Логотип Казан Утлары
Тарих

Изге Мәүлид аенда Коръән ашы

Дүшәмбе көнне Мәскәү татарлары штабында Коръән ашы үтте.

Дүшәмбе көнне Мәскәү татарлары штабында Коръән ашы үтте. Штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалеев тарафынная мондый Коръән ашлары еш уздырыла. Тик бу айдагы Коръән ашы башка вакыттагы мәҗлесләрдән бераз аерыла, чөнки ул изге Мәүлид аена туры килде. Димәк бу мәҗлеснең мәгънәсе, эчтәлеге һәм кыйммәте безнең өчен аеруча мөһим! 

Мәүлид аен икенче төрле Рабигель-әүвәл ае дип атыйлар. Халыкта Мәүлид сүзе -туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата, чөнки бу айда Аллахы Тәгаләнең сөекле рәсүле Мөхәммәд Пәйгамбәр дөньяга килгән. Шуңа күрә Рабигель-әүвәл Ислам динендә әһәмиятле айларның берсе булып санала.

Коръән ашына югары дәрәҗәле һәм күренекле шәхесләр килде. Алар арасында хәтта РСФСРның Халыкара артисты, композитор, кинорежиссёр, үз исемендәге Җыр театрының сәнгать җитәкчесе Ренат Ибрагимов та бар иде.

Шулай ук Коръән ашына мөфти ярдәмчесе, имам-хәзрәт Ильнар Гайнетдинов; Мәскәүнең татарлар җәмгыяте эшлеклесе Гаяр Искандәров һәм башка хөрмәтле кунаклар килделәр.

Мәҗлеснең Россия күләмендә халык исәбен алу процессына туры килүе дэ үзенчәлекле. Бу уңайдан Рөстәм Ямалеев халык исәбендә үзебезне Татарлар дип билгеләүнең мөһимлеген искә төшерде. “Без — татар милләте кешеләре, барыбызны да бер тарих, әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләр, мәдәни мирасыбыз һәм татар теле берләштерә! Безгә халык буларак бердәм булырга, бер-беребезне хөрмәтләп, ярдәм итеп, аралашып яшәргә кирәк! Шунлыктан бүгенгедәй очрашулар, бергә күрешүләр безнең өчен аеруча мөһим!”, — дип билгеләде ул.

Коръән ашына җыелган кунаклар өчен Ильнар хәзрәт тарафыннан бик кызыклы һәм файдалы вәгазь укылды. Өстәвенә ул тыңлаучыларга Мәүлид аеның чын мәгънәсен җиткерде. “Әлеге ай мөселманнарны изге һәм игелекле гамәлләр кылырга чакыра. Пәйгамбәребез кушканнарны үтәп, без рухыбызны гына чистартып калмыйбыз, ә ихласлыкны, рухи кыйммәтләребезне һәм яхшы гамәлләребезне арттырабыз. Мәүлид ул – кеше җыелган җирдә Коръән уку, дога кылу, вәгазь сөйләү, Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең кем икәнлеген аңлату дигән сүз һәм шуны җыелышып бәйрәм үткәрү мәгънәсе белән берүк бутарга ярамый”,- дип аңлатты ул.

Коръән ашында олылардан тыш, яшь буын вәкилләре дә катнашты. Алар Ильнар хәзрәт сөйләгән вәгазьне кызыксынып тыңладылар, үзләре өчен файдалы мәгълүматлар алдылар.

Мәскәү шәһәрендә татарлар өчен мондый мәҗлесләрнең булуы бик кирәк. Чөнки Коръән ашына килгән кешеләр татар телендә сөйләшеп кенә калмый, ә изге догалар тыңлап, Ислам дине әһелләре белән аралашып,  мөселманлык рухын тагын да көчлерәк тоя башлый. Шуңа да бу юнәлештә тырышлык куеп эшләп килүче Татарлар штабы җитәкчеләренә зур рәхмәтемне белдерәм.

Лилия Галимова

Фото: Лилия Галимова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мәскәү татарларының Ислам дине йолаларын саклап килүләре бик куанычлы

    • аватар

      Татар кызы

      0

      0

      Мәскәү татарларының Ислам дине йолаларын саклап килүләре бик куанычлы