Логотип Казан Утлары
Тарих

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭТНИК ТАРИХЫН ЯҢАДАН БАРЛАУ

Татарның кемлеге мәсьәләсе

Бездә милли тарих фәне барлыкка килгән заманнардан – ә ул XIX йөзгә туры килә – бер мәсьәлә гел бәхәсле калып килде. Ул – борынгы, ягъни VI-ХII гасырлар арасында чыганакларда билгеле булган татар кабиләләренең этник йөзе нинди булганлыгы мәсьәләсе. Әле генә Казанда басылып беткән җиде томлы «Иң борынгы чордан башланган татар тарихы»нда да бу сорауга җавап юк, дөресрәге, күрсәтелгән хезмәтнең беренче томында (борынгы төрки чорына караган) ул проблемага багышланган бүлек бар (аның авторы – инде мәрхүм булган тюрколог-галим С.Кляшторный), ләкин анда татарның кемлеге мәсьәләсе әйләнеп узылган. Чыннан да, бу турыдагы сорауга җавап бирү җиңел түгел, чөнки аны тикшергәндә, «татар-монгол» атамасы килеп чыга, аңа Алтын Урда һәм ул таркалгач барлыкка килгән татар ханлыкларында Чыңгызыйлар һәм «монгол-татар» кабиләләре хакимлек итүе кушыла. Ягъни, тулаем алганда, бүген яшәп килгән ике халыкның – татар һәм монголларның тарихлары урта гасыр чорында нык кисешү сәбәпле, куелган сорау катлаулы булып чыга. Шуның өстенә, Алтын Урда чорының урыс тарихында уйнаган ролен һәм аның «татар» буларак билгеле төп халкының урыс тарихчыларының хезмәтләрендә ничек бәяләнүләрен дә искә алсак, проблема тагын да четереклерәк булып килеп баса. Чынлыкта дөнья гуманитар фәнендә борынгы татарларның кемлеге турында ике төп караш бар: беренче төркем аларны монгол теллеләр рәтенә кертә, ә икенче төркемгә караганнар татарны төркиләр дип саный. Историографиядә беренче караш күбрәк таралган. Әйтик, «Ислам энциклопедиясендә» «Татарлар» дип исемләнгән мәкаләдә күренекле тюркологлар В.В.Бартольд (иске басмаларда) һәм замандашыбыз П.Голден (яңа басмаларда) турыдан-туры «татарлар монгол телле халык булган», – дип язалар. Иң кызыгы шунда: әгәр дә менә шушы карашны алга сөрүчеләрнең китергән фикерне нигезләүче аргументларын барлый башласаң, алар юк дәрәҗәдә аз булып, чыганакларга түгел, ә күбрәк фәнни авторитетларның инде күптән әйткән сүзләренә генә нигезләнгән булып чыгалар. Шул исәптән искә төште – быел җәй көне ТФАнең Тарих институтында чыгыш ясаган ике монгол галименә мин дә мондый сорау бирдем: «Бүгенге монгол тарихчылары Чыңгызхан белән сугышлар алып барган татарларны этник яктан кем дип саныйлар?» «Монгол», – дигән җавап ишеткәч, мин төпченеп болай дип сорадым: «Ә нидән чыгып андый нәтиҗә ясала?» Шунда ишеттем: «Монгол тарихи чыганакларыннан күренгәнчә, монголлар белән татарлар үзара аралашканда тел проблемасы булмаган, димәк, татарлар монгол телле булганнар». Әмма бу галимнәр (һәм бик күп башкалар да) ни өчендер Чыңгызхан дәверендәге монголларның төрки телне белгән булулары турында уйлап та карамыйлар. Ә ул заман вакыйгаларын һәм гомуми этносәяси вазгыятьне исәпкә алганда, бу вариант бик мөмкин бит. Күрсәтелгән мисал юкка гына китерелмәде, чынлап та, ул татар-монгол мәсьәләсе тирәсендә фикерләүнең берьяклы булуын тагын бер кат раслый. Ләкин без шуны да истә тотарга тиешбез: мондый карашның дөнья фәнендә яшәп килүендә татар тарихчыларының да гаебе бар, чөнки, беренче чиратта, ул безнең тарих өлкәсендә эшләнәсе эшләрнең тиешле дәрәҗәдә башкарылмаганлыгы белән бәйле. Укучыларга тәкъдим ителә торган язма шул кимчелекне юкка чыгару юнәлешендә уйланылды да.

Дамир ИСХАКОВ, тарих фәннәре докторы

...................................................................................

Авторның шактый саллы тарихи язмасы түбәндәге биш бүлекчәдән гыйбарәт:

  • XIII йөз башларына кадәрге дәвердә билгеле булган татарларның этник тамырлары;
  • Хорезмшаһлар дәүләте һәм аның кимаклар белән багланышлары;
  • Монголларның Урта Азияне яулап алулары һәм Җучи Олысы оешуның икенче чоры;
  • Җучи олысының (Алтын Урданың) формалашып бетүе дәверендә татар факторының көчәюе;
  • Җучи Олысы / Алтын Урда дәүләтендә төп халыкның этник йөзе.

Мәкаләне тулысынча укырга теләүчеләр өчен "Казан утлары" журналының ПДФ форматын сатып алырга тәкъдим итәбез!

   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев