Логотип Казан Утлары
Тарих

СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... (Һади Атласиның тууына 140 ел)

 

Атласиның «Сөен-бикә» әсәре

Һади Атласи бу әсәренең жанрын «Тарихи хикәя» дип куйган, ханбикәнең исеме дә без өйрәнгәнчә «Сөембикә» түгел, ә «Сөен-бикә». Урыс чыганакларында да Сөембикә исеме бик буталчык һәм төрле, Атласи исә, нугай-татар гадәте буенча, «сөенмәк» сүзенә «бикә» – олуглык билгесен өстәгән. Без үзебезнең текстта Сөембикә дип язарбыз, ә Атласидан өземтәләр китергәндә, автор язганча, Сөен-бикә дип калдырырбыз. Ә инде әсәрнең жанрына килгәндә, ул күбрәк тарихилыкка тарта, чөнки чыганаклар һәм тарихи фактларга нигезләнеп язылган. Бәлки, «Казан ханлыгы»ннан аерып алып, Атласи Сөембикә ханбикә темасына бер әдәби әсәр дә язарга җыенгандыр, әмма тарихилык ягы җиңгән, шул ук вакытта анда авторның хис-тойгылары да югары дәрәҗәдә бирелгән.

 «Сөен-бикә» әсәре белән «Казан ханлыгы»ның тарихи чыганаклары уртак булуы күренә – шул ук урыс елъязмалары, Рәсәй һәм чит ил тарихчылары хезмәтләре, үзебезнекеләр язган китаплар, аларны кабатлап тормыйбыз. Шул ук вакытта Сөембикә образының урыс әдәбиятында да шактый тасвирлануын, аның язмышы турында поэмалар һәм драма әсәрләре булганлыгын да әйтеп үтәргә кирәк. Әйтик, М.Херасковның 1779 елда Мәскәүдә басылып чыкка «Россияда» поэмасы тулысы белән Казанны яулап алуга багышланган һәм анда Сөембикә ханбикә образына зур урын бирелгән. Шулай ук А.Н.Грузинцевның 1810 елда дөнья күргән «Покорённая Казань, или Милосердие Царя Ионна Васильевича IV, проименного Грозным» трагедиясендә дә Сөембикә ханбикә төп образларның берсе булып тора. С.Н.Глинканың «Сумбека или Падение Казанского царства» драмасында да Сөембикә ханбикә образына зур урын бирелгән.

 Дөрес, бу әсәрләрнең барысы да урыс күзлегеннән чыгып язылган, ул замандагы рәсми шовинистик идеология белән сугарылган, аларда Казанның алынуы зур җиңү итеп күрсәтелгән, татарлар түбән җаннар итеп тасвирланган. Әмма барлык авторлар да диярлек Сөембикә ханбикәне үз дәүләтенең бәйсезлеге өчен ана арыслан кебек сугышчан булуын, урысның төп дошманы икәнлеген ассызыклыйлар. Әлбәттә, аларда тарихи ялгышлар, уйлап чыгарулар да күп, әмма бу рәсми идеологиягә һәм әдәби әсәр таләпләренә туры килгән. Һади Атласи урыс язучыларының әлеге әсәрләрен «Сөен-бикә» хезмәтендә чыганак буларак күрсәтмәгән, әмма ул аларны белгән булырга тиеш.

 Һади Атласиның «Сөен-бикә» әсәренә үз заманында да, хәзер дә төрлечә бәя бирелә, нигездә, хезмәтнең уңай якларына басым ясала. Бары тик Зәки Вәлиди генә әсәр басылып чыккан елны ук «Сөембикә» журналында күләмле тәнкыйть мәкаләсе бастыра, ул Атласи хезмәтенең тарихчан булмавын, әдәби әсәргә тартым булуын әйтә. «Ошбу сәбәпләр өчен китап, һәр сәхифәсендәге әллә никадәр выноскаларына карамыйча, Сөен бикә хакында бер роман булып чыга да, беренче чыганаклардан алып китергән сүзләре никадәр кыйммәтле булсалар да, фәнни бер тәртипкә куелып, фәнни сурәттә эшләнмәгән, таркау һәм күп урында мөәллифнең хосусый игътикадына тугры килмәү кебек сәбәпләрдән имгәтелгән хәлдә калалар», дип яза ул. (Зәки Вәлиди. Сөен бикә // Сөембикә, 1914, №4, Б.7-11; №5, Б.5-6.)

 Зәки Вәлиди Атласиның Казан дәүләте җимерелү сәбәпләре итеп эчке каршылыкларны күпертеп күрсәтүен, шулай ук Нугай-Казан мөнәсәбәтләрен артык куертуын да кабул итми. Ул Атласины үз каһарманын – Сөембикәне артык идеаллаштыруда да гаепли, Казан ханлыгының бетү-бетмәве бер бу хатын белән генә бәйле түгел иде, кебегрәк фикер уздырырга тырыша. Зәки Вәлидичә, бетәсе дәүләт барыбер беткән булыр иде, имеш, моның икътисади-иҗтимагый сәбәпләре дә булган, килеп чыга. Ул шулай ук Атласины, автор буларак, «һәрвакыт аерым шәхесләрнең эшләренә артык әһәмият бирә һәм аерым шәхесләргә кайтырга тиеш булган хөкемне бөтен җәмгыятькә хөкем итә», дип тәнкыйтьли.

 «Мөәллиф карашында Сөен бикә Казан халыкларының вакчыллык һәм тойгысызлыкларына, Нугай мирзаларының имансызлыкларына корбан булып киткән бер Казанның бәйсезлеге өчен көрәшүче каһарман (героиня) булып чыга, – дип яза ул шул ук хезмәтендә. – Әгәр интрига һәм хыянәт (подлость)лар бу каһарманны харап итмәгән булса икән, Казан мәмләкәте дәвам итеп киткән булыр иде».

 Дөресен әйткәндә, бу мәкаләсендә Зәки Вәлидинең үз фикерләре дә шактый буталчык, язмасының шактый өлешен Атласи хезмәтеннән күләмле өземтә алып тора, ни әйтергә теләгәне ахырга кадәр аңлашылмый. Алай да аның билгесез урыс авторы тарафыннан әвәләп ясалган «Казанская история» хезмәтен кискен тәнкыйтьләве дөрес, аңа таянып әсәр язарга ярамый. Зәки Вәлиди «Сөен-бикә» әсәренең уңай яклары итеп Атласиның тарихыбыз турында урыс телендәге әсәрләргә күпләп мөрәҗәгать итүен атый. Ул шулай ук автор тарафыннан Сөембикәнең тышкы кыяфәте һәм холык-фигыле дә шактый тулы ачылуын билгеләп үтә.

 Шул ук елны «Йолдыз» газетасында тарихчы Габделбари Батталның «Алтай» псевдонимы белән «Сөен-бикә» әсәрен яклап язган мәкаләсе дөнья күрә, ул Атласиның бу хезмәтен бик югары бәяли, аның тарихи чыганакларга бай булуын ассызыклый. Гомумән, татар җәмәгатьчелеге Атласиның «Сөен-бикә»сен хуплап каршы ала, чөнки ул озак еллар бастырылып торган милли тарихның бер очкыны булып бәреп чыга.

 Атласи соңыннан Сөембикә темасына әйләнеп кайтканмы-юкмы – безгә билгесез, чөнки кулъязмалары калмаган, бу хакта хатирәләре дә юк. Әлеге китап бары тик 1992 елда гына, репринт басма рәвешендә, Казанда яңадан басылып чыга, чөнки милли кузгалыш елларында халыкның моңа ихтыяҗы зур була. Китапның анонсында ук Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикә турында: «Аның авыр тормыш юлын тарихчы Һади Атласов гаҗәеп бер җылылык, тормышчан кырыслык белән тасвирлаган», дип язылган. Китапка соңгы сүз язган галим Миркасыйм Госманов та Атласиның бу хезмәтенә зур бәя бирә. Ул авторның татар-нугай мөнәсәбәтләрен көчле итеп ачып бирүен, үзара дошманлашып, ил-дәүләтне кулдан ычкындырган түрәләрне кырыс хөкем итүен яза. Миркасыйм Госманов шулай ук Атласиның Сөембикәне бик яратып, ихласлык һәм аерым бер җылылык белән тасвирлавын әйтә, шул ук вакытта аның, «фантазиягә бирелми, бәлки документаль истәлекләргә, беренче чиратта, үз чорыннан калган русча тарихи чыганакларга таянып фикер йөртүен» билгеләп үтә.

 «Галимнең эчтәлекле тарихи хезмәтләре, шул җөмләдән күпсанлы мәкаләләре арасында Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикәгә багышланган, кат-кат басылган китабы аерым урын биләп тора, – дип яза Госманов. – Әйтергә кирәк, бу хезмәтен язган чакта автор шул вакытта фәндә мәгълүм булган чыганакларның һәммәсен дә файдаланган, мөһим документларны җентекләп тикшереп, кайберләрен кат-кат анализлап фикер йөрткән. Шул рәвешчә, Сөембикәнең фаҗигале язмышын шактый тулы, төгәл яктыртуга ирешкән». (М.Госманов. Авыр тарихның моңлы кайтавазы // Һади Атласов. Сөембикә. – Казан, 1992, Б.66-67.)

 Шушы ук чорда, ягъни татарның милли күтәрелеш елларында, танылган китап галиме Әбрар Кәримуллин да бу темага мәкаләләр яза. Ул Һади Атласины: «Халкыбызның бик тә яраткан кешесе – аның тарихын торгызу, социаль һәм милли аңын уяту, милли азатлык өчен ару-талуны белмичә эшләгән күренекле галим, зур җәмәгать эшлеклесе, танылган педагог һәм публицист, актив журналист һәм полиглот», дип атый.

Галим Атласиның «Сөен-бикә» әсәренә зур бәя бирә, аның фәнни яктан чыганакларга нигезләнеп язылуын, шул ук вакытта романга тартым булуын, теленең халыкчанлыгын әйтә.

Милләтнең ачы язмышы өчен яну Атласины кайта-кайта моның сәбәпләрен эзләргә мәҗбүр итә, ул аны дәүләт югалтуда күрә, ә бәйсезлекне югалтуда төрки-татарларның үзләрен гаепли. Шуңа күрә кайвакытта артык каты әйтә, бар гаепне татарларның үз өстенә өя, «ут эчендә калган күгәрчен» кебек, җаны милләт өчен бәргәләнә...

 1993 елда Һади Атласиның «Себер тарихы», «Сөен-бикә», «Казан ханлыгы» әсәрләре Казанда бер китап булып басылып чыгалар. 100 мең тираж белән дөнья күргән бу китап милләт өчен зур бүләк була, ул бик тиз таралып-сатылып та бетә. Җыентык тарих фәннәре докторы Сәлам Алишев редакциясендә, аның кереш сүзе һәм искәрмә-белешмәләре белән чыккан, китап фәнни яктан бик яхшы эшләнгән, каршылыклы яки аңлашылмаган урыннарга аңлатмалар бирелгән. Шулай ук китапта тулы «Исемнәр күрсәткече» һәм «Библиографик чыганакларның тулы һәм дөрес язылышы» дип аталган белешмәләр дә урнаштырылган. Ә кереш сүздә исә Атласиның тарихи әсәрләренә төпле анализ бирелгән, аның тормыш юлы бәян ителгән.

Һади Атласиның «Сөен-бикә» әсәренә тарихчы Алсу Мөхәмәтдинова да җентекле анализ ясаган. Аның фикеренчә, Сөембикә урыс дошманы булса да, илен, милләтен, дәүләтен саклап калу өчен Мәскәү белән дә дипломатик сөйләшүләр алып барырга мәҗбүр булган, аның зирәк акылын һәм тәвәккәллеген Явыз Иван да танырга мәҗбүр булган. Әмма Сөембикәнең төп таянычы – үз халкы булган, автор фикеренчә, халкын саклап калу өчен, ул үзен корбан иткән, Атласи да Сөембикә ханбикәнең шушы соңгы адымына аеруча игътибар биргән. (А.Х Мухаметдинова. Хади Атласи: общественный деятель и историк. – Казань, 2004, стр.103-104.)

Һади Атласиның «Сөен-бикә» әсәре зур түгел, нибары 60 бит, шуның да илле битләр тирәсе Сөембикәнең соңгы берничә елы турында. Әмма нинди еллар бит! 1549 елның язында ире Сафагәрәй кинәт кенә үлеп китә (үтергән булулары да мөмкин), кулында – ике яшьлек улы, әле шуның өстенә Мәскәү ягыннан да, туганнары Нугай ягыннан да Казанга туктаусыз яулар килә... Илнең үз эчендә Сөембикәгә һәм Кырым төркеменә каршы әледән-әле фетнәләр күтәрелеп тора, ире үлгәч, аның үзен дә тәхеттән алып бәрү өчен астыртын эшләр бара. Ә аңа нибары утыз яшь, янында таянырлык ире дә, ата-анасы, туганнары да юк... Әмма иң авыры, иң дәһшәтлесе – ил өстенә ябырылып килгән яулар, Казанны, дәүләтне югалту куркынычы... Бу хакта Атласи менә ничек яза:

 «Сөен-бикә Иванның дошманы булдыгы кеби, Иван да Сөен-бикәнең дошманы иде. Сафагәрәй ханның Русия өстенә еш-еш баскынлык итүендә вә шуның илә бәрабәр Русия кул астына кереп бармакта булган Казан ханлыгын ирекле бер ханлык итүендә Сөен-бикәнең бик зур катнашы булганлыгын Иван ачык беләдер иде. Сөен-бикәне яратмаучы Иван гына булмаенча, аны русларның барысы да яратмыйлар иде. Казанлылар Сөен-бикә теләгәнчә эш итсәләр, атасы Йосыф мирза ушандык нугай мирзалары Казан ханлыгына ярдәмдә булынсалар иде, Казанның беренче ханлык булып калачагы вә бинаән галәйһи русларны тетрәтеп торачагы билгеле иде. Ләкин эш Сөен-бикә теләгәнчә булмады». (Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 1 том. – Казан, 2009, Б.203.)

 Әйе, бу – Сөембикә-ханбикә өчен бик авыр еллар була, 1549-1550 елларда урыслар һәм нугайлар берләшеп, Казан өстенә яу чабалар, аны алып, тар-мар итү нияте белән киләләр. Бигрәк тә 1549 ел кайгы-хәсрәтле һәм борчулы була – яз көне Сөембикәнең ире үлә, шуны гына көткәндәй, көзен инде урыслар-нугайлар берләшеп, Казанга яный башлыйлар. Һади Атласи да әсәрендә бу елны Сөембикә өчен «кайгылы ел булды», дип билгеләп үтә.

 «1549 елның көзендә руслар Казан өстенә йөрергә әзерләндекләре кеби, нугайлар да шуңа әзерләнмәкче булалар иде, – дип яза ул. – Кызганыч, Сөен-бикә бер яктан – руслар, икенче яктан үзенең ыруглары, туган вә якыннары илә орышырга тиешле иде. Бу ел Сөен-бикә өчен иң кайгылы ел булды. Иренең үлүе, баласының яшьлеге, ата вә туганнарының, руслар илә бер булып, Казан өстенә йөрергә теләүләре аны чиктән тыш борчыйлар, кайгырталар иде. (Күрсәтелгән хезмәт, Б.205.)

 Әмма рус-нугай армиясенең 1549 елның ноябрендә Казанга каршы башланган яулары алар өчен 1550 елның 25 февралендә хурлыклы җиңелү белән тәмамлана. Урыс-нугай гаскәре Казанны ике атна камалышта тота, әмма ала алмый. Тарихчылар моның сәбәпләрен һава торышы бозылып китүдә яки ике якның да сугышка атлыгып тормауларыннан күрсәләр дә, ул чакта ук Казан өчен каты сугышлар була. «Иван, Казанны 11 көн камап торса да, алырга булдыра алмады. Каткан күңелле нугай бәкләреннән Сөен-бикәгә ярдәм булмаса да, багышлаучы Тәңре аны ташламады. Куәтле ягмыр явып, русларның эшләренә комачауладыгы кеби, бик көчле җил чыгып һәм аларның эшләренә шактый комачаулык итте», дип яза бу хакта Һади Атласи.

 Рус тарихчысы Михаил Худяков та «Походы 1549 и 1550 годов потерпели полную неудачу, и русское правительство занялось пересмотром своей военной программы», дип яза. (М.Худяков. Очерки по истории Казанского ханства. – Москва, 1991, стр.129.) Ягъни, алга таба руслар Казанда хан алыштыру белән мавыкмыйча, Казан ханлыгын тулысынча яулап алу һәм дәүләт буларак юк итү максатын куялар. Һәм 1552 елда шуңа ирешәләр дә. «Только на рубеже 40-х и 50-х годов XVI в. в области русской внешней политики в отношении стран Востока и в отношении Казанского ханства, в частности, происходит существенный перелом. Возникает идея проведения завоевательной активной политики к востоку и к югу от среднего течения Волги и о присоединении к Московии пространств от Волги до Урала и от Казани до Каспийского моря включительно. Орудием этого нового внешнеполитического направления Русского государства (царства) должна стать не активная дипломатия, а неприкрытая, явная и притом цинично проявленная военная сила. Территориальные присоединения должны были добываться в основном вооружённой рукой», дип яза татар-урыс мөнәсәбәтләре турында уникаль фәнни хезмәтләр калдырган һәм рәхимсез рәвештә үтерелгән галим Вильям Васильевич Похлёбкин. (В.В.Похлёбкин. Татары и Русь. 360 лет отношений. 1238-1598. – Москва, 2000, стр.117.)

 Шулай итеп, 1549-1550 еллардагы фронт сызыгы Сөембикә язмышы аша да үтә, ханбикә буларак, ул илен, милләтен, дәүләтен урыс басып алуыннан саклап һәм яклап тора. Тарихчылар бу еллардагы Казан өчен сугышны табигать шартлары сәбәпле өзелгән, дип язсалар да, татарларның дәүләтне көч-гайрәт белән яклавы да урысның җиңелүенә китерә. Без югарыда урыс язучысы М.Херасковның «Россияда» әсәрендә Сөембикә образына зур урын бирелгәнлеген әйткән идек. Бу теманы махсус өйрәнгән галим Фатих Урманче менә нәрсә яза:

 «Ил куркыныч бер хәлгә калганда, Сөембикә казанлыларга махсус нотык белән мөрәҗәгать итә. Әйтергә кирәк, Сөембикәнең патетик-трагик рухта яңгыраган нотыгы – поэманың иң көчле урыннарыннан. «Безнең илаһи ата-бабаларыбыз булган Чыңгыз белән Атилла алдында бөтен дөнья калтырап торадыр иде, – ди ханбикә. – Безне Җиһан скифлар дип белә иде. Җиһандагы барлык халыклар алдында шөһрәт вә дан казанган шушы халыкның варисларымы сез? Кайчандыр тик безнең рөхсәт белән генә тәхеткә утырып, безгә һәрвакыт тугрылык сакларга ант итеп, ясак түләп торган коллар хәзер безгә каршы баш күтәрмәкче булалар. Хәзер инде Казанның көче бетүгә йөз тоткан. Тау ягы безнең ихтыярга буйсынмый. Дошманнар безне үзләренә буйсындырырга тырыша! Кем соң безгә яный, безне куркытмакчы була? Безгә әле күптән түгел генә ясак түләп торган халыклар! Әгәр сез алардан куркасыз икән, барыгыз көтү көтәргә! Онытыгыз данлыклы ата-бабаларыгызны! Онытыгыз ватаныгызны! Яисә уяныгыз, булыгыз скифлар кебек!» (Фатих Урманче. М.М.Херасковның «Россияда» поэмасында – Сөембикә // Сөембикә ханбикә. – Казан, 2001, Б.94.)

 Моны бит урыс кешесе яза, ул Сөембикә ханбикәнең чын мәгънәсендә көрәшче, көчле рухлы лидер икәнлеген танып яза! Димәк ки, 1550 елда урысларның Казанны ала алмауларында Сөембикә ханбикәнең роле бик зур булган, хәтта хәлиткеч булган! Шул вакыйганың тере шаһиты  Кол Шәриф хәзрәтләре үзенең «Зафәрнамә-и вилаяте Казан» әсәрендә Казан өчен сугышның ни дәрәҗәдә куркыныч һәм каты булганлыгын язып калдырган. Ул урысларның Сафагәрәй хан үлеменә чиксез шатланып, Казан өстенә ябырылуларын тасвирлый, Явыз Иван турында «...ул денсез кяфер, тәкәббер, кинәле, ямьле көннәрне бозучы, дөньяга фетнә салучы ике шайтанның берсе иде», дип яза, «...имансыз Иван, башта булган бөтен гаскәре, сансыз туплары, төфәңнәре, чама белән сигез йөз меңлек гаскәре белән килеп, Казан шәһәренең әйләнә-тирәсен сарып-чолгап алдылар. Кяферләрнең гаскәре кырмыска һәм саранчалардан да аз түгел иде. Алар, Яэҗүҗ һәм Мәэҗүҗ нәселеннән булып, Адәм нәселеннән түгелләр иде», ди. (Кол Шәриф һәм аның заманы. Кул Шариф и его время. – Казан, 2005, Б.17.)

 Әлбәттә, урыс гаскәре монда бик күп күрсәтелгән, әмма аларның иксез-чиксез санда булуын тарихчылар да танырга мәҗбүр. Моның өстенә урыслар кулындагы утлы корал, алманнар идарә иткән туплар, аларның Казан өстенә көне-төне утлар чәчеп гөрселдәп атып торулары... Казан кирмәне чолганышта, урыс-нугай гаскәре инде Болак һәм Черек күл буенда... Һәм Сөембикә ханбикә үзенең гаскәре белән шушы чирүгә каршы торган, ул халкын дошманга каршы көрәшкә оештыра һәм күтәрә алган. Казанның һәр капкасында татарның батыр угланнары сакта торган, урамнарда ике гаскәр бугазга-бугаз килгән, «кыскасы, ике гаскәр, тимергә чолганып, бер-берсенә каршы торып, сугыш һәм көрәш белән мәшгуль булдылар», дип яза бу турыда Кол Шәриф хәзрәтләре.

 Кол Шәриф Казан өчен бу сугыш «уналты кичә һәм көндез туктаусыз өзелмичә дәвам итте», дип яза, ахырда «рухы төшкән кяфер кире ташланды һәм каһәрләнеп чигенде», ди. Әлбәттә, сугыш булгач, ике яктан да югалтулар була, әмма Кол Шәриф язганча, урыс гаскәре тулысынча кырып салына. «Бәхете кара һәм җиңелгән дошманны казанлылар шулкадәр кырдылар ки, «аларның барлык эзләре җир йөзеннән агып китте», – дип, Кол Шәриф изге Коръән аятьләрен китерә. – Тәңре явыз кавемне соңгы кешесенә кадәр юк итте, Тәңрегә мең шөкер булсын. Каланың ике тарафында кара кяфер үлесе кылыч һәм хәнҗәр ризыгы, кортларга ризык булып ятырлар иде. Аяк басарлык та җир калмады». (Күрсәтелгән хезмәт, Б.20. )

 Әмма Сөембикә ханбикә тышкы дошманны җиңә алса да, ил эчендәге каршылыкларны җиңә алмый, һәм алар аның башына җитәләр. Бер яктан – урысларның Зөягә килеп урнашулары, икенче яктан – ханлыкның үз эчендә Сөембикәгә каршы фетнә күтәрелүе, кырымлыларның Казанны ташлап чыгулары һәм харап булулары вакыйгалар агышын кискен үзгәртә – татар ханлыгы үзенең бетүенә юл тота. Сөембикә ханбикәне нәни улы Үтәмешгәрәй белән мәскәүләр кулына тапшыру шул фаҗиганең башы була. Һади Атласи бу вакыйганы урыс елъязмаларына таянып яза, шул ук вакытта татарларның үз ханбикәсен чарасызлыктан урыслар кулына әсир итеп тапшыруларын сиздерә.

 «Бу чакта Казан иң уңайсыз хәлдә булынып, аның һичкайдан ярдәм алу ихтималы юк иде, – дип яза ул. – Сугышсыз вакытларда да тыныч тора алмаган казанлыларның, бу чакта гына тынычланып, ханлыкның яшәве өчен кирәкле булган эшләргә керешүләре мөмкин түгел иде». (Һади Атласи. Сайланма әсәрләр..., Б.211.) «Сөен-бикәнең тоткын ителүе» дип аталган бүлектә ул, урыс елъязмачыларына артык ышанып, ханбикәнең Казанда соңгы мизгелләрен бик куркыныч итеп тасвирлый. Имеш, Сөембикәнең елый-елый бит-күзләре шешенеп беткән, ул йөзен кайгыдан ертып канаткан, иренең кабере өстенә егылып, чәче-башы тузып, кычкырып елап яткан икән... Имеш, кайгыдан ул инде аяк атлап йөри алмас хәлгә килгән, аны башта култыклап, аннан күтәреп йөртә башлаганнар. Моңа ышанасы килми, чөнки мөселман хатыны, бер илнең патшабикәсе, хатын-кыз булса да, халык алдында мондый хәлләргә төшмәс иде. Сөембикә горур булган, зирәк булган, искиткеч гүзәл булган, һәм нинди хәлдә дә, шушы сыйфатларын югалтмаган.

 Урыс елъязмаларына таянып, Һади Атласи бу әсәрендә Сөембикә ханбикәнең озын-озын ике чыгыш-монологын бирә. Аларны «Сөембикәнең сыктавы» (егълавы) дип тә атарга була, урыс әдәбиятында бу популяр жанр. Беренчесендә Сөембикә, ире Сафагәрәйнең кабере өстендә канлы яшьләрен түгеп, аңа мөрәҗәгать итә, икенчесендә ул, Идел буенча әсирлеккә китеп барганда, Казан каласына карап соңгы бәхилләшү сүзләрен әйтә. Сөембикәнең бу сыктаулары әдәби яктан да, мәгънәви яктан да югары дәрәҗәдә эшләнгән, Атласи монда чын әдип буларак ачыла, ул әсир ханбикәнең халәтен җан тетрәндергеч сүзләр аша җиткерә алган.

 «И-и минем сөекле падишаһым, мин сөекле углың илә Рус йортына тоткын булып китәмен, – дип сөйли ул моңлы тавыш белән. –  ...Мин синнән аерылмыйм, көлке һәм мыскыл ителер өчен телләре һәм диннәре башка булган ят җиргә китмим. ...Мин кайгымны кемгә сөйлим: углыма сөйлимме – ул сөттән аерылмаган; атама сөйлимме – ул моннан бик ерак; казанлыларга сөйлимме, – алар бит үз ирекләре илә ант итеп мине русларга бирделәр. ...Менә монда, ишек төбендә, мәрхәмәтсез гаскәрләр торалар, алар мине, ерткычлар кыр кәҗәсен алып киткән кебек, синең яныңнан алып китмәкче булалар. Бер чагында синең хатының булган, бөтен Казан падишаһлыгының бикәсе саналган кеше хәзерендә кызганыч тоткын, ярлы һәм арык кол булып калды. Борынгыдан куанычлар, андагы кәеф-сафалар өчен хәзерендә еглаулар, ачы күз яшьләре килде. Электәге ханлык шатлыклары урынына мине рәнҗүләр, кайгылар, бәлаләр чормады». (Күрсәтелгән хезмәт, Б.216.)

 Сөембикәнең Казан белән бәхилләшүе дә Атласи тарафыннан югары стильдә, көчле хиссият белән, нәфис әдәби телдә язылган. Ханбикә Казанның көчле, мәгърур, бәхетле чакларын искә төшерә, кат-кат әрнеп, «кайда хәзер ул бәйрәмнәр, ул шатлыклар, кайда синдәге угланнарың, мирзаларың, матур кызларың» дип сорый да, «барысы да югалды, бетте», дип нәтиҗә чыгара. «Хәзер синең ул урыныңда халыкның ыңгырашуы, уфылдавы, еглавы, үксүе генә калды, хәзерендә анда синең кешеләреңнең каннары агадыр, ачы яшьләре коеладыр, рус кылычы аларны бетергәнчегә чаклы кипмидер», дип өзгәләнә. Сөембикә бу хәлләр өчен Шаһгалине һәм казанлыларны гаепли, үзенә килгән кайгылар алар башына да килсен, дип тели. Әлбәттә, тормышта, бәлки, алай ук та булмагандыр, мөселман хатыны кеше каргап утырмас, әмма урыс елъязмалары артыннан Атласи да шуларны кабатлаган. Сөембикә Казанда кечкенә генә җирдә яшәргә дә риза булуын әйтә, атасы йортына, нугай далаларына кайтып китәсе килүен дә сөйли. Әмма аның иң көчле теләге – «Мәскәүгә баруга, Рус йортында мыскылланып, көлке ителеп яшәүгә караганда, ире янында булу артыграк, ачы үлемне тату яхшырак булыр иде», ягъни Сөембикә әсир булуга караганда. Казанында үлүне артыграк күрә.

 «Кызганыч син, канлы, кайгылы шәһәр! – ди ул, Казан белән бәхилләшеп. – Синең башыңнан таҗың төште. Син хәзерендә тол хатын кебек булып калдың. Син хуҗа түгел инде – кол булдың. Синең атаклылыгың барысы да китте. Син, башсыз арыслан кебек, хәлсез калып беттең. Һәрбер падишаһлык гакыллы падишаһ илә идарә ителә, көчле гаскәр илә сакланыла. Шулар булмагач, кем синең падишаһлыгыңны алмас?» (Күрсәтелгән хезмәт, Б.219.)

 Һәм шулай була да – моңа тарих шаһит. Сөембикә ханбикәне 1551 елның августында Мәскәүгә әсир итеп бирәләр, нәкъ бер елдан урыслар килеп, Казанны да канга батырып яулап алалар. Инде ханбикә генә түгел, милләт кол ителә, һәм бу коллык гасырларга сузыла... «Сөен-бикә» әсәрен язганда, Һади Атласи бу фаҗигане бөтен йөрәге белән тойган, аның сәбәпләрен аңлаган, шуларны милләткә дә аңлатып калдырырга тырышкан. Әлбәттә, Атласиның кайбер сүзләре, милләтне гаепләүләре кайвакытта артык кискен булып тоела, әмма аны да аңларга мөмкин – ул тарихчы, бүгенге хәлебезнең дәүләт югалту фаҗигасе нәтиҗәләре икәнен яхшы белә. Шуңа күрә ул кайта-кайта нугай мирзаларының Казан һәм Сөембикә алдында гаепләре турында ачынып яза, мөселман буларак аларның зур гөнаһлы булуларын әйтә.

 «Сөембикәнең авыр үлем илә вакытсыз үлүендә казанлыларның ничаклы гөнаһлары булса, нугай мирзаларының да шулчаклы гөнаһысы булды, – дип нәтиҗә ясый Атласи. – Болар Сөембикәнең аһ-ваһларыны ишетмәделәр, ул бичараның канлы яшьләрен туктатыр өчен аз гына булса да егетлек күрсәтмәделәр. Руслар Казан өстенә йөргән чагында нугай мирзалары Казанга ярдәм итсәләр, Иванның аз гына бүләкләренә алданмаенча, Рус йорты өстенә йөргән булсалар иде, Казан руслар кулына китми калган, Сөен-бикә дә шушы кызганыч хәлгә төшмәгән булыр иде.» (Күрсәтелгән хезмәт, Б. 240.)

 Атласиның бу әсәре «Сөен-бикәне сагыну» һәм «Сөен-бикә манарасы» дип аталган кыска-кыска бүлекчәләр белән тәмамлана. Беренчесендә ул Казан халкының Сөембикәне һаман сагынуын, аның яхшылыкта һәм матурлыкта тиңе булмаган патшабикә булуын яза, «татар хатыны тагы да шундый булдыклы хатыннар тугдырсын иде», дип тели. Соңгы бүлекчәдә исә Атласи Сөембикә манарасының татар заманында ук салынган булуы турында мәгълүмат бирә, аның татар телендә «Хан мәсҗеде», дип, ә рус телендә «Сөембикә манарасы» дип атап йөртелүен әйтә. «Минем белүемчә, Сөен-бикә манарасы диеп аталуы Казаннан киткән чагында Сөен-бикәнең шушы манара янында ире Сафагәрәйнең кабере илә исәнләшүе сәбәпле булырга кирәк», дип нәтиҗә ясый Атласи.

 Күргәнебезчә, «Сөен-бикә» әсәре – Һади Атласиның иң яратып язган хезмәте, монда хис белән акыл, мәхәббәт һәм нәфрәт бергә кушылган, тарихчы татар ханбикәсенең олуглыгын һәм фаҗигасен бөтен барлыгы белән ачып биргән. Атласи, татар тарихчыларыннан беренчеләрдән булып, Сөембикә ханбикәне милләткә кире кайтара, аның нурлы йөзеннән тарихның канлы тузаннарын юып, киләчәккә юллый... Без дә бүген шул Сөембикәне беләбез, шуны яратабыз, шуны олылап искә алабыз...

Атласиның Бөгелмә чоры һәм икенче төрмәсе

 1917 елдан Һади Атласиның Бөгелмә чоры башлана, ягъни ул гаиләсе белән Бөгелмә шәһәренә күчеп килә. Бу күчүнең дә үз сәбәпләре булган, әлбәттә. 1909 елгы хөкем карарыннан соң патша чиновниклары Атласиның Әлмәттәге кыз балалар мәктәбен ябалар, үзен каты күзәтү астына алалар. Әмма Һади Атласи, хатыны Хөсникамал абыстай белән бергә, 1915 елда тагы кыз балалар өчен үз акчасына мәктәп ача, тик 1916 елда патша чиновниклары аны да ябалар. «Атласи тарих, география кебек фәннәрне укытса, хатыны Хөсникамал балаларга гарәпчә уку-язуны өйрәтә, – дип яза тарихчы Алсу Мөхәмәтдинова. – Бераз вакыттан соң патша чиновниклары бу мәктәпне ябалар. Һ.Атласиның укучысы Г.М.Мостафина-Рафикова истәлекләрендә язылганча, «язгы шатлыклы уку көннәренең берендә география дәресенә бер усал чиновник килеп керә. Ул дивардан хаританы тартып ала. Ә мөгаллимне – Һади абыйны – үзе белән алып китә». Күрәсең, мондый мәктәпнең эшчәнлеге властьлар тарафыннан рөхсәт ителмәгән булгандыр». (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның тормыш юлы һәм эшчәнлеге // Һади Атласи. Тарихи-документаль җыентык. – Казан, 2007, Б.30.)

 Әлмәттә узган соңгы елларында Атласиның күләмле хезмәтләр язуы билгеле түгел, бәлки ул «Казан ханлыгы» китабының дәвамы өстендә эшләгәндер, әмма ул басылып чыкмаган, кулъязмалар калмаган. 1915 елның 28 февралендә Фатих Кәримигә язган хатында Атласи: «Бөгелмә өязе хакында да бик кыйммәтле мәгълүмат һәм иске документлар җыйган идем», дип хәбәр итә, әмма алар да соңыннан матбугатта күренми. 1915 елда Атласиның бер генә язмасы билгеле, ул  «Шиһаб хәзрәт кем иде?» дип атала. Ул Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләренең йөз еллыгы уңаеннан язылган һәм «Мәгариф» нәшриятында уртак җыентыкта дөнья күргән. Һади Атласи Шиһабетдин Мәрҗанине «олуг муслих (реформатор)», дип атый, аны хәтта католик-реформатор Лютер белән янәшә куя, «шимал мөселманнары арасында бер мөселман Лютеры пәйда булды», дип яза. Атласи, шул рәвешле, татар динендә булган төрле ырым-шырымнарга, мәҗүси йолаларга, ишан-мөридлекләргә тагы бер тапкыр кискен рәвештә каршы чыга, боларны наданлык галәмәтләре, дип атый, Мәрҗанине саф исламны кире кайтаручы, дип бәяли. «Менә шушы меңьеллык шомлы кагыйдәләрнең картлыкларына һичбер игътибар итмичә, «әл-хакк әхакку бил-иттибаг» өндәве белән безнең мөҗаһид, мәйданга чыгып, аларның тамырларыннан тетрәтте, – дип яза ул. ...Мәрҗанинең һөҗүме исә бик уңышлы чыкты. Заманасына муафыйк бик ачы каләм кулланып, шушы зәһәрле каләмнең очын катып калган бозык галимнәрнең туңган калебләренә илтеп кадады. Иң кирәге дә шунысы иде. ...Яман шешләр кызган тимерләр белән дәваланган кебек, яман игътикадлар да фәкать Мәрҗани каләме кебек кызу каләмнәр белән генә дәваланачаклар иде».

 Әйткәнебезчә, Атласи һәртөрле фанатизмга, наданлыкка, ислам битлеге астында эшләнгән ырым-шырымнарга кискен каршы булган, ул һәр заман алгы урынга мәгърифәтне, гыйлемне куйган, «чын дин Коръән белән хәдистән генә гыйбарәт», дип язган. Атласи Шиһабетдин хәзрәтне бөтен барлыгы белән таный, аның хезмәтләренә зур бәя бирә, остазы итеп кабул итә. «Мәрҗаничә милләтнең тәрәккые белән исламның саф хәленчә саклануы «нигез» итеп алынганнан, аның сөйләгән җөмләләренең һәрбере шушы максатларны аңлатудан гыйбарәт булулары белән бәрабәр, дини һәм дөньяви нәтиҗәләрен биргәннәр иде», дип яза ул.

 Шушы мәкалә белән Атласиның Әлмәт чоры ябыла, алда аны кайнап торган яңа тормыш, шомлы тормыш, канлы язмыш көтеп тора... Атласи әле боларны белми, ул Бөгелмәгә зур өметләр һәм дәрт белән күченә. Аңа нибары 40 яшь, янында – яраткан хатыны, балалары, артта – милләт өчен язган зур-зур хезмәтләре, алда – тагы да зуррак эшләр башкарырга план-өметләр... Татар зыялылары февраль революциясен шатланып каршы ала, Һади Атласи да шулар арасында була. Ничә гасырлар буе татар милләтен изеп торган патша режимының бәреп төшерелүен алар азатлык алган кебек кабул итәләр, әмма яңа режимнарның үзләре өчен нинди коточкыч язмыш әзерләгәнен татар зыялылары белми әле…

 Һади Атласи гаиләсе белән Бөгелмәгә күчеп килгәндә, ул инде гөрләп торган шәһәр була, анда сигез мең кеше яши, биредә күпсанлы мәгариф учреждениеләре белән бергә, тимер юл вокзалы, почтасы-банклары эшләп тора, хәтта хәрби часть та була. Урыс шәһәре исәпләнсә һәм Самара губернасына караса да, Бөгелмәдә мәчет-мәдрәсәләр дә, танылган татар байлары, киңәш-табыш итәрлек кешеләр дә була. Биредә Атласины мәгърифәтче буларак яхшы беләләр, аңа зур хөрмәт белән карыйлар, килү белән өяз земство идарәсе әгъзасы итеп сайлыйлар, ә инде 1918 ел башында ул инде бу оешманың рәис урынбасары була. Һәм Һади Атласи бөтен көчен Бөгелмәдә милли мәгарифне торгызуга, татар мәктәпләре ачуга, милли кадрлар әзерләүгә бирә. Шунысын да әйтергә кирәк: Бөгелмәдә совет власте 1918 елның 22 февралендә генә урнаштырыла, Атласины алар да, тәҗрибәле педагог буларак, үзләренең башкарма комитетларына сайлап куялар, галим милли мәгариф өлкәсендә эшчәнлеген дәвам итә.

 Әмма Атласи, ул вакытта ук милләтнең танылган бер кешесе буларак, Бөгелмәдә генә бикләнеп ятмый, ә милләт язмышы хәл ителә торган бөтен зур җыеннарда һәм эшләрдә дә катнаша. Ул 1917 елның маенда Мәскәүдә үткән беренче Бөтенроссия мөселманнары корылтаенда катнаша һәм чыгыш ясый, шул ук елның июлендә Казанда үткән икенче Бөтенроссия мөселманнар корылтаенда өч тапкыр чыгыш ясый. Атласины бигрәк тә, тәҗрибәле тарихчы буларак, бу яңа власть-режим шартларында татарларның милләт буларак Россиядә тоткан урыны, алга таба хокукый-дәүләти статусы мәсьәләләре борчый. Исегезгә төшерәбез – бу әле Вакытлы хөкүмәт заманы, 17нче елның җәе, большевикларның октябрь түнтәрелешенә кадәр әле берничә ай вакыт бар. Һәм татарлар, форсаттан файдаланып, җиң сызганып, гасырлар буе хәл ителмәгән үз проблемаларын чишәргә алыналар, эшне милләтнең дәүләти статусын билгеләүдән башлыйлар.

 Бу заманда «автономия» сүзе-термины бик популяр була, Габдрәшит Ибраһим хәтта шул турыда махсус хезмәт тә яза. Татарлар автономия-мохтариятне милли дәүләтчелеккә бер адым итеп карыйлар, гасырларга сузылган коллыктан соң аны милли үзбилгеләнү, дип кабул итәләр. Татар зыялылары арасында «милли-мәдәни мохтарият» яки территориаль автономия статусы турында айлар буе кайнар бәхәсләр бара, Мәскәү корылтаенда туфракчы-территория тарафдарлары җиңгән булса, Казанда инде милли-мәдәни автономия яклылар өскә чыга. Һади Атласи, төркиче-туранчы пантюркист буларак, милли-мәдәни мохтариятне яклый, чөнки бөтен Рәсәй империясе буйлап сибелгән төрки-татарларны бер Татарстан канаты астында гына саклап калып булмасын яхшы аңлый.

 «1917 елның июлендәге мөселман корылтае утырышында Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының милли-мәдәни мохтарияте игълан ителә, – дип яза галимнәр. – Садри Максуди җитәкләгән Милли-мәдәни мохтариятне гамәлгә ашыру коллегиясенә Һади Атласи да сайлана. Соңгысы ул вакытта әле Россия составында татарларның милли үзбилгеләнүен тормышка ашыру идеясенә ышана торган була. Һ.Атласи Вакытлы хөкүмәт белән бәйле демократик үзгәрешләргә шактый өмет баглый. Әмма бу өметләр акланмый. Тора-бара Атласи Россиядә ирекле һәм тигез хокуклы милли үсеш өчен реаль мөмкинлекләр һәм шартлар юклыгы турындагы фикергә килә». (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның тормыш юлы..., Б.31.)

 Һади Атласи бу фикергә килгәнче, әле ил тормышында да, милләт тормышында да давыллы вакыйгалар булып уза, вазгыять яшен тизлегендә үзгәрә, һәм бу үзгәрешләр алга таба татар файдасына булмый. 1917 елда, искечә октябрьдә, яңа стиль белән 6 ноябрьдә хакимиятне большевиклар басып ала, шул ук айның 20 ноябрендә (3 декабрь) Уфада Милләт Мәҗлесе эшен башлап җибәрә, Һади Атласи да анда депутат буларак катнаша. 120 депутаттан торган Милләт Мәҗлесе иллешәр кешелек ике зур фракциягә – «төркче»ләргә һәм «тупракчылар»га бүленә, тагы берничә вак төркем дә була. Һади Атласи «төркче»ләргә, ягъни милли-мәдәни мохтарият төркеменә керә, Гаяз Исхакый да шунда була, Милләт Мәҗлесе рәисе Садри Максуди дә шушы идея тарафдары була. Милләт Мәҗлесе шунда ук комиссияләргә бүленеп эшли башлый, Һади Атласи исә яңа кануннар проекты комиссиясенә һәм тупраклы мохтарият комиссиясенә әгъза булып керә. Шунысын да әйтергә кирәк: Атласи соңыннан «тупракчылар», ягъни территориаль автономия тарафдары булып китә, чөнки бу идея дәүләтчелеккә якынрак торганын аңлый.

 Милләт Мәҗлесе ике айга якын баш күтәрми эшли, каршылыкларны, икеләнүләрне, бәхәсләрне җиңә-җиңә, Идел-Урал дәүләтен игълан итәргә әзерләнә һәм 1917 елның 20 декабрендә, яңа стиль буенча 1918 елның 2 гыйнварында Галимҗан Шәрәф тарафыннан булачак татар дәүләте проектлары тәкъдим ителә. Һади Атласиның яңа кануннар проекты комиссиясендә эшләвен истә тотсак, Идел-Урал дәүләте проектын булдыруда аның да катнашы бар икәнен аңларбыз. Галимҗан Шәрәфнең чыгышыннан бер өзек:

 «Үткән көннәре шанлы, алдагы көннәре парлак татарларның (төрк-татарларның) мөхтәрәм вәкилләре!

 Бөек дәүләт эшлеклесе Блунчлу «дөньяда никадәр милләт булса, шуның кадәр дәүләт булырга тиеш», дип әйткән. Аның теләгенә кайсыгыз кушылмый? Дөньяның башка милләтләре белән кулга-кул тотынышып яшәргә кайсыгыз теләми? Милядтан элек V гасырда Аурупаны басып алган һун төркләре, VI йөздә Азияне басып алган түкью төркләре, XII гасырда бөек яулап алучы Чыңгыз һәм аның балалары дәүләт корганнары өчен түгел, шулай ук бабаларыбыз Болгар ханлыгын яки Казан ханлыгын төзегәннәре өчен түгел, бәлки киләчәктә безнең дә яшәргә хакыбыз булганы өчен үзебезгә аерым дәүләт төзү фикерен алга сөрәбез. Ата-бабаларыбыздан калган тарихи әсәрләр һәм исемнәр исебезгә төшкәндә, кайсыбыз гына «кайчан без мөстәкыйль ил төзү уңышына ирешербез соң?» дип уйламый икән? Моңарчы ясаган һәр адымыбызны бу теләгебезгә якынлашу өчен ясый иде». (Надир Дәүләт. Милләт Мәҗлесе. – Казан, 2008, Б.227-228.)

 Бу текстны әзерләүдә тарихчы, Милләт Мәҗлесе депутаты, ике мөһим комиссиянең әгъзасы Һади Атласиның да кулы, тәэсире сизелә. Әйе, борынгы төркиләрнең дан-шөһрәте, һуннар һәм скифлар турында, Чыңгыз хан, Болгар вә Казан ханлыклары турында моңа кадәр ул язды, милләтне гафләт йокысыннан уятып, янә шул бөеклекләргә әзерләде. Һәм менә ул көн килде – дүрт гасырлык коллыктан соң, 1918 елның 6 гыйнварында Милләт Мәҗлесе Идел-Урал дәүләтен төзү турында карар кабул итә! Проектта ул «Идел-Урал өлкәсе» дип язылса да, соңрак «Идел-Урал штаты» дип әйтелсә дә, бу – бәйсез татар дәүләтен игълан итү була. Нибары 7 маддә-статьядан торган бу тарихи карар 1990 елның 30 августында Татарстан Югары Советында кабул ителгән дәүләт бәйсезлеге Декларациясенә тәңгәл килә. Һәм бу изге эшләрнең башында, Садри Максудилар, Гаяз Исхакыйлар белән бергә, татар тарихчысы Һади Атласи да тора.

 «1. Эчке Русия вә Сибирия мөселманнарының Милләт Мәҗлесе үз милләтенең күпчелеге яшәгән Көньяк Урал белән Урта Идел даирәсе арасында бу җирләрдә яшәгән башка милләтләрнең милли һәм икътисади мәнфәгатьләрен күз уңында тотып, мохтар (автономия) ил (өлкә) төзүне кирәкле тапты», дип башланып китә бу тарихи документ. Әйе, анда да, монда да – милләтләргә һәм диннәргә тигез хокуклар, Россия белән Кушма Штатлар дәрәҗәсендә эш йөртү, әмма шул ук вакытта, кайбер вәкаләтләрне Россия карамагында калдыру... Соңгысы күбрәк Татарстан белән Россия арасындагы Шартнамәгә туры килә. Милләт Мәҗлесе үзенең эшен 1918 елның 11(24)  гыйнварына кадәр дәвам итә, бу вакыт эчендә Милли идарә-хөкүмәт, министрлыклар төзелә, Конституция кабул ителә, бюджет раслана, милләт өчен мөһим мәсьәләләр карала, болар барысы да матбугатта яктыртылып барыла.

 «Әйтергә кирәк, Милләт Мәҗлесенең беренче чакырылышы депутатлары парламентар системаны бик уңышлы эшләтеп җибәргәннәр, – дип яза галим Надир Дәүләт. – Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, 365 ел үткәч, бу региондагы татар-башкорт халкының тәүге тапкыр үз иреге, үз ихтыяры белән демократик сайлаулар нигезендә Русиядәге бик буталчык вазгыять шартларында милли парламент оештыруы, әлбәттә, тәкъдир итәрлек вакыйга». (Надир Дәүләт. Милләт Мәҗлесе..., Б.271.)

 Милләт Мәҗлесенең икенче чакырылыш сессиясе шул ук елның 1 маенда җыелырга тиеш булса да, ул булмыйча кала. Инде тарихтан билгеле булганча, большевиклар Казанда Идел-Урал штаты игълан итәргә ирек бирмиләр, 28 февраль төнендә корылтай җитәкчеләрен кулга алалар, 1918 елның язында совет хакимияте Милләт Мәҗлесе карарларын юкка чыгара. Кызганычка каршы, милләт алдында, тарих алдында кылынган бу җинаятьчел эшләрдә үзебезнең татар коммунистлары да катнаша. Бу хакта тарихчы-галим Индус Таһиров менә нәрсә яза:

 «В записке на имя В.И.Ленина 7 августа 1919 г. М.Султан-Галиев писал: «Ликвидация Всероссийского Мусульманского Совета, Всероссийского Мусульманского Национального Совета, Национального парламента мусульман внутренней России в момент, когда все они угрожали превратиться в активных противников большевизма, – вот моя основная заслуга перед революцией.» В записке особо подчёркивается, что «декреты об их устранении были изданы лишь после совершившегося факта». (И.Р.Тагиров. История национальной государственности татарского народа и Татарстана. – Казань, 2000, стр.180.)

 1918 елда милли корылтайларны һәм оешмаларны куып тараткан, милли лидерларны кулга алуда катнашкан Мирсәет Солтангалиев ун елдан үзе дә шушы хакимият тарафыннан кулга алына, Соловки төрмәләренә озатыла. Бирегә шулай ук Һади Атласи да сөргенгә сөрелә һәм алар биредә очрашалар... Дөрес, соңрак Мирсәет Солтангалиев та төрки берлек, милли дәүләтчелек идеясенә килеп чыга, әмма аларның бу хыяллары тормышка ашмый кала, Атласи – 1938 елда, Солтангалиев 1940 елда төрмәдә Сталин палачлары тарафыннан атып үтерелә...

 Хәзер тагы 1918 елның яз айларына кайтыйк. Милли лидерларның бер өлеше кулга алынган, бер өлеше чит илләргә чыгып качкан, бер өлеше ил эчендә качкынлыкта йөри... Атласи исә яңадан әйләнеп Бөгелмәгә кайта. Ул арада Бөгелмә дә кулдан-кулга күчеп йөри башлый, аны әле аклар, әле кызыллар ала, ул чехлар кулында да була, Колчак явын да күрә. Нинди хакимият килсә дә, укытуларны алып барырга, эшне дәвам итәргә кирәк, һәм Һади Атласи шулай эшли дә. Ул Бөгелмәдә Укытучылар семинариясендә белем бирә, төрле урыннарда тарих, география буенча лекцияләр укый, алман телен укыта. Бу чорда Атласины укытучылар съездында консультант итеп сайлыйлар, ул шулай ук Бөгелмәдә балалар йорты ачтыруга ирешә, милли мәгариф өлкәсендә күп көч куя. Һади Атласи мәктәбендә белем алган мәгърифәтче Вәли Хаҗиевның истәлекләреннән күренгәнчә, 1918 елның маенда Казанда үткән мөселман укытучыларының Бөтенроссия корылтаенда төбәкләргә ярдәмгә алты төркем җибәрелә, Бөгелмә төркемендә Һади Атласи, Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар, Сабир Уразманов та була, соңыннан аларны бергә атып үтерәләр. Бу төркем өстендә урында наданлыкны бетерү, укытучылар әзерләү курслары оештыру, милли белгечләр әзерләү бурычы була, болар барысы да советлар күзәтүе астында алып барыла. Милләткә белем бирү хакына, Атласи монысына да риза була, Бөгелмә төбәгендә мәгариф өлкәсен җигелеп тарта башлый.

 Ул арада Бөгелмәне Колчак яулары басып ала, советлар шәһәрдән чыгып кача, Атласи исә, һәрвакыттагыча, халык белән кала, эшен дәвам итә. Тәҗрибәле бу педагогны яңа хакимият тә күреп ала һәм аны земство идарәсе рәисе итеп куялар. Менә шушы хәл алга таба Атласи язмышына зур үзгәрешләр кертә һәм хәтта куркыныч астына куя. 1919 елның маенда аклар Бөгелмәне ташлап чыкканда, земство идарәсен дә башка урынга күчерәләр, аның җитәкчесе Атласи да шәһәрдән китеп торырга мәҗбүр була. Менә шушы вакыттан Атласиның бер елга сузылган, билгесезлеккә юнәлгән сәяхәте башлана. Башта ул колчакчылар белән Уфа, Златоуст шәһәрләренә килә, аннан – Чиләбе, биредә Атласи, алардан аерылып, үз юлын дәвам итә. Ни өчен Атласи Колчакка ияреп, ахыргача бармаган соң? Чөнки ул акларның да, кызылларның да милли мәсьәләдә бертөрле карашта булуларын, татарларга да, башка милләтләргә дә ирек бирмәячәкләрен шушы сәфәрендә яхшы аңлаган. Аклар үзләре дә бу татар милләтчесеннән шикләнә башлаганнар, аны теләсә кайсы урында атып үтерергә мөмкиннәр иде. Һәм Атласи алардан аерыла. Әмма Бөгелмәгә кире кайту да куркыныч булган – ул бит советлар өчен инде ышанычсыз кеше! Галимнәрнең язуынча, Һади Атласи алга таба Европага, Германиягә китәргә уйлаган, әмма чикне уза алмаган. Көзгә таба ул Троицк, Актүбә, Гурьев, Петровский калалары аша Иранга килеп чыга, бу хәл 1919 елның 28 сентябрендә була.

 Бер караганда, менә ул – ирек, Рәсәй коллыгыннан да, советлар эзәрлекләвеннән дә котылу! Алга таба Иран аша Төркиягә дә, гарәп илләренә, хәтта Европага да чыгып китәргә була! Әмма бәндәне тәкъдир йөртә, диләр шул… Иранда яшәүче татарлар Атласины анда калырга күпме үгетләсәләр дә, мәдрәсә-мәктәпләр ачып бирергә вәгъдә итсәләр дә, ул Азәрбайҗанга чыга. Беренчедән, әле ул вакытта Азәрбайҗанда совет власте урнашып өлгермәгән була, икенчедән, биредә аның Думада депутат чакларыннан танышып калган фикердәшләре, көрәштәшләре яши. Бәлки, Азәрбайҗанда урнашып калып, гаиләсен дә шунда китертергә уйлагандыр. Атласиның 1920 елның сентябрендә Бакуда узган Шәрык халыклары корылтаенда катнашуы да билгеле.

 «Иранда озак тормыйча, ул Бакуга кайта, – дип яза бу чор турында тарихчылар. – Биредә Һ.Атласи элек бергә II Дәүләт Думасында эшләгән мөселман җәмәгать эшлеклеләре белән очраша. Бакуда ул Халык мәгарифе комиссариатының төрки нәшрият бүлегендә эшли. «Азербайджанец» газетасында берничә мәкаләсен бастыра. Һ.Атласига Баку университетында Шәрык тарихын укытырга тәкъдим итәләр, ләкин галим тарафыннан бу чакыру кире кагыла.» (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның тормыш юлы..., Б.33.)

 Дөресен әйткәндә, Атласиның бу Баку чоры бик аз өйрәнелгән, ул хакта язмалар, хатирәләр юк дәрәҗәсендә. 1920 елның сентябрендә Азәрбайҗанда да совет власте урнаша, инде халык арасында күренә башлаган Һади Атласига да чират җитә һәм ул кулга алына. Сәбәп тә бик өстә ята – Атласиның Колчак хакимияте белән хезмәттәшлек итүе, ягъни советларга каршы эшләве. Чистай Ревтрибуналы документларыннан күренгәнчә, Атласины кулга алуны сорап, Бакуга телеграмманы Бөгелмә идарәсе җибәргән була.

 «... Атласов ...в течение года находится в Азербайджане – столице демократической республики, с рядом лидеров которой (М.Э.Расул-Заде, Хан-Хойский и др.) он поддерживал дружеские отношения ещё с «думских времён», – дип яза бу хакта Булат Солтанбәков. – После падения Азербайджанской Республики Атласов был арестован в сентябре 1920 г. и содержался в Баиловской тюрьме вместе с Расул-Заде». (Б.Ф.Султанбеков. Хади Атласов предупреждает // Б.Ф.Султанбеков, С.Ю.Малышева. Трагические судьбы. – Казань, 1996, стр.85.)

 Азәрбайҗанда Һади Атласи белән Рәсүл-Задәне төрмәдән коткару өчен бик зур көчләр хәрәкәткә килә, Нариман Нариманов, Тукембәтов бу хакта хәтта шул чагында Кавказда булган Сталинның үзеннән дә сорыйлар. Сталин ярдәм иткәндерме-юкмы, әмма ул чагында Атласины атып үтермичә калалар, ул гаеп белдерелмәгән килеш өч ай төрмәдә ята. Күренекле азәрбайҗан җәмәгать эшлеклесе И.Яһудин ревкомга Атласины яклап хат яза, Нариманов эшне тизләтергә кушып, имзасын сала. Нәтиҗәдә, Атласи артыннан Бакуга Бөгелмә милиционеры Марк Германюк килә һәм аны тоткын буларак алып кайтып китә. 1921 елның апрелендә Бөгелмәдә Атласига суд була. Аңа каршы шаһит итеп үзебезнең татарларыбыз Шәңгәрәев, Исхаков, Рахманкулов китерелә, хөкем документларыннан күренгәнчә, алар шактый буталчык күрсәтмәләр бирәләр. Әйе, Атласи Бөгелмәгә аклар килгәч, аларга хезмәт итәргә мәҗбүр булган, яңа хакимият басымы астында, Колчакка котлау телеграммасы да җибәргән, соңыннан аларга ияреп китеп тә барган. Шул ук вакытта ул шул ук Закир Исхаковны аклар төрмәсеннән коткарган, Салих Рахманкуловны да зинданнан азат иткән, ә кызыл комиссар Зыя Гыймазетдиновны аклар үтерүеннән үз өендә яшереп алып калган. Суд барышында болар барысы да ачыла.

 Бу суд эшен Чистай районы Революцион трибуналы карагач, күп галимнәр хөкем эшен Чистайда булган, дип язалар, әмма бу дөреслеккә туры килми. Атласига суд 1921 елның 22 апрелендә Бөгелмә шәһәрендә була, моның берничә дәлиле бар. Беренчедән, Һади Атласиның улы Угыз Атласов үзенең истәлекләрендә «1921 ел. Бөгелмәдә Чистай трибуналының утырышы бара», дип яза. (Угыз Атласов. Әтием турында хатирәләр // Һади Атласи. Тарихи-документаль җыентык. – Казан, 2007, Б.61.) Икенчедән, Чистай Трибуналы «Заключение»сендә Атласов эшен урынга барып (выездная сессия) тыңлау турында язылган: «...назначить к слушанию выездной сессии, представить обвинение гр. АТЛАСОВУ в службе (…) в антисоветской политике и эвакуации с белыми…», диелгән. (Күрсәтелгән хезмәт, Б.209.)

 Суд документларыннан күренгәнчә, Хәрби трибунал Атласины аклый, җәзадан азат итә. «...Руководствуясь революционной совестью и коммунистическим правосознанием, Суд ПОСТАНОВИЛ:

 АТЛАСОВА Гади, 45 лет, происходящего из граждан города (...) от наказания освободить». (Күрсәтелгән хезмәт, Б.216.)

 Әлбәттә, бу – могҗизага тиң котылу була, чөнки ул вакытта контрреволюцион эшчәнлек өчен терәп атканнар! Эшне Хәрби трибунал карый бит, ә алар юк-бар нәрсәгә алынмый, аклыйсы булсалар, эшне судка кадәр җиткермәсләр дә иде. Ә халык сөйләве буенча, башта Атласины атарга дип карар чыгаралар, бераздан трибунал рәисе һәм әгъзалары үзләре үк бу карарны үзгәртергә мәҗбүр булалар. Хәзер Атласиның укучысы, атказанган мәгърифәтче Вәли Хаҗиевның истәлекләреннән бер өзек китерик, ул бу мәсьәләгә бераз ачыклык кертә:

 «Атласи чехлар отрядына коммунистларны тотып биргән, диеп, хәрби трибунал аны атарга дигән хөкем чыгарган. Шунысы игътибарга лаек: хөкем карары чыгарылуга карамастан, Атласи судка килгән халыкка «Дарвинизм» дигән лекция сөйләргә теләге барлыгын белдерә. Трибунал рәисе аның соңгы теләген үтәргә ризалык бирә. Лекция тирән эчтәлекле була. Халык бу галимнең лекциясен сокланып та, кызганып та тыңлаган вакытта залга 3-4 кеше килеп керәләр дә: «Суд карары ничек булды?» – дип сорыйлар. «Атарга!» – дигән сүзне ишеткәч, бу карарның ялгыш булуын исбатлый башлыйлар. Аларның берсе, Җәләй Гыйльметдинов, Атласи фатирында өч көн чехлардан яшеренеп ятуын, Закир Исхаковны «үлем вагоны»ннан Атласиның ничек коткаруын һ.б. сөйләгәч, трибунал рәисе үзе үк үлем карарын юкка чыгарырга мәҗбүр була. Атласи бу юлы үлем җәзасыннан шулай котылып кала. (Миңа бу хакта Җәләй абый Азнакайда райком секретаре булып эшләгәндә сөйләгән иде.)» (Вәли Хаҗиев. Һади Атласи мәктәбе // Һади Атласи..., Б.354.)

 Әйе, ул чагында нәкъ шулай булган булырга да мөмкин, бик болганчык еллар бит! Ревтрибунал рәисенең ЛОНДОН фамилияле кеше булуы да, бәлки, хөкем карарын үзгәртүгә сәбәпчедер. Ә инде Атласиның дарвинизм турындагы лекциясенә килгәндә, ул аның яраткан темасы була, галим аны «яшәү өчен көрәш» концепциясе, дип атый. Угыз абыйның истәлекләреннән күренгәнчә, халык аның әтисен суд залыннан кулларына күтәреп алып чыга. «Бу вакыйганы бер карт бабай сөйләгән иде: «Миңа 13-14 яшьләр булгандыр, – дип яза ул. – Суд барган урамда шыгрым тулган халык, андый күп җыелган халыкны күргәнем юк иде. Борчылалар, кайвакытта кычкырып әйткән сүзләр дә ишетелә. Берничә сәгать узгач, Һади аганы яшь егетләр суд бүлмәсеннән кулларына күтәреп урамга алып чыгалар. Менә ул халык казанган абруйның күренеше». (Угыз Атласов. Әтием турында хатирәләр..., Б.61.)

 Һади Атласины халык өенә кадәр кулларына күтәреп алып кайта... Ә анда аны карт анасы Сәрвиҗамал әби, яраткан хатыны, фикердәше Хөсникамал абыстай, балалары Сәлма, Габделбәр һәм сабый Илтөзәр өзелеп көтеп торалар, ул төрмәдә ятканда, 1920 елда Казанда икенче тапкыр басылып чыккан «Казан ханлыгы» китабы көтеп ята, милләт өчен эшлисе тау-тау эшләр көтеп тора... Һәм тагы төрмәләр, төрмәләр, төрмәләр... Хәер, акыл иясе Һади Атласи хәзергә әле боларны белми, хәзергә аны милләте, кулларына күтәреп, өенә алып кайта, киләчәккә алып бара...

Дәвамын "Казан утлары" журналының 10нчы (октябрь) санында укырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин!!!