Әхмәдһади Максуди мәкаләләре. Ышкуллар ачу.

Әхмәдһади Максуди (1868-1941) – күренекле татар мөгаллиме, тел галиме, җәмәгать эшлеклесе, мөхәррир, нашир, китапханәче, мәктәп-мәдрәсәләр өчен дистәләгән китап авторы. Аның «Мөгаллиме әүвәл» дигән беренче дәреслеге 1892-1918 еллар арасында 32 мәртәбә басылып, миллионнарча тираж белән таралган. Бу дәреслекләрдән татарлар гына түгел, казакъ, үзбәк, уйгыр, кыргыз, башкорт кебек кардәш милләт балалары да белем алган, аваз ысулы ярдәмендә бик тиз укырга һәм язарга өйрәнгән. Ә.Максудиның «Ибтидаи мәктәпләрнең беренче сыйныф балаларына «Мөгаллиме әүвәл» исемле әлифбаи төркине укып чыгып, төркичә укырга һәм язарга өйрәнгәннән соңра кыйраәт гарәбиягә вә Коръән укырга төшендерү өчен тәгаллем кылынган» «Мөгаллим сани» китабы да үз заманында һәр ел саен басыла, һәм иң әһәмиятлесе: хәзергә кадәр мәдрәсә шәкертләре өчен алыштыргысыз уку кулланмасы булып тора. Мөгаллимнең язган китаплары арасында рус һәм француз теле дәреслекләре дә бар. Ә.Максуди – ишетелгәнчә язылырга тиеш, дип, татар әлифбасына 6 хәреф кертеп, уку-укыту системасын яңача тәртипкә салган һәм меңләгән шәкерт тәрбияләгән остаз да. Әхмәдһади Максудиның мөхәррирлеге һәм наширлегендә дөньяга таралган «Йолдыз» исә Казан шәһәрендә иң озак вакыт (12 ел дәвамында) аралыгында өзлексез һәм иң күп тираж белән «шимбә вә дүшәмбедән башка һәр көн чыга торган сәяси, иҗтимагый вә әдәби газета» булган. Ә инде 1906 елның 2 гыйнварында ачылган «Китапханәи исламия» Казан шәһәр җәмәгать китапханәсенең мөселманнар өчен филиалы булып торган (анда хатын-кызлар өчен махсус зал да булган) һәм хәзерге ТР Милли китапханәсендә татар китапчылык эшенең башлангычын тәшкил иткән. Әхмәдһади Максуди – сәясәт, тел-имля, милли тәрбия, уку-укыту, татар мәгарифе, мәктәп-мәдрәсәләре һәм дәүләт тарафыннан ачылган рус-татар мәктәпләре яки «ышкуллар» хакында дистәләрчә мәкалә авторы. Күпләр, урыслаштыру, чукындыру хәвефе күреп, «ышкуллар»га каршы булганда да, мәгърифәтченең бу мәсьәләдә фикере катгый: татар халкына, тел һәм динне саклау өчен, мәхәллә мәктәпләрендә дә, дөньяви гыйлем, рус телен үзләштерү өчен, «ышкуллар»да да укырга кирәк. Шул очракта гына халкыбыз, милли йөзен саклап калып, югары культуралы, көчле икътисадлы милләт булып калачак. Игътибарыгызга тәкъдим ителә торган мәкаләләр нәкъ менә шул, ХХ гасыр башында татар җәмгыятендә шактый бәхәс тудырган мәсьәлә – русча укыту, рус телле мәктәпләрдә татар теле һәм дин дәресләре турында. Мәкаләләрнең икесе полемика рәвешендә, ягъни Әхмәдһади Максуди фикерләренә «Вакыт» газетасында басылган кайтавазга җавап буларак язылган.

Ышкуллар ачу

Кырык елдыр мөселманнар өчен ышкуллар ачу хосусында бәхәс вә иҗтиһад ителмәктәдер. Башта бу эш өчен хөкүмәтебез бик иҗтиһад итте. Ул заманда без, мөселманнар, моның кирәклеген аңламый идек, шәһәрләрдә дә, авылларда да моңа каршы торган идек. Ул вакыт бу хосуста төрле шөбһә вә начар уйлар да бар иде. Күп тәҗрибәләр соңында шәһәр мөселманнары аңладылар ки: Русия эчендә сәүдә вә мөгамәлә, кәсеп белән мәшгуль булачак балалар өчен русча уку, һичшиксез, кирәктер. Шул сәбәптәндер ки, имди бу көндә мөселман балалары өчен ышкул ачылмаган шәһәр юктыр. Дәүләтле вә сәләтле мөселман балаларының русча укымый калганы да юктыр. Шәһәр мөселманнары балаларына русча ибтидаи (башлангыч) дәрәҗәне, һичшиксез, укыталар, моның белән генә калмыйча, тиздән игъдадия (югары белемгә хәзерлек) вә гали (югары) дәирәләргә кадәр укытачаклар. Әмма авылларыбыз күбесе һаман ышкулдан мәхрүмдер. Бу көндә авыл мөселманнары да аңладылар: укымый надан калуның зарарларын бик сизделәр. Шулай булса да, ышкул ачкан авыллар һаман бик сирәктер. Уфа идарәи руханиясе карамагында алты мең мәхәллә булганы хәлдә, ачылган ышкуллар алты йөзгә тулмыйдыр. Аеруча Казан вилаятендә ачылган ышкуллар алтмышка да җитмиләр. Казан өязендә исә алты ышкул да юктыр. Казан әтрафында ысул җәдидә дә бик авырлык вә акрынлык белән таралды. Ышкул ачуның һаман таралганы юк. Моның сәбәбе: Казанда кадимияләрнең күплеге вә чат саен авыл байгураларына үзләренең иске вә файдасыз фикерләрен тукып торулары булса кирәк. Гафил булмаска кирәк: Казан әтрафында ышкуллар ачарга вакыт җитте инде. Дөньяның хәлен вә үземезнең наданлык белән яши алмаячагыбызны аңлаган мөселманнарга бу хосуста иҗтиһад итәргә кирәк. Бу елларда авыл халыклары да бик ачылдылар, балалары булган кешеләрнең һичберсе ышкул ачуга вә русча укуга каршы түгелдер. Мәгәр бала-чагасы булмаган кешеләр моны яратмыйлар. Балалы кешеләргә, балаларына хәерхаһлык кылып, боларның сүзләренә карамаска кирәк. Дөньябыз өчен тырышкан кеби, балаларыбызның дөньяларын да кайгыртырга кирәк. Әүвәлдә халык ышкулның мәктәп вә мәдрәсәләргә керүеннән курка иде, чат русча гына укыла торган ышкулларга балаларын бирүдән хафаланалар иде. Бу хәвеф вә каршылыклар нәтиҗәсез калмадылар: хөкүмәт, мөселманнарның хәвефләрен бетерер өчен, 1907 елның 15 ноябрендә ышкуллар хакында яңа бер низам чыгарды. Бу яңа тип ышкуллар мәктәп вә мәдрәсәләргә кермиләр, үз алларына аерым ачылалар. Янә бу ышкулларда русча гына укытылмаячак. Һәркөн ике сәгать кадәр мөселманча дин вә тел дәресләре укытылачак. Димәк, хәзер ышкуллар безнең мәхәллә мәктәпләренә кермәячәкләр, киресенчә, безнең дин вә тел дәресләребез ышкулларга керәчәк. Эш болай булганда, мөселман өчен куркырга һич урын юктыр. Һәр зур авылларга 15 ноябрь низамы буенча яңа төр ышкулларны ачтырырга кирәк. Һәр мөселманга Русиянең һәр җирендә сәүдә вә һөнәрләр илә кәсеп вә мөгамәлә кылып баерга юллар ачылсын. Мөселман бае – дин вә милләтебез өчен бер хәзинәдер. Динебезнең вә гадәт кадимиябезнең таләбе буенча, байларыбыз һәрвакыт дини эшләребезгә моңа кадәр ярдәм итә килделәр, моннан соң да һаман ярдәм итәчәкләре мәгълүмдер. Дин вә милләтебезнең мәңгелеге вә тәрәккыяте голамәбез илә юмарт байларыбыздан гына булачак. Ышкулның кирәклеген аңламый торган чабаталардан диянәт тә, дингә ярдәм дә юктыр. Ул бичараларда дөнья да юктыр. Моннан соңра һичбер мөселманга кара мужиклар кеби диянәттән дә, дөньядан да мәхрүм булып яшәү мәгъкуль түгелдер. Авылларда ышкул ачуның кирәклеген аңлаган кешеләр бу елларда бик күбәйделәр. Бу әфәнделәр бу хосуста, киңәш сорап, идарәбезгә дә мөрәҗәгать кылалар. Казан әтрафы мөселманнарына бу хакта өяз земствосы гласныйларыннан вә ышкуллар комиссиясе әгъзаларыннан Габдулла Йосыф углы Апанаев җәнабларына мөрәҗәгать кылуны киңәш итәбез. Бу әфәнде үзенә мөрәҗәгать кылган авылларга, земство суммасыннан ышкуллар ачтыру хакында киңәшләр биреп, тиешле чараларын күрсәтәчәктер. Бер авылга ышкул ачу өчен, ул авыл халкыннан приговор җыю кирәк түгелдер. Балачагасы булган ун кешенең ризалыгы җитәдер. Бу кешеләр ришвәтче куштаннардан курыкмасыннар, бу хакта бәйләнгән кешеләргә җәза бик катыдыр. Переписькә каршы торган кешеләр кеби, ватанымыз өчен файдалы икәне мәгълүм булган уку эшенә каршы торган кешеләр дә җәзасыз калмаячаклар. Һәркем белә: барча шәһәрләрдә мелла балалары да, гавам баласы да русча укыйлар. Һәркем моның әһәмиятенә төшенгән, мәгәр авыл мужиклары гына моны аңламыйлар. Дөньяны аңсыз мужиклар идарә кылырга тиеш түгелдер ич? Йолдыз. – 1914. – №1132. – 25 февраль.
Кереш мәкаләне һәм текстларны басмага Ленар ГОБӘЙДУЛЛИН әзерләде. Текстларның стиле чыганактагыча сакланды.

Калган мәкаләләрне "Казан утлары" журналының 9 нчы санында (2018) укырга мөмкин.

Фото: kitaphane.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: