Европа телләреннән түгел, ә рус теленнән тәрҗемә ителгән. Шулай да татар мохитендә кызыксыну, татар мәдәниятендәге урыны, гомумән, татар халкы өчен кирәклеге турында кайнар бәхәсләр дә уяткан. Тәрҗемәләрне яклаучылар шактый күп күренсә дә, аларга каршы чыгучылар да аз булмаган. Тәрҗемәләр башкару эшендә күренекле татар язучылары да катнашканын искә алырга мөмкин: Нәҗип Думави (Вольтер, Бернарден де Сен-Пьер, М.Метерлинк әсәрләре), Закир Кадыйри (бигрәк тә дин һәм социология өлкәсендәге басмаларны тәрҗемә иткән), Сәгыйть Сүнчәләй (Һ.Һейне, Байрон, В.Гюго әсәрләре), Галиәсгар Камал (А.Дюма, Мольер әсәрләре). Иң актив тәрҗемәчеләр арасында шулай ук Латыйф Мостафа (Ф.Шиллер әсәрләре), Һади Килдебәков (К.Гамсун әсәрләре), Солтан Рәхманколый (В.Шекспир әсәрләре), Фәхрелислам Агиев (И.В.Гёте әсәрләре) һ.б. Димәк, Европа телләреннән тәрҗемәләр ХХ йөз башы татар әдәбияты тарихында билгеле бер урын алып тора. Бу эшнең әһәмиятен, татар тормышына аның уңай йогынтысын Җамал Вәлиди һәм Галимҗан Ибраһимов актив ассызыклаганнар һәм яклаганнар. Г.Ибраһимов, мәсәлән, тәрҗемәләрне яңа, мөстәкыйль әсәрләр барлыкка килү өчен кирәкле бер баскыч дип атаган.

1909 елда «Идел» газетасының бер санында, автор фикеренчә, һәрбер зыялы, укымышлы татар белергә тиешле Европа галимнәре һәм язучылары исемлеге урнаштырылган. Димәк, Европа белән кызыксыну ул вакытта инде шактый җәелгән күренеш дип фаразларга мөмкин. Менә ул исемлек: Гомер, Пифагор, Ксенофонт, Сократ, Еврипид, Аристофан, Плутарх, Цицерон, Сенека, Марк Аврелий, Тацит, Тит Ливий, Гораций, Шекспир, Локк, Ньютон, Юм, Гиббон, Адам Смит, Маколей, Вальтер Скотт, Лейбниц, Кант, Гегель, Гёте, Шиллер, Монтень, Декарт, Боссюэ, Мольер, Конель, Расин, Монтескье, Жан-Жак Руссо, Гизо, Тьер, Тьерри, Вильмен, Местр, Мишле, Жюль Симон, Бартелеми, Тассо, Петрарка, Макиавелли, Данте, Сервантес, Франклин. Бу исемлекне укыгач, ихтыярсыздан сорау туа – бүген үзләрен зыялы, укымышлы дип санаган татарлар әлеге исемнәрнең барысын да белә микән?.. ХХ гасыр башы татарларының белемгә нинди көчле омтылышта булганлыгын исбатлый бу исемлек, минемчә... Сүз уңаеннан, биредә «Шура» журналында шушы юнәлештә алып барылган агарту эшләрен дә атарга кирәктер – «Мәшһүр адәмнәр вә олуг хадисәләр» рубрикасында, мәсәлән, төрле елларда зур Европа галимнәре турында бик эчтәлекле очерклар басылып килгән – 1908 ел (№13) – Н.Агиев Иммануил Кант турында, 1909 ел (№2, 4, 8) – Рәкыйб Рәкыйбов Жан-Жак Руссо турында, 1910 ел (№3) – Ризаэддин Фәхреддин Гёте турында, 1911 ел (№12) – Ризаэддин Фәхреддин Жан-Жак Руссо турында, 1911 ел (№16) – Ризаэддин Фәхреддин Мартин Лютер турында, 1915 ел (№18) – Ризаэддин Фәхреддин Фрэнсис Бэкон турында, 1915 ел (№21) – Ризаэддин Фәхреддин Декарт турында, 1915 ел (№22, 24) – Мирсәяф Спиноза турында. Бу мәкаләләрдә төп игътибар Гареб һәм Шәрекъ галимнәре карашларын чагыштыруга юнәлгән, мөселманнар әлеге мәшһүр адәмнәрнең дөньяга карашларыннан үзләре өчен файдалы нәтиҗәләр ясый алырлар дигән максат куелган. ХХ йөз башында татар телендә Европа халыклары, аларның тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыра торган әсәрләр дә аз булмаган. Биредә бигрәк тә Фатих Кәрими активлыгын искә алырга кирәктер. Петербургтагы И.Бораганский басмаханәсендә 1902 елда ул үзенең атаклы «Аурупа сәяхәтнамәсе»н бастыра. Бу китапта 1899 елдагы сәяхәте турында яза. Китапның төп максаты – татар һәм Европа халыкларының тормышын һәм мәдәниятен чагыштыру. Европа халыкларының уңышларына сокланып, татарның Европадан артта калуына борчылып, Ф.Кәрими аның сәбәпләрен аңлатырга тырыша. Татарның артта калуын ул бигрәк тә укыту системасындагы кимчелекләрдә, укыту программаларына дөньяви фәннәрне кертергә теләмәүдә күрә.

1904 елдан башлап Ф.Кәрими Оренбургта үз басмаханәсендә тарихчы һәм географ Фелициан Пуцекович тарафыннан дөньяның төрле халыклары турында брошюраларын татарчага тәрҗемә итеп бастыра башлый – Ф.Кәрими барлыгы 42 брошюраны татар теленә тәрҗемә итәргә ниятли. 1914 елга кадәр планлаштырган тәрҗемәләрнең 26сы дөнья күрә – шулар арасында инглизләр, алманнар, французлар, итальяннар, испаннар, поляклар, греклар һ.б. халыклар турындагы басмалар бар.

ХХ йөз башында Россиядәге сәяси тормышның активлашуы империя халыкларында сәяси басмаларга ихтыяҗ тудыра – әлбәттә, татар укучылары да бу процесстан читтә калмый, татар телендә дә Европаның сәяси тормышына багышланган брошюралар күренә башлый – шулар арасында, мәсәлән, «Немес халкының хөррият өчен чыгышы» (1905 ел, «Борадәран Кәримовлар» басмаханәсе), Рәкыйб Рәкыйбовның «Француз инкыйлабы» (1906 ел, «Мәгариф» басмаханәсе), «Алманиядә сайлау көннәре» (1907 ел, «Мәгариф» басмаханәсе).

Европа халыклары тормышына, мәдәни казанышларына багышланган басмаларның артуы татар вакытлы матбугатында янәдән кайнар бәхәсләр уяткан – «Европа мәдәнияте татар халкы өчен әһәмияткә ияме? Татар тәрәккыяте өчен хәлиткеч рольне нәрсә уйнарга тиеш – шәрекъ традицияләренә тугрылыкмы, әллә Европа белән якынаюмы?» – бәхәсләрнең үзәгендә шул сораулар торган. Нәҗип Думави, мәсәлән, катгый рәвештә, «европалаштыруга» каршы чыккан, аны татар өчен гаҗәеп дәрәҗәдә зыянлы процесс, дип белдергән. Аның оппоненты Җамал Вәлиди, киресенчә, татарлар «кыргыйлык» хәленнән чыгып, Европа халыкларыннан күп нәрсәне өйрәнеп үзләштерә алырлар, дип, моңа каршы торган.

Европа татар халкын бары тик мәдәни казанышлары белән генә кызыксындырмаган – ХХ йөз башында татар эшкуарлары да әкрен-әкрен Европа илләре белән элемтәләр урнаштыралар. Дөрес, бу юнәлештә әллә ни зур, уңышлы мисаллар күп түгел. Шулай да, татар икътисады, сәнәгате, сәүдәсе өчен Көнбатыш юнәлеше моңа кадәр бөтенләй диярлек таныш булмаганлыгын истә тотсак, ХХ йөз башында, ниһаять, татар икътисади тормышында да яңа күренешләр күзәтелә.

Менә берничә мисал: 1908 елның августында күренекле җәдитче һәм эшкуар Габделхәмит Казаков, «панисламизм» һәм «революцион эшчәнлектә» гаепләнеп, Вологда шәһәренә сөргенгә җибәрелә. Ләкин инде шул ук елның 19 сентябрендә ул хөкүмәттән Алманиягә китәргә рөхсәт ала һәм Берлин шәһәренә юл тота. Биредә ул ике ел чамасы яши, күн һәм тире сата торган фирма ача, тиз арада Россия татарлары белән туры элемтәләр оештырып җибәрә. 1911 елда Самарада чыккан «Икътисад» журналында Г.Казаков фирмасына багышланган мәкаләдә аның авторы Шакир Мөхәммәдьяров фирманың эшчәнлеген исе китеп мактый. Аның фикеренчә, чит илләрдә мондый татар фирмаларының ачылуы һәм эшләве – татар халкының алга барышы өчен үтә дәрәҗәдә әһәмиятле күренеш. Ул татарның икътисади үсешенә генә түгел, хәтта сәяси һәм мәдәни үсешенә дә уңай йогынты ясый, дип ассызыклый автор.

Г.Казаков фирмасы Алманиядә бердәнбер татар фирмасы булмаган. 1914 елның башында Лейпциг шәһәрендә Сәлим Мусин һәм Заһид Әфәндиев фирмасы эшен башлап җибәрә. Уфада чыккан «Тормыш» газетасында бу эшкуарларның рекламасы даими басылып килгән – Мусин һәм Әфәндиев, нигездә, Г.Казаков шикелле үк, күн, тире, төрле чимал белән эш иткән, шул ук вакытта алар Россиядәге татар эшкуарларына Европадан теләсә нинди техник әсбаплар китерергә әзерлекләрен белдергән.

Югарыдагы барлык фактларны исәпкә алсак, без ХХ йөз башында татар тормышында Европа факторы да азмы-күпме роль уйнады, дип әйтергә хаклы икәнебезне аңлыйбыз. Әлбәттә, татарның Көнчыгыш, ислам дөньясы белән традицион рухи элемтәләре күпкә көчлерәк булган. Ләкин Европа белән кызыксыну татар тормышына, һичшиксез, яңа төсләр өстәгән, татарны, гомумән, дөньяга киңрәк карарга өйрәткән. ХХ йөз башын, гадәттә, хаклы рәвештә «татар Ренессансы» яки «татарның яңарыш чоры», дип атыйбыз, ә Европа казанышлары белән кызыксыну әлеге чорның бер кызыклы үзенчәлегедер. Әлбәттә, Европа белән элемтәләр әлегә эпизодик төстә, аларны хәтта кыюсыз дип тә атарга мөмкин, ләкин татар өчен бу барыбер яңа күренеш, татар тормышында ул кызыксыну барыбер билгеле бер эз калдырган.

Шунысы кызык: моннан йөз ел элек татар зыялылары арасында барган бәхәсләр бүген дә актуаль яңгырый шикелле – «татар халкы кая бара? Ул үз казанында гына кайнарга тиешме, әллә башка халыклар тәҗрибәсен дә өйрәнеп, үзләштереп файдалана аламы? Татарлар Азия халкымы, Европа халкымы?» – мондый сорауларны без бүген дә еш ишетәбез, аларга җавап табарга тырышабыз. Һәм, бәлки, әле дә безгә бабаларыбызның кыю карашы җитеп бетмидер – инде ХХ йөз башында татар зыялылары шунысын бик яхшы аңлаган: бары тик төрле юнәлешләрдән, төрле халыклардан килгән мөмкин кадәр киң һәм тирән белемнәрне үзләштереп кенә татар халкы алга атлый ала. Шул ук вакытта примитив рәвештә башка халыклар тәҗрибәсен кабатлау дөрес булмас – татар үз йөзен, үз горурлыгын саклап, татар булып калырга тиеш. Әгәр дә бу хакыйкатьне онытсак, безне, һичшиксез, аяныч язмыш көтә...

Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ,

тарих фәннәре докторы, профессор

 

"КУ" 08, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: