Тарихтагы татар сурәте турында язмалар

Европа һәм дөнья тарихында гаять әһәмиятле урын тоткан шәхес – хун хөкемдары Аттила безнең эраның 453 елында үлгән.

Аның нинди телдә сөйләшкәнлеге фән дөньясы өчен хәзерге көнгә кадәр сер булып кала бирә. Аттила борынгы грек, герман, гот, итальян һәм венгр риваятьләрендә бик зур урын тотса да, хуннарның яки бу бөек хөкемдарның теленә караган мәгълүмат бик аз (Nemeth, 1962: 141-142, 215-224). Рим һәм Европа тарихында бик көчле варвар сурәте белән характерлана торган Аттиладан соң, Урта гасырлар һәм яңа дәвер буенча Европага төньяктан яисә көнчыгыштан килгән Азия кавемнәре һәм хөкемдарларының һәммәсенең дә тарихта шундый ук сурәт белән урын биләп торулары билгеле.

Аттиланың Рим империясенә ясаган һөҗүмнәре һәм йогынтысы турында француз тюркологы Jean Paul Roux шул фикерләрне әйтә: «Көнбатыштагы ике явы белән Аттила «Тәңре җибәргән газап»ка әверелә һәм өстенлекләр белән тулы бөтен гомере буенча казанганнарыннан да артыграк дан казана. Инде хәзер ул – «үтеп киткән җирендә үлән үсми торган» кешегә, ул вакытларга кадәр һич игътибар җәлеп итми торган гаскәре – хуннар исә кешелектән насыйбын ала алмаган мәхлукларга әйләнә. Аттиланың ысуллары Чыңгыз хан, Тимерлан кебек әлегә билгесез кайбер бик ерактагы хәлифләрнең кулланачак ысулларына охшаган. Атом бомбасы кадәр үк чигенергә мәҗбүр итә торган корал һәм террорга таянган ысуллар – тоташ юк итү белән шартсыз-нисез дошманга бирелүдән кала бер генә башка ысул да калмый. Бу яшендәй йөгерек яуларның максаты да басып алудан бигрәк талау була» (Roux, 2007: 72).

Л.Гумилёвның Аттиланы тасвир иткән түбәндәге юлларында исә аның күр­кәмлеге, затлылыгы чагыла: «Ярсуы куркыныч, дошманнарына карата аяусыз, тик коралдашларына, юлдашларына карата ул гаҗәеп дәрәҗәдә шәфкатьле була. Хуннар аның сәләтенә һәм кыюлыгына ышаналар. Шул сәбәптән булса кирәк, Иделдән Рейнга кадәр бөтен кабиләләр аның байрагы астында берләшәләр. Хуннардан башка остроготлар, гепидләр, түрингиләр, херуллар, турҗилиңнәр, ругиләр, болгарлар һәм акассирләр (акатирләр) аның байрагы астында сугыша. Болардан тыш, чыгышлары белән Рим һәм Грек илләреннән булган бик күп кеше, аңа хезмәт итәргә теләп, гаскәренә килеп кушыла» (Гумилёв, 2005: 584).

Император Теодосиус II тарафыннан Аттилага җибәрелгән һәм башында Максиминус дигән кеше торган илчеләр төркемендәге Фракия кешесе Прискосның сәяхәт язмалары булган грек телендәге «фрагмент» тупламы – V гасыр хуннар тарихына караган иң кыйммәтле чыганак. Тарихчылар өчен бик әһәмиятле бу язмаларда курку катыш хөрмәт тудырган риваятьләр түгел, хун өлкәсенең географик һәм этнографик тасвирлары, хуннарның көнкүреш рәвеше, телләре, гореф-гадәтләре, кунакчыллыклары, хуҗалык итү, җитештерү, ризык төрләре белән бәйле объектив мәгълүматлар теркәлгән (Ahmetbeyoğlu, 1995: 77).

Антик дәвердә Искит мәгълүматын теркәп калдырган борынгы грек җәмгыятеннән, иртә чор Византия чыганакларыннан башлап бүгенге көнгә кадәр дәвам итеп килгән тарих язучылыгы (историография), варвар сурәтен гасырдан гасырга тапшыра килгән. Аттиладан соң алты гасыр үткәч, XIII гасырда, Чыңгыз хан һәм дәвамчыларының да шул ук сурәт эченә утыртылуын нәкъ менә бу гасырдан гасырга күчү белән аңлатырга мөмкин. Рус тарих китапларындагы Алтын Урдага карата булган күралмаучанлыкның да борынгы греклардан калган варвар хыялый сурәтенә барып тоташуы ачык аңлашыла.

Византиянең Анатолия дип йөртелгән өлкәсенең тора-бара Төркиягә әйләнү хәрәкәте белән бәйле рәвештә, XI гасырдан башлап тарих сәхнәсенә инде бер гасыр элек Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән күпсанлы угыз кабиләләре чыга. Бу көнбатыш төркиләренең Сәлҗуклы һәм аннан соңгы Госманлы дәверендәге яулау һәм сәясәт йөртү өлкәсендәге уңышлары да Европадагы мең еллык варвар сурәте эчендә тарихи елъязмаларда чагылыш тапкан. Аттиланың үлеменә төп-төгәл 1000 ел тулганда, Истанбулны яулап алган Фатих Солтан Мәхмәд, чорыннан күпкә өстен уку-язу осталыгына ия зыялы шәхес булса да, Көнбатыштагы әлеге дә баягы шул варвар сурәтеннән котыла алмаган. Атаклы немец язучысы Stefan Zweigның 1927 елда иҗат иткән «Sternstunden der Menschheit – Кешелекнең йолдызы ялтыраган мизгелләр» исемле язмаларында урын алган Мәхмәт II хакындагы хикәясе инде классиклашкан ике мең еллык хикәяләрнең бер үрнәге булып тора.

Урта гасырларның тарихи елъязмаларында варварларны атауда кулланылган татар этнонимы бик борынгы исем булганга, борынгы чор тарихи язмаларда ук теркәлгән. Кытайлар Чыңгыз ханга кадәр монгол даласында яшәгән халыкларга татар (тата) исемен биргәннәр. Шул ук вакытта, бүгенге татар халкының милләт булып оешуы (этногенез) X гасырда Ислам динен кабул иткән Идел-Кама болгарлары һәм алардан соңрак бу җирләргә баш булган күпсанлы кыпчак кабиләләренең берләшеп кушылуы белән бәйле.

Безнең эраның 482 елыннан башлап исемнәре Византия чыганакларында күренә башлаган һәм VII гасыр уртасында Идел буенда тупланган болгарлар (Утригур / Отуз огур болгарлары), вакытлар үтеп, X гасырда (922 ел) Ислам динен кабул итәчәк төрки кавемнәрнең борынгы бабалары була. Аларның иң якын кардәшләре – Дунай болгарлары (Кутригур / Докуз огур болгарлары) исә, Византия йогынтысы астында IX гасырда (864 ел) христиан динен кабул итеп, славянлашканнар (Rasonyi, 1993: 89; Yüce, 1992: 390). Югары дәрәҗәдәге мәдәнилек тудырган болгарларның көньякта һәм төньякта ярты гасыр аралык белән ике аерым дингә керүләре дөнья тарихында аннан соңгы ике мең елга турыдан-туры йогынты ясаган гаять әһәмиятле вакыйга була.

Безнең эраның V-X гасырларында яшәгән Дунай болгарларының туган теле булган болгар төрки теленең эзләре бик аз сакланган. Болар кайбер чыганакларда очраган кеше исемнәреннән, чин атамаларыннан, төрле әйберләр өстенә язылган сүзләрдән гыйбарәт. Алтаистика һәм төрки телләрне чагыштырма өйрәнү өлкәсендә [з] фонемасының – [р] белән, [ш] фонемасының исә [л] белән алыштырылуы күзәтелгән гомумтөрки сүзләр белән чикле Дунай болгар төрки теле хәзинәсе З.Гомбоц, Г.Фехер, Дж.Дени, Дж.Бенцинг, К.Х.Менгес, Т.Текин кебек галимнәр тарафыннан тикшерелгән (Tekin, 1987).

Идел болгарларының тел хәзинәсе исә XIII-XIV гасырларга караган кабер ташларындагы язулардан гыйбарәт. Боларны фән дөньясына ачуда Хөсәен Фәезханов, Шиһабетдин Мәрҗани һәм Г.Әхмәрев кебек татар галимнәре зур өлеш керткән. XIX гасырда Н.Ильминский бу болгар төрки теленең чуваш теленең нигезендә ятуы турында фикер әйтә. Соңыннан фикер рус һәм европа тарихчылары тарафыннан да бик үз ителә, ә Н.Ашмарин тарафыннан тагын да алга җибәрелә (Tekin, 1988: 2-3). Бөек мәдәни үзәк булган Болгарның бердәнбер мирасчысы итеп чуваш халкын күрсәткән бу фикерне Үзбәк Байчура (1980), Фәрит Хәкимҗанов (1987) һәм Мирфатыйх Зәкиев (2008: 294-370) кебек татар галимнәре тәнкыйть итеп чыкты.

Төрки тамырлы борынгы катлам тәшкил иткән болгарлар белән алар артыннан бу җирләргә җәелгән кыпчаклар – [латин.: Cuman; рус.: Половцы; поляк.-латин.: Plauci, Plawci; чех.-латин.: Plavci; латин.: Pallidi, Flavi; немец.: Valwen, Falwen, Falones; герман.-латин.: Valani – «ачык төстә, алтын сарысы, тонык сары, кызгылт сары»] бүгенге татарларның бабалары.

VIII гасыр башларында Орхон-Енисей буйларында хакимлек иткән Төрки каганлыкта беренче тапкыр язу теле буларак барлыкка килгән борынгы төрки тел кебек үк, көнчыгышта туган кыпчак теле дә бүгенге көндә татар теле дә кергән бөтен хәзерге төрки-кыпчак әдәби телләре өчен XI гасырда теркәлгән нигез тел булып тора. Бу тарихи диалект турында җентекле мәгълүматны беренче булып Мәхмүд Кашгарый биргән. «Диване лөгать эт-төрк» (1074) дип аталган беренче төрки сүзлектә ул XI гасырның төрки диалектларын тасвир иткән һәм бу гасырның иң көчле төрки кавемнәре булган угызларга һәм кыпчакларга зур урын биргән. Әлеге хезмәттә угыз һәм кыпчак телләреннән башка тагын карлук, йагма, чигил, йемек, ограк, тухси, уйгыр, болгар, сувар, аргу, кәнчәк, басмыл, чөмүл, кай, татар, йабаку, хотан, согд, түбүт, баласагун, барсган, кашгар, куча, сайрам, уч кебек егермедән артык кавем һәм кабиләнең тел үзенчәлекләре күрсәтелгән (Karahan, 2008: 42).

Кыпчак теле тарихи шартларга бәйле рәвештә бары тик XIII гасырда гына әдәби тел буларак кулланыла башлый һәм XIII-XVI гасырларда дәүләт теле, әдәбият һәм фән теле булып формалаша. Бу дәвердә Алтын Урданың, аның артыннан Казан һәм Кырым ханлыкларының һәм XIII гасырда, Әйүбиләр заманында, үзәге Мисыр булган Урта Көнчыгышта барлыкка килгән Мәмлүк дәүләтенең дә теле – кыпчак теле була.

XI гасырда кыпчаклар җәелеп яшәгән җирләр – Кара диңгезнең төньягында Кавказ тауларыннан алып Карпат тауларына кадәрге далалар, фарсы телендәге чыганакларда искә алынганча, Дәшт-е Кыпчак иде. Бирегә урнашкан һәм борынгы ватаннарыннан язма мәдәният йогынтысы килеп ирешмәгән кыпчаклар яки, Европада танылган исемнәре белән әйтсәк, команнар, алдагы чорларда венгрлар һәм болгарлар белән булган кебек, христиан миссионерларының тәэсиренә дучар ителә. Бу миссионерлыкның бер нәтиҗәсе – итальян һәм немец монахлары төзегән «Codex Cumanicus» исеме белән танылган дәфтәрләр. Әлеге миссионерлыкның ни дәрәҗәдә уңышка ирешкәнлеге, христианлашканнан соң никадәр команның румын, болгар һәм венгр милләтләре эчендә эреп юкка чыкканлыгы турында мәгълүматыбыз юк. Бары тик шуны әйтергә мөмкин: XIV гасыр башларында язылган һәм христианлык белән бәйле догалардан, дини җырлардан, латинча, фарсыча һәм команча сүзлектән торган «Codex Cumanicus», кыпчак сөйләм теленең кыйммәтле истәлеге буларак тюркологиядә инде ике гасыр буе филологик эзләнүләр темасы булып тора (Árpád, 1998: 158-165; Golden, 2014: 183-202; Grønbech, 1942).

Башында Византия торган ул чор хаким дәүләтләре боерыгы астында бихисап күп сугышчы гаскәре хәлендә гасыр арты гасыр гомер сөргән кыпчакларның теле (яки коман теле, polevest теле) Мисырда мәмлүк (хакимлек яулаган коллар) солтаннарының, яңа әфәнделәрнең дә теле була. Шул ук кыпчак теле Чыңгыз хан ыруыннан килгән, тик тора-бара төркиләшкән Алтын Урда (татар) ханнарының ярлыкларында да әфәнде катламының, дәүләт ияләренең теле буларак мәгълүм. Бу ханнарның Госманлы дәүләтенә язган ярлык һәм битикләре (хатлары), кыпчак төрки теленең истәлекләре буларак, Истанбул Топкапы сарае музеенда саклана. Мәсәлән, Алтын Урда хөкемдары Олуг Мөхәммәд ханның Госманлы солтаны Морад IIгә 1428 елда язган «битиг»ендә аның кыпчакча сөйләме игътибарны җәлеп итә. Бүгенге Румыниянең төньягында урнашкан җирләрдә, Госманлы дәүләте белән үз дәүләте арасында калган «кяфер улак»ны бергәләп алып ташларга тәкъдим иткән Олуг Мөхәммәд хан, үзара сәүдә мөнәсәбәтләрендә булуны таләп итә; бигрәк тә «кичәр бой калур мәнгү ат» дип, югалмый торган дуслык мөнәсәбәтләренә чакыра (Kun, 1949: 603-644). Бу ярлык һәм битикләрдән, Алтын Урда, Казан һәм Кырым ханнарының, XV гасырда Византияне уртадан алып ташлап, үзе бер дөнья дәүләте хәленә килгән Госманлы дәүләте солтаннары белән югары дәрәҗәдә аралашулары аңлашыла.

Алтын Урдада, аеруча XIV гасырда, Ислам дине халык арасына үтеп керә барган саен, монгол булуларын оныта башлаган аксөяк әфәнделәр төркиләшә. Җирле телләрне, бигрәк тә болгар телен артта калдырып, кыпчак теле җәелә бара (Roux, 2007: 286).

Ислам географиясе белән бәйле борынгы әсәрләрдә татар атамасы бик сирәк очрый: «Безнең эраның 982-983 елында язылган «Худуд-и галәм»дә татарларның докуз огузлар (тогуз гуз), ягъни уйгырлар белән бер үк ырудан булулары искә алына. Бу хәл татарлар арасындагы кайбер төркемнәрнең уйгырлар идарәсе астында булулары белән бәйле. Гәрдизи, X гасырда яшәгән география язучысы Җәйхани биргән мәгълүматларга таянып, төрки халык – кимәкләрнең бер нәселе чыгышы буенча татар дип белдерә. XI гасыр әсәрләрендә татарлар турында беркадәр күбрәк мәгълүмат бар. Җүрҗан Мәлики Кәйкавус бине Искәндәр үзенең «Кабуснамә» исемле әсәрендә татарлар – төрки кавемнәр арасында кыенлыкларга иң күп түзгән кавем, дип яза. Газнәле һәм Сәлҗуклы дәвере шагыйрьләренең шигырьләрендә дә татар атамасы күренгәли. Монголлар турында сүз алып барган фарсыча язылган әсәрләрдә монголлар хакында монгол һәм татар, гарәпчә язылган чыганакларда исә күбесенчә татар атамасы очрый, бик сирәк кенә монгол атамасы кулланыла. Мәмлүк тарихчылары үз дәүләтләренең иң төп дошманы булган илханлыларга татар диләр һәм Тимерланга карата да шул ук атаманы кулланалар, монголларны алар мәмлүк төркиләренең кардәшләре дип саныйлар. Ислам чыганакларында татар атамасы күбесенчә монголларга карата кулланыла. Монголларның Чыңгыз хан заманыннан башлап көнбатышка таба хәрәкәт итүләре, җәелүләре, Ислам дине таралган җирләрне яулап алып җимерүләре, 1258 елда Багдад шәһәренә кереп Аббаси мәмләкәтен юк итүләре, 1260 елда Мәмлүкләрнең җиңүе белән тәмамланган Айниҗалут сугышы нәтиҗәсендә яуларының туктатылуы турындагы вакыйгалар чыганакларда әһәмиятле урын били» (Sümer, Tatarlar: İA C.40, s.168).

Шул рәвешле, профессор Фарук Сүмәрнең әйтүе буенча, Урта гасырларда татар атамасы, нигездә, монголларга карата кулланылган. Төркия тарихында да татар исеме һәм аңа бәйле рәвештә монголларны хәтерләү элекке вакытларда һич кенә дә уңай түгел иде. «Латин чыганакларында татарлар дип искә алынган монголлар, шул ук чыганаклардан күренгәнчә, 1256 елда Анатолияне (төрекчә – Анадолу) буйсындырганнан соң, Урта Анатолиядәге күчмә тормышка яраклы бөтен җирләрне басып алалар. Кызылырмак елгасына коя торган кечерәк елгаларның саны бик күплектән «Инеш-елгалар төбәге» дип аталган һәм үзәннәр белән капланган бу җирләр күчмә халык өчен кышны үткәрергә бик уңайлы, язын исә мул үләнле көтүлекләргә бик бай була. Шул сәбәпле, монгол кабиләләренең бер өлеше киң җәйләүләрдә һәм кышлакларда иркенләп тормыш корып җибәрә. Монгол кабиләләре Кайсери, Сивас, Чорум, Йозгаттан Искешәһәр төбәгенә кадәрге бөтен җирләрне үз илләре иткәннәр. Нәкъ шул чорда, 1245-1248 еллар арасында, Анатолиядә миссионерлык белән шөгыльләнгән монах Доминикен Simon de Saint-Quentin үзенең латин телендә язылган «Historia Tartarorum» исемле әсәрендә монголларның гореф-гадәтләре, ышанулары һәм көндәлек тормышлары турында бик кызыклы мәгълүматлар бирә» (Cambridge, Türkiye Tarihi, 1071-1453, Cilt I: 432).

Анатолиягә монголлар килгән юлдан XV гасыр башында Әмир Тимер дә килә, Балканнарда хәрби һәм сәяси уңышларга ирешкән Госманлы дәүләтен Әнкара сугышында (1402) җиңеп, Солтан Баязитны әсир ала. Алты гасырдан артык дәвам иткән Госманлы тарихында бу иң җитди авыр вакыйга XIII гасырдагы җимергеч монгол яуларының хатирәсен яңарта.

«Бөек әмир» Тимернең ярдәме белән Алтын Урда дәүләтен терелткән Туктамыш хан, бөтен дошманнарын җиңеп, рус тарихи елъязмаларында «татар хакимияте» дип аталган чорны тагын бер гасырга озайткан. Масаеп китеп, Туктамыш хан 1387 елда үзен улы кебек якын күргән һәм ярдәм итеп торган Тимернең Кавказдагы, Мавәраэннәһердәге көчләренә һөҗүм итә. Тимерлан айлар, елларга сузылган бу бәрелеш өчен 1395 елда бик катгый һәм кырыс итеп җавап кайтара. Шул рәвешле, татар исемен дөньяга ишеттергән Алтын Урда Тимернең җимергеч һөҗүменнән соң бетә, юкка чыга дип әйтергә мөмкин (Roux, 2007: 315-316).

Татар атамасы, аеруча Алтын Урда заманында, күрше халыкларның карашлары нигезендә объектив атама буларак тарала. Ләкин тарихта татар атамасының Алтын Урда варислары булган Кырым-Идел-Урал мөселман төркиләре өчен субъектив милли үзатама хәленә килүен XIX гасырның ахырларына кадәр көтәргә кирәк иде әле...

Мостафа ӨНӘР, Эге университеты профессоры, Төркия. Төрекчәдән Асия РӘХИМОВА тәрҗемәсе


Мәкаләнең дәвамын "КУ" журналының 7нче (июль, 2017) санында укый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: