Логотип Казан Утлары
Тарих

XX йөз башында татарларның Европага карашы: яңа перспектива эзләү

Татар халкы, аның мәдәнияте, үзаңы, психологиясе элек-электән мөселман дөньясы белән бәйле. Монысы сер түгел, әлбәттә. Бүген дә халкыбыз үзенең мөселманлыгыннан чигенми, мөселман рухлы милләт булып кала. Киләчәктә дә, әлбәттә, мондый идеологик ориентация сакланачак. Ләкин тарихның төрле чорларында, бигрәк тә кискен борылышлар, революцион вакыйгалар вакытында халкыбызның карашлары башка тарафларга да юнәлгән¸ ул башка мәдәният нигезләрен дә аңларга омтылган. Ислам диненә тугры татар милләте, ХХ йөз башында, мәсәлән, Европа халыкларының тарихи, мәдәни тәҗрибәсенә күз салып, үзенә дә шул тәҗрибәдән гыйбрәт эзләгән. Бу күренеш, минемчә, милләтебезнең дөньяга карашын киңәйткән, аны рухи яктан баеткан. Тарихыбызның әлеге сәхифәләрен әле чын-чынлап тирәнтен өйрәнәсе бар, гәрчә, кайбер конкрет юнәлешләр галимнәребез тарафыннан бераз тикшерелсә дә (биредә бигрәк тә Мөхәммәт Мәһдиев һәм Әбрар Кәримуллин эзләнүләрен искә алырга мөмкин). Бу мәкаләмдә мин нәкъ шушы кызыклы, үзенчәлекле мәсьәләгә тукталырга булдым. Өметем дә юк түгел – бәлки, бүгенге көн укучысы әлеге материалда үзе өчен кайбер яңа фактлар, яңалык ачып, кызыксынып китәр. ХХ йөз башы вакыйгалары бүген дә безнең өчен актуальлеген югалтмый, кайбер очракларда без шул вакыт омтылышларын, хыялларын яңа чор яңгырашын истә тотып бераз яңартып җибәрсәк, бәлки, милләтебезгә файда да булыр? XIX йөз ахыры – ХХ йөз башы – татар тарихында аерым әһәмиятле урын алып торган чор. Милләтебезнең икътисади, cәяси, мәдәни тормышы кайнаган, тарих сәхнәсендә яңа карашлар, яңа күренешләр, яңа шәхесләр калкып чыккан – татар тарихында гаҗәеп тирән эз калдырган чор бу. Әйтелгән үзгәрешләр Россия империясе тормышында кичерелгән үзгәрешләр белән дә, шул ук вакытта татар милләтенең чын-чынлап оешуы белән дә, шул оешуга бәйле мәдәни-сәяси тынгысызлык, актив эзләнүләр белән дә турыдан-туры баглы. «Кем без? Кая бара татар милләте? Россия дәүләтендә нинди урын алып торабыз? Без нинди рухи нигезләргә таянып алга атларга тиеш?» – шушындый сораулар гасыр башы татар зыялыларын даими борчыган. Ул чорда татар халкы үткәннәргә бәя биреп, яңа үсеш өчен үзенчә илһам да эзләгән. Шул ук вакытта тарихыбызда чын мәгънәсендә беренче тапкыр татарлар Европа халыкларына, Европа мәдәниятенең казанышларына да игътибар юнәлткәннәр. Биредә иң әһәмиятлесе, минемчә, шунда ки: татарлар Европа тәҗрибәсе белән кызыксынсалар да, аны тиз генә кабул итәргә ашыкмаганнар, бары тик: «Бу тәҗрибә татар халкына, аның алга барышына, мәдәни-сәяси үсешенә нинди файда бирә алыр микән?» – дигән сорауга җавап эзләргә омтылганнар. ХХ йөз башында татар тормышында шундый Европа-Азия симбиозы барлыкка килүе гайре табигый түгел, күрәсең. Ләкин Европа тәҗрибәсен өйрәнү яки куллану татарның бөтенесен дә илһамландырмаган. Бу үзенә күрә эксперимент рәвешендә калган перспектива, әлеге юнәлештә җитди рәвештә бары тик татар зыялылары гына уйлый алган. Европа белән кызыксыну, беренче чиратта, гамәли күренеш – татар үз үсеше һәм үз тәрәккыяте өчен Европадан нәрсә кабул итә ала? Нәрсә өйрәнә ала? Нәрсә файдалана ала? Төп сораулар шул булган. Кайбер мисаллар фикернең дәлиле булып тора. XIX йөз ахырыннан башлап татар яшьләренең Европага килеп белем алуы инде беркемне дә гаҗәпләндерми башлый. 1899-1903 елларда Парижның Сәяси фәннәр ирекле мәктәбендә Йосыф Акчура белем алган. Шул ук Парижда, атаклы Сорбонна университетының юридик факультетында 1902-1905 елларда Садри Максуди укыган. 1898 елда Оренбург шәһәреннән сәнәгатьче Шакир Рәмиев һәм журналист Фатыйх Кәрими Европа илләренә сәяхәт кылалар. Алар Алмания, Бельгия, Франция, Италия, Австрия, Сербия, Болгариядә басмаханәләр эше белән кызыксынып, шул тәҗрибәне киләчәктә татар басмаханәләрендә дә файдаланырга ниятләгәннәр. Фатыйх Кәриминең бу сәяхәт алдыннан хәтта Мәскәүдә махсус алман теле дәресләре алганы билгеле. 1908-1909 елларда Алманиянең Лейпциг шәһәрендә «Борадәран Кәримовлар» басмаханәсе оештыручыларының варисы булган Исмәгыйль Кәримов белем алган. 1910 елда тагын бер күренекле татар зыялысы, «Гасыр» нәшриятының нигез салучысы, «Аң» журналының төп чыгаручысы Әхмәтгәрәй Хәсәни, шул ук басмаханәләр тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән, Алмания, Швейцария, Франция һәм Польшада берничә ай уздырган. 1911 елда тагын бер татар полиграфисты Мөхәммәд Идриси «Милләт» басмаханәсе тарафыннан Алманиягә эшлекле сәфәргә җибәрелә. Ул Лейпциг, Франкфурт, Мюнхен кебек шәһәрләрдә урнашкан басмаханәләрнең эшен өйрәнеп, шактый кызыклы һәм әһәмиятле тәҗрибә туплап, татарлар арасында Россиянең иң оста һәм зәвыклы картографы һәм рәссам-гравёрына әверелә. Сүз уңаеннан әйтеп узыйм: Мөхәммәд Идриси бүгенге татар укучысына артык таныш та түгелдер, ләкин заманында ул гарәп язулы иң сыйфатлы басма машинкасын уйлап табучы буларак танылган, ХХ йөздә М.Идриси уйлап тапкан машинка бар гарәп дөньясында файдаланылган. Әлбәттә, компьютер заманында бу казаныш бигүк әһәмиятле булып күренмәскә дә мөмкин... Үзләре өчен Европа мәдәниятен ачып, татар зыялылары гади укучыны да шул яңа дөнья белән таныштырырга омтылган. ХХ йөз башында татар телендә чагыштырмача зур тиражлар белән Европа язучылары, шагыйрьләре, сәясәтчеләре һәм галимнәренең әсәрләре басыла башлаган. Татар мәдәнияте тарихында тәрҗемәләр шактый зур урын алып торган. Дөрес, күпчелек очракларда алар турыдан-туры Европа телләреннән түгел, ә рус теленнән тәрҗемә ителгән. Шулай да татар мохитендә кызыксыну, татар мәдәниятендәге урыны, гомумән, татар халкы өчен кирәклеге турында кайнар бәхәсләр дә уяткан. Тәрҗемәләрне яклаучылар шактый күп күренсә дә, аларга каршы чыгучылар да аз булмаган. Тәрҗемәләр башкару эшендә күренекле татар язучылары да катнашканын искә алырга мөмкин: Нәҗип Думави (Вольтер, Бернарден де Сен-Пьер, М.Метерлинк әсәрләре), Закир Кадыйри (бигрәк тә дин һәм социология өлкәсендәге басмаларны тәрҗемә иткән), Сәгыйть Сүнчәләй (Һ.Һейне, Байрон, В.Гюго әсәрләре), Галиәсгар Камал (А.Дюма, Мольер әсәрләре). Иң актив тәрҗемәчеләр арасында шулай ук Латыйф Мостафа (Ф.Шиллер әсәрләре), Һади Килдебәков (К.Гамсун әсәрләре), Солтан Рәхманколый (В.Шекспир әсәрләре), Фәхрелислам Агиев (И.В.Гёте әсәрләре) һ.б. Димәк, Европа телләреннән тәрҗемәләр ХХ йөз башы татар әдәбияты тарихында билгеле бер урын алып тора. Бу эшнең әһәмиятен, татар тормышына аның уңай йогынтысын Җамал Вәлиди һәм Галимҗан Ибраһимов актив ассызыклаганнар һәм яклаганнар. Г.Ибраһимов, мәсәлән, тәрҗемәләрне яңа, мөстәкыйль әсәрләр барлыкка килү өчен кирәкле бер баскыч дип атаган. <...>
Редакциядән: Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.

Мәкалә кыскартылып урнаштырылды. Тулаем "Казан утлары" журналының 8нче санында (2018) укыгыз.

Фото: encyclopedia.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев