Логотип Казан Утлары
Тарих

В. Имамов: "Илдә уңга-сулга әрәм-шәрәм ителгән акчалар турында Илшат Әминев тә ярып салды"

Туган туфрагы – Чистай райо­нындагы Яуширмәдә бөек Исхакый истәлегенә багышлап 1999 елда ачылган бердәнбер музейның да, хәтта бер гасыр элек кенә волость үзәге булып торган сирәкләрдән-сирәк авылның да бүген аяныч хәлгә калуы турында дистәләрчә тапкыр язылды инде. Узган елның 8 август санында куш бит биреп, төсле фотосурәтләрдә Чис­тайдагы Пастернак музее белән янәшә куеп та бәян иттек, бу елның 3 октябрендә Исхакый музееның утарында кемдер ут төртеп юкка чыгарган мунча, келәт, сарай, коелар хакында яшереп калдырырга маташсалар да, без барча мәшәкатьне ташлап анда очтык һәм милләтебез маягының истәлегенә ясалган явыз һөҗүм турында чаңнар суга-суга, йөрәк каныбыз белән елый-елый да яздык. Онытырга хакыбыз юк: Яуширмәдә Исхакый музее, бөек Такташ “Мокамай” шигырендә “ә бит безнең гомер әкияттәгедәй матур башланды”, дип язгандай, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев катнашында, 1999 елның 31 июлендә гаҗәеп тантаналы рәвештә ачылган иде бит. Янәшәдә мәчет, бар гомерен безне дәүләтле итү өчен көрәшкә багышлаган милләт юлбашчысына лаек һәйкәл, борынгы һәм затлы татар йортлары төзи-төзи, музейны тора-бара тулы бер комплекска, ачык һавадагы татар бистәсенә әверелдерү турында да күп вәгъдәләр булды. Яуширмә урамнарында бөек Исхакый рухына баш иеп килгән атаклы Марсель Сәлимҗанов, Шәүкәт Биктимеров, Шамил Закиров, Әлфия Авзалова, Туфан Миңнуллин, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Аяз Гыйләҗевләрне күрү, алар белән урам буйлап иңне-иңгә куеп атлаулар да олы шатлык иде. Яуширмәнең төзек йортларын, шаулап торган мәктәбен, балалар бакчасын, яңа гына асфальт каплаган юлларын, яшел чирәм сарган урамнарын, сабый чакта бөек Гаяз Исхакый да шифалы суларын эчеп үскән Казый чишмәсен манзара кылып та, аңа алып бара торган юлда корып куелган асылмалы күперләре аша үтә-үтә дә мең шатландык. Яши, чәчәк ата бит бөек Гаяз иле! Җаны бар татарга үз Ватанын төзек, матур итеп күрү ничек инде ләззәт булмасын, ди!.. Музей ачылганнан соң ике ел үтүгә “Исхакый укулары” дип исемләнгән зур бәйрәм дә уздыра башладылар. Татарстанның һәрбер районыннан җыелышып, икешәр мең кеше булып бардык. Камал театры артистлары иң уңышлы спектакльләреннән өзекләр күрсәтте, сәхнә түрен иң күренекле җырчылар алыштырды. Татар зыялыларының уянуын, туп­лануын тою үзе бәхет иде. Әмма “укуларны” ике тапкыр гына үткәреп алдылар да, “акча юк” дигән икейөзле, ялган җыр буенча, чара туктап калды. Ә югыйсә, Яуширмәдәге “Исхакый укулары” белән Лаеш районындагы “Каравон” җыр фестивале өчен рәсми фәрманнарда бер үк дәрәҗәдә – биш йөз мең тәңкә күләмендә фонд каралган иде. “Исхакый укулары”на җәлладларча ясин укыдылар, ә Иван белән Маруся көенә “Әпипә” биегән “Каравон”, дистә миллион тәңкәлек чыгымнар түгә-түгә, һаман чәчәк ата... Чистай каласында Пастернак музеена җирлек әзерләү өчен җиде гаиләне, өр-яңа фатирлар бирә-бирә чыгарып, революциягә кадәр үк төзелгән тарихи бинаны бушаттылар. Аңа миллион тәңкәләр хакына ремонт үткәрелде, шәһәр уртасындагы бакча үзәгендә сквер табылды, дүрт метр ярым биеклектәге, бронзадан койган һәйкәл калкып чыкты. Бөек Исхакыйга биеклеге бер метрдан артмаган, анысы да килде-китте таштан әвәләнгән бюст бастырудан уза алмадылар. Исхакый музее өчен аерым бер бина да төзеп куймадылар, калыкканы да 1894 елда Сәйфетдин сәүдәгәр төзегән таш кибеткә агач ямау булды. Һәм 19 ел буена Исхакый музеена сыңар гына да ремонт тәтемәде. Яуширмәнең ихатасыз, сарайларсыз калган, янкормасы кыйшайган музеен яңарту өчен 35 миллион сум бирәбез, дип вәгъдә ителгән акчаларның да Исхакый туфрагына килеп җиткәне юк... Әнә шулай үз җиребездә, туган туфракта да тарихларга кергән “Казан ятимнәре” без... Бөек Гаяз туып-үскән җирнең-илнең инде хуҗасы юк. Һәрбер кешесенең пай хокукы була торып та, аның фикерен санга да сукмыйча, былтыр Яуширмә авылын Мари Илендә урнашкан “Звенигово” комбинатына сатып җибәрделәр. Авылны җыен килмешәк биеткәнгә күрә, 245 хуҗалыкның 40 ы бушап калды. Мәктәп белән бакчадагы сабыйларның саны утызардан артмый. Быел да, менә, дөньяга нибары 3 сабый аваз салса, авылның ун кешесе зират түренә кереп яткан инде. Ахыр чиктә, әнә, бер миллион тәңкәне кесәсенә бөгәрләп тыккан бер “эшмәкәр” ханым “тырышлыгы” белән, бөек Исхакый һәм бар Яуширмә халкы суын эчеп үскән Казый чишмәсен дә тәмам корытканнар. Авылның җаны, рухы, сүле коргаксыган... Ничек инде күзгә яшь килмәсен? Бер мең дә биш йөз ел элек үк дәүләт тота башлаган бөек татар халкының тагын бер авылы зиратка төбәлгән бит!.. “Мәдәни җомга” газетасы кузгаткан чаң тавышы йөзәрләгән милләтпәрвәрләрнең йөрәгенә үтте. 3 октябрь көнне Исхакый музееның утарында булып узган янгын нәтиҗәсен “Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесе аша аерым күрсәттеләр. Һәм, ниһаять, 25 октябрьдә Яуширмәгә Дәүләт Советының Мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет әгъзалары булган 9 депутат та сәфәр кылды. Яуширмәгә, билгеле, район башлыгы Д.Иванов һәм аның урынбасарлары да чакырылган иде, Исхакый музее белән танышып чыгудан соң ук кайнар бәхәс купты. - “Кече шәһәрләрне саклап калу һәм яңарту” программасы буенча Россия хөкүмәте Чистай каласына өч ел дәвамында берәр миллиард сум акча бүлеп бирүне ниятли. Шәһәрдән еракта булгач, Яуширмәне ул проект кысасына кертә алмыйбыз, безгә Исхакый музеен Чистайның үзенә күчерү отышлырак. Өч кич кунганнан соң “Исәнме, кодагый”, дигән шикеллерәк яңгырады бит бу! Ә 19 ел буена Исхакый музеена заманага лаек ремонт та үткәрмичә, башка мәктәпләрдә укучыларны экскурсиягә килүне оештырмыйча, “Исхакый укулары”на ясин чыгып, хәтта инде Казый чишмәсе юлындагы асылмалы күпер такталарын, чишмәсенең агым юлларын да яңартмыйча, нишләп болай сукыр яшәгән соң болар? “Яуширмәгә юньле юллар да юк, экскурсиягә дип килгән зур-зур автобуслар, авыл уртасындагы күпергә сыеша алмыйча, кире борылып китә”, дигән сылтау җайлы икән. 8 ноябрь көнне Мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының киңәйтелгән утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.Ратникова әйткәнчә, Татарстанда авыл юлларын төзекләндерү, үзәк авылларга асфальт юллар салу программасы дистә еллар буе яши, Чистай районы башлыклары нигә Яуширмә юлын яңартуны һичьюгы 5-6 ел элек үк шушы мөмкинлеккә тәкъдим итмәгән соң? “Ак эт бәласе – кара эткә” дигән шикелле, район җитәкчеләре үз булдыксызлыгын нишләп Яуширмә авылы халкына яисә инде 64 ел элек вафат булган Исхакыйга сылтый? Һәм, ахыр чиктә, Яуширмә халкы Идел-­Урал дәүләте төзү уе белән янган Исхакыйны үстереп биргән өчен каргалган-тибелгән дә, алар хәтта музей булмаса да нормаль юлга лаек халык түгелмени? “Без – Россиядә лидер! Татарстан – Мәскәүгә салым-ясак түләү буенча икенче урында! Казан – Россиянең спорт башкаласы!” – дип җитәкчеләре шапырынырга яраткан җөмһүриятнең бер өлеше бит бу!.. Дәүләт Советы бинасында узган киңәйтелгән утырышта Мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Яуширмәдәге музейга нигез салган һәм Исхакый сайланма әсәрләренең 15 томлыгын чыгаруга гомерен багышлаган фән докторы Лена Гайнанова, Исхакый музеен Яуширмәдә саклап калу өчен 410 кешенең имзасын җыйган авыл халкы исеменнән Сүрия Усманова, Чистай район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, райондагы музей-тыюлык директоры А.Печенкин, Язучылар берлеге рәисе Д.Салихов, Татарстан Фәннәр академиясенең президент урынбасары Д.Заһидуллина, Татарстан Милли музей директоры Г.Нәҗипова, Әлмәт районының Кичүчат авылында урнашкан Р.Фәхретдин музееның директоры Д.Гыймранова, депутатлардан И.Шәрипов, И.Әминев, А.Славутский чыгыш ясады. Кайнар бәхәс тау кадәрле проб­лемалар йомгагын ачып салды. Республикадагы 152 музейның 71е калаларда, ә 81 е авыл җирлегендә урнашкан икән. Соңгы 5-6 ел дәвамында ачылган яңа музейлар бик санаулы гына. Каһарман-шагыйрь Абдулла Алишның музее аның туган авылы Көектә түгел, ә район үзәге булган Болгарда ачылган (менә сезгә үрнәк, янәсе). Туфан Миңнуллин истәлегенә Кама Тамагы районының Мәрәтхуҗа авылында ачылган музей-утарны һәм Арча районының Ташкичү авылы мәктәбе бинасында барлыкка килгән Шиһаб Мәрҗани музеен Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин “Таттелеком” берләшмәсенең чыгымнары хисабына төзеп биргән. Башкорт­стан туфрагында тусалар да, гомерләрен татар милләтенә багыш­лаган Илдар һәм Нил Юзеевлар, Нурихан Фәттах, Риза Ишморат, Нәкый Исәнбәт, Фәридә Кудашева, Әхсән Баян кебек талант ияләренең исемнәрен мәңгеләштерү юнәлешендә ике республиканың берсендә дә күкрәккә сугардай зур гамәл юк. Татарстанда музей хезмәткәрләрен тәрбияләү, әзерләү өлкәсе дә җитди проблемага әверелгән, аларның уртача яше 50 нең аръягында, ә яңа алмаш хәзерләү эшчәнлеге, гомумән, юк икән... Бәхәс барышында депутатлардан И.Әминевнең Исхакый музеен Чистай каласына күчерү, А.Славутскийның Яуширмәдәге музей белән дә канәгать булырга чакыруы, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының директоры булган көенә Р.Мөхәммәтҗановның сыңар сүз дә әйтми тын калуы шактый сискәндерде. (Татар сәнгатен үстерүгә бу чаклы да битараф шәхесләрне милли республика парламентына нигә “сайлаганнар”?) Аеруча Чистай каласында татар халкының милли-мәдәни үзәге саналырлык сыңар гына бина да калкытырга омтылыш юклыгы бәгырьләргә үтте. Тыйнак рәвештә без фәкыйрегез дә утырышта үз фикерен белдерергә җөрьәт итте. - Депутатларыбызның кайберләре Исхакыйның татар тарихындагы урынын һәм әһәмиятен тулысынча аңлый алмый сыман. Үз заманында хәтта бөек Тукаебыз да Исхакый каләмдәшен фәкать “милләт юлбашчысы” дип кенә олылаган һәм аның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрен өстәл китабы итеп тотарга чакырган. Исхакый – җанында асыл татарлыкны һәм мөстәкыйль дәүләтле булу учагын саклый алган һәрбер милләтпәрвәр өчен якты маяк. Гаиләдә бер баланың җанын кыю исәбенә икенчесенең гомерен саклап калу кебек хилафлык ясамыйлар. Татар милләтендә бер баланы шәрә калдырып, икенчесен хан улыдай киендерү кебек яман күренеш тә юк. Исхакыйны безгә Яуширмә авылы үстереп бүләк иткән, милләтебез гомер буе аның туфрагына рәхмәт укыячак. Берәүнең дә Яуширмәне Исхакыйсыз, ятим калдырырга хокукы юк. Исхакый музейларының авылда да, Чистай белән Казанда да булуы бик урынлы. Чистайда Исхакый музее һәм татар халкының милли үзәге булырга лаек биналар дистәләгән. Әйтик, әле XIX гасыр азагында ук төзелгән мәдрәсәнең кирпеч бинасы яңарту көтеп утыра. Истәлекле, лаек, горурланырлык тарихы бар. Анда 1892 елда ук мәдрәсә шәкертләре тәүге спектакль әзерләгән, шуның өчен безнең икенче бер бөегебез Фатих Кәримине мәдрәсәдән куып чыгарганнар. Ул бичара соңыннан укуын Төркиягә китеп дәвам итәргә мәҗбүр булган һәм, ни галәмәт, туган иленә кайтышлый аңа, Исмәгыйль Гаспралы үтенече буенча тукталып, Кырымның Зынҗырлы мәдрәсәсендә белем бирергә дә туры килгән әле. (Соңыннан инде И.Гаспралы үзе, җавап сыйфатында, Йосыф Акчура белән Садри Максудине Сорбонна университетында укыту өчен җан атып йөргән, аларны Парижда яшәтү өчен Гани Хөсәенов йөзендә иганәче дә тапкан. Менә бит ул татар милләтенең бердәм, көчле вә зыялы вакытлары!) Чис­тайның шушы ук мәдрәсәсендә соңыннан бөек юлбашчыга әвереләчәк Исхакый да 4 ел буе белем алган. Кыскасы, гәрчә сугыш вакытында фронт утыннан качкан Мәскәү композиторлары белән әдипләрен китереп яшәтсәләр дә, Чистай каласы урысныкы түгел, анда Исхакыйга багышланган яңа музей һәм качак Пастернакныкына тәңгәл һәйкәл торгызып кую да бик урынлы... Утырыш барышында: “Яуширмә юлын яңарту, биредә Кырлайдагы шикелле музей-комплекс төзү өчен 100 яки 200 миллион тәңкәне кемнәр бирсен инде?” - дигән өметсез фикерләргә җавап йөзеннән “ә Казанда, әнә, Лев Толстой музеен яңарту хакына хәтта 350 миллион тәңкә дә таптылар бит әле”, дип өстисе килгән иде дә, ирек бирмәделәр. Хәер, илдә уңга-сулга әрәм-шәрәм ителгән акчалар турында “ТНВ”ның “7 көн” тапшыруында Илшат Әминев тә ярып салды. Бездә эчеп котырынудан төн буена бер гөнаһсыз кешеләрне кыйнап йөргән Кокорин белән Мамаев шикелле “мәшһүр” футболчыларга елына 252 һәм 181 миллионышар күләмендә “хезмәт хакы” түләнә. Берсенең кесәсенә тәүлегенә – 700 мең, икенчесенә 500 мең тәңкә “тиле” акча агып тора, дигән сүз бу! Шундый ук күләмдәге акчага яллап китерелгән “мәшһүр һәм бөекләр” Казандагы “Рубин”, “Ак барс”, “Зенит”, “Динамо” командаларында да хәттин. Зирәкләрдән-зирәк академик Роберт Нигъмәтуллин әле 7-8 ел элек үк Бөтендөнья татар конгрессының V корылтаенда трибунага чыгып, республика җитәкчеләренә: “Яллы сыңар футболчының ярты хезмәт хакын гына булса да мәдәният өлкәсенә тота башлагыз инде?” – дип бик ялынган иде дә бит, тик бүгенгәчә колак салмадылар... Әллә кысмырлык, әллә битарафлык нәтиҗәсендәме, Казан каласында һаман бөек Исхакый истәлегенә куелган затлы бер һәйкәл дә, аның тормыш юлына багышланган энциклопедия дә юк. Васыятендә үзен туган туфрагына кайтарып җирләү турында үтенечен язып калдырса да, Исхакый җәсәден Татарстан түренә иңдерү өчен бармакка-бармак сугучы да һич күренми. Яуширмәдәге Исхакый музеен яңартуны сорап, милли оешмалар, укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре, Чистай якташлык җәмгыяте исеменнән Президентыбыз Р.Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин исеменә дистәләп хат килгән. Дәүләт Советының Мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты да киңәйтелгән утырышта Исхакыйның Яуширмәдәге музеен саклап калу һәм Чистай үзәгендә дә шундый ук музей ачу, Кичүчат авылындагы Р.Фәхретдин музеен тулысынча яңадан төзү тәкъдиме турында карар кабул итте. Без гомер буе югарыга төбәлеп, тик изгелек өметенә хөкем ителгән бит. Учыбызга ипи кыерчыгы урынына җансыз таш салып куймасалар ярый инде тагын...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев