Беренче мөфтиләрне биргән төбәк

Дәвамы

3

«Мөхәммәд дине җәмгыяте идарәсе»нең ни өчен Оренбург каласында оештырылуын ачыклый башлаган идек. Бу вакыйганың империя сәясәтенә бәйле икәнлегенә ишарәләр дә ясалды. «Мөхәммәд дине җәмгыяте...» туганчы ук, бу калада Россиянең бик үзенчәлекле «Чик буе комиссиясе» дип аталган оешмасы барлыкка килүен дә билгеләп үттек. Монда бу комиссиянең эшчәнлеге (кайбер язмаларда ул «коллегия», «миссия» буларак та теркәлгән) башкаладагы Чит илләр белән эш итүче министрлык (яисә, ул чордагычарак әйтсәк – департамент) вазифасын кабатлауга тиң була. Шушы чик буе комиссиясе кешеләре Төркестан ягы ил-мәмләкәтләренә илчеләр озату белән дә, шул тарафтан килүче илчеләр төркемен каршы алып, аларны Петербургка алып бару эшләрен дә башкарганнар. Бу комиссия штатында тылмач вазифасын үтәүче, ара-тирә чит мәмләкәтләргә илче сыйфатында баргалап та кайтучы милләттәшләребезнең ишле генә булуы да мәгълүм. Көнчыгыш тарафка озатылучы сәүдә кәрваннары да шушы комиссия кешеләре белән эш йөрткән. Алар монда хәзерге таможня оешмасы башкарган эшләрне дә башкарганнар.

Димәк, «Мөхәммәд дине җәмгыяте идарәсе»нең шушында оештырылуының төп сәбәбе дә, әлбәттә инде, Россия мәмләкәтенең көнчыгыш тарафта урнашкан төрки илләргә «айдай балкыган милли йөз» күрсәтергә тырышуыннан булгандыр. Бу сәясәтнең күзгә күренердәй беренче эше – ил чигенең аргы ягында урнашкан Кече Җөз5 казакъ ханлыгы белән «дуслык килешүе» төзү чарасыннан башланып китә. Ә ул килешү Әбелхәер ханның Россия дәүләтенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү тарихыннан соң төзелгән, дип яза тарихчылар. Милләттәшебез Котлыгмөхәммәд Тәфкилев, 1731 елда казакъ илендә берничә ай яшәгәннән соң, бу эшне бик уңышлы башкарып чыга. Кайберәүләр әлеге вазифаны үтәгәндә, аның уңышка ирешүенең бер сәбәбе итеп казакъ дәүләте башлыгы Әбелхәер хан белән бер нәселдән чыгуларын да искә алалар. Аларның икесенең дә алтынчы буын бабалары бер кеше – Алтын Урда дәүләтенең дәвамчысы саналган Зур Урда ханы Шигай булган икән. Зур Урда таркалгач, Тәфкилевләр буыны Касыйм ханлыгында бүленеп калган. Һәрхәлдә, казакъ кардәшләрдән кайберәүләр шулай дип уйлый һәм яза. Ш.Мәрҗани китабында да Тәфкилев морзаларның бер бабасы буларак шул хан күрсәтелгән. Шушы килешү нигезендә, иң элек безнең сәүдәгәрләргә бу илдә иркен сәүдә итү хокукы бирелә. Соңрак аларга, Урта Җөз ханлыгы биләмәләрен дә кичеп, Ташкент, Бохара, Үргәнеч (Гүргәнеч буларак та билгеле) тарафларына үтеп керү мөмкинлекләре дә тудырыла. Рәсми рәвештә теркәлгән хәбәргә караганда, зур бер тәүге сәүдә кәрваны 1741 елда Орск каласыннан6 Ташкент тарафына юл алган. Һәм бу сәфәрдә ул кәрван ияләре зур уңышка ирешкәннәр. Бер пот чамасы көмеш тә сатып алганнар. Соңрак та кайбер кәрванчылар, үз әйберләрен зур бәягә сатып, ул яклардан бик арзанга көмеш тә алып кайткалаган. Урта Азия илләренә йөргән кәрваннардагы йөкнең бер өлеше рус сәүдәгәрләренеке дә булган. Каргалы кешеләренә, шулай итеп, арадаш сәүдәгәр вазифасын да үтәргә туры килгән. Байтак еллар дәвамында Каргалы кешеләре белән үзара килешеп эшләүче сәүдәгәрләр исемлегендә Мәскәүдән рус кешесе Г.Журавлёв, грек И.Мавродин, әрмәннәр динен тотучы В.Макаров, Ростовтан А.Кекиннар булуы теркәлгән7. Беренче уңышлардан соң инде татар сәүдәгәрләре Бохара, Хива ханлыклары җирләрен дә үзләштерә башлыйлар. Бохара белән Үргәнеч калаларына Орскидан да, Сәет бистәсеннән дә берничә кәрван озатыла. Ә 1751 елда Сәет бистәсендә тупланган бер кәрванга Һиндстанга барып кайту бурычы да йөкләнә. Ул кәрванның җитәкчесе, шул авыл сәүдәгәре Исмәгыйль Бикмөхәммәтов белән бергә аның сәфәрдәшләре Надир, Якуб, Габдерахман исемле кешеләр дә юлга чыккан. Әлбәттә инде, аларның һәрберсенең үз ялчы-хезмәткәрләре дә булган. Әйтик, Надир Сәфәровның мал куучысының Бохарадан кузгалуга ук һәлак булуы турындагы хәбәр тиздән авылга да кайтып җитә. Бу чорда Һиндстанда Аксак Тимернең оныгы, төрки солтан Бабур нәселе вәкилләре идарә иткән. Бабур һәм аның оныгы Әкбар, бу илдәге аерым бәк-солтанлыкларны җиңеп, «Бөек Моголлар империясе» дип аталачак дәүләтне оештыралар. Аларның династиясе әлеге империя белән 1520 еллардан алып 1858 елгача идарә итә. Бу төркиләр идарә иткән дәвердә илнең башкаласы Дәһлидән көньяктарак булган Агра шәһәрендә урнаша. Шул шәһәр янәшәсендәге атаклы Таҗ Махал мавзолей-төрбәсен төзүчеләр дә алар. Җиһан шаһ, сөекле хатыны Мөмтаз Махал вафат булганнан соң, сөеклесенә аталган таҗ буларак төзетә ул мавзолейны. Төзелеш эшләрен башкарыр өчен дә күпсанлы осталарны алар Урта Азия төбәкләреннән китертә торган булган. Сәет бистәсеннән чыккан кәрванның Дәһли шәһәренә барып җиткәнлеге мәгълүм. Әмма бару һәм кайту юлында югалтулар да күп була. Шул сәфәрдә исән калган кәрван башы Исмәгыйль туган иленә фәкать утыз елдан артык вакыт үткәч кенә әйләнеп кайту бәхетенә ирешкән. Аның илгә кайткач язган истәлек язмасы әүвәл «Ике хаҗиның рихләтнамәләре» дигән исем-атама белән 1862 елда Казанда аерым китап рәвешендә чыга. Тагын кырык елдан соң исә ул истәлекле язманы Ризаэддин хәзрәт Фәхреддин дә 1903 елда «Исмәгыйль сәяхәте» исеме белән Казанда бастыра.


5 Ул дәвердә казакълар өч ханлыкка – Кече, Урта, Олы җөзгә бүленә. 6 Җаек елгасына казакълар ягыннан килеп кушылган Ор елгасы тамагындагы шәһәр. 1735-1741 елларда Оренбург буларак төзелә. 7 Искандаров Р., Искандаров А. Сеитов посад. – Казань: Татар.кн.изд-во, 2005.

Исмәгыйль каһарман кулында Һиндстан бәк-солтаннарына атап язылган хат-фәлән булгандырмы – әйтә алмыйм. Шул хакта, бәлки, аның сәяхәтнамәсендә берәр төрле хәбәр бардыр. Шул ук Һиндстанга сәяхәт кылган икенче бер милләттәшебезне дә искә төшереп үтик. Сәүдәгәр һәм дипломат Мөхәммәдйосыф Касыймов Бабур нәселе идарә иткән озын дәвердә Һиндстанга – Агра шәһәренә 1675 елда Россия илчесе буларак та сәяхәт кыла. Аның кулында Бөек Моголлар мәмләкәте шаһы Әүренгазиб исеменә татар телендә язылган хат була. Рус патшасы Алексей Михайлович исеменнән язылган хат. Әмма шаһ Мөхәммәднең үзен кабул итми, кире кайтарып җибәрергә боера. Мөхәммәдйосыф, сәүдә малын тиз арада сатып, Урта Азия ханлыклары аша янә Мәскәү тарафына юлга чыга. Шул вакыйганы тирәнрәк белүчеләр хәбәр итүенчә, бу сәүдәгәр алдына куелган бурычларның иң җитдие – Һиндстанга бару юлларын хәтергә сеңдереп кайтудан гыйбарәт була. Урта Азия илләре буйлап сәяхәт иткәндә, ул байтак кына шымчылык мәгълүматын туплауга ирешә. Хәер, ул якларга юлга чыккан башка кәрванчыларга да махсус шымчылык бурычларының тапшырылган булуы көн кебек ачык. Гомер-гомергә бу шулай булган инде. Оренбург Чик буе комиссиясе эшчәнлегенең бер юнәлешен чагылдырган тагын бер-ике генә мисалга тукталып үтик. Бу комиссия Төркестан, Һиндстан якларына махсус шымчыларны да даими рәвештә җибәргәләп торган. Орск каласыннан Бохара тарафына озатылган кәрваннарның берсе белән булачак шәкерт рәвешендә Ян Виткевич исемле егет тә бара. Әлбәттә инде, ул татар исемен алган була. Үзе ул Польшада туган. Мөгаен, мөселман динен тотучы чын татар кешесе булгандыр. Россия идарәчелегенә каршы чыккан фетнәдә катнашканлыгы өчен, аны Орскига сөргенгә җибәрәләр. (Бераз соңрак, Польшадагы чираттагы баш күтәрүдән соң, Уральск каласына озатылган берничә мөселман кешесен фабрикант Акчуриннарның үз фабрикаларына соратып алу очрагы да мәгълүм.) Мөселманча дога кыла, намаз укый белгән Ян Виткевич, җирле төрки телне бераз үзләштергәч тә, кәрван белән Ташкент аша Бохара тарафына озатыла. Илеңә тизрәк кайтасың килсә – безгә хезмәт ит, дип яллаганнардыр инде аны. Шушы батыр разведчикка багышланган бер китапта аның гүзәл Сәмәрканд шәһәрендә булу вакыйгалары да, Кабул каласына барып җитеп, анда тупланган инглиз армиясе тәртипләре белән танышканлыгы да бәян ителә. Берәр ел чамасы шулай сәяхәт кыл-ганнан соң, ул икенче бер татар кәрваны белән илгә әйләнеп кайта. Казакъстанда яшәүче тарихчы галим Вил Галиев, «Казан утлары»нда дөнья күргән «Тылмачлар, сәяхәтчеләр, дипломатлар» дип аталган очеркында Һиндстанга сәяхәт кылган тагын берәүне – Гобәйдулла Әмировны да искә ала. Ләкин журналда басылган вариантта ул телгә генә алына, аның кайчан чит илдә булганлыгы тасвирланмый. Журналда басылган ул хезмәтнең миндә 23 битле кулъязмасы да саклана. Аны мин тәрҗемә итәргә тиеш идем. Әмма эшләп өлгертә алмавымны чамалагач, очеркны башка кешегә тапшырдылар. Ә ул аны бик кыскартып бастырып чыгарды. Кулъязмада исә Г.Әмировның 1805 елдан Чик буе комиссиясендә эшли башлаганлыгы, Һиндстанда шуннан алдагырак елларда булганлыгы әйтелә. Ул байтак еллар элек кайсыдыр төркем белән шул тарафка җибәрелгән дә, шунда кулга алынып, дистә ел чамасы Һиндстанда әсирлек газабын кичергән икән. Аның шул фаҗигале сәяхәткә багышлы истәлек язмасы да сакланган. Нишләптер бездә андый язмалар белән кызыксынучылар юк. Ә рус галимнәре әнә Афанасий Никитинның төркичә-татарча сүзләр дә кушып язган шундый сәяхәтнамәсен, төрлечә төзәткәләп, берничә мәртәбә бастырып чыгардылар инде. Әмировның истәлек язмасын сәяхәтче галим Г.Ф.Генс, берникадәр эшкәртеп, 1825 елда «Азиатский вестник» мәҗмугасының 1нче санында бастырган икән. Ә утыз елдан соң бу кызыклы истәлекне П.Небольсин дигән кеше кабат нәшер иткән. Гобәйдулла Әмиров белән Миндияр Бикчуринның шундый зур сәяхәтләргә багышлы истәлек язмалары «бүгенге көндә Оренбург архивында Г.Ф.Генс фондында саклана», дип яза Вил Галиев. Менә тагын бер сәяхәтче һәм, әйтергә кирәк, шул дәвер Россия хөкүмәтенең сәясәтен уздыруга үз өлешен керткән шәхес – Миндияр. Әйе, миндәге кулъязмада аның да Чик буе комиссиясендә тылмач сыйфатында эшләгәнлеге, соңрак, бик җаваплы вазифаларны үтәр өчен, Бохара, Үргәнеч тарафларында булганлыгы бәян ителә. Миндияр Бикчуринның шул сәфәрләре, анда ниндирәк йомышларны үтәгәнлеге турындагы үз истәлекләре 1819 елда язылган, ди В.Галиев. Гомер чигендә ул Россиянең шәүкәтле гражданы булып таныла, аңа дворян дәрәҗәсе бирелә. Бер гасырдан соң, 1916 елда Петербургта нәшер ителгән «Восточный сборник» тупламасының 2нче томында аның сәяхәтнамәсе – хисап язмасы басылып чыга. Безнең журнал вариантындагы язмада бу хәбәр дә никтер теркәлмәгән иде. Шушы Миндиярның улы булган «тылмач морза» Мирсалих Бикчуринны да искә алып китик. Ул Оренбургта хәрби мәктәп –кадет корпусын тәмамлаган һәм байтак еллар шунда укыткан «мишәр генерал»ларның берсе санала. Гарәп, фарсы, төрки телләр кулланышына багышланган берничә гыйльми хезмәт язганлыгы да мәгълүм. Аны да төрле вакытта Урта Азия ханлыкларына җитди йомышлар үтәр өчен җибәргәләгәннәр. Генерал дәрәҗәсе аңа шул хезмәтләрен дә истә тотып бирелгән була. Аның бай китапханәсе белән танышу өчендерме, башка сәбәп беләнме, Галимҗан Ибраһимовның шул морза өенә килеп йөргәнлеге үз истәлекләрендә теркәлгән. Дөрес, Совет хакимияте чорында язылган биографиясендә ул: «Вәлия»дә укыганда, генералның кучеры булдым», дип кенә теркәгән. Иртә яздан кара көзгәчә үз авылында барлык хуҗалык эшләрен башкарышуда катнашкан шәкертнең кай арада Бикчурин морзада кучер вазифасын үтәгәнлеген ачыклаучы юк әлегә. Вил Галиев хезмәтендә ике татар кешесенең (берсе Казаннан ук икән) бик тә серле Тибет иленә сәяхәт кылганлыгы да искә алынган. Тылмач Мөхәррәм Габдерәшитов белән Сәефсаттар Сәйфелмөлеков 1814 елда башкаладан килгән Рафаилов фамилияле галим белән Кашгар каласына дип юлга чыгалар. Озатып баручылар рәвешендә. Җитәкчеләре сәяхәт барышында авырып вафат була. Мәгәр юлдашларына билгеләнгән җиргә барып җитү, йөкләнгән бурычны үтәп кайту кирәклеген аңлатып үлә ул. Бу татарлар ул кушканны үтиләр. Тибеттан кайткач та, күргән-белгәннәрен язып калдыралар. Соңрак ул язманы сәяхәтче казакъ галиме Чокан Вәлиханов үз хезмәтләре белән бергә нәшер итә, дип яза В.Галиев. (Ул язма Ч.Вәлихановның сайланма хезмәтләренең 1964 елгы 3нче томына кергән.) Үземнән шуны да өстәп куясым килә: язучы Сабит Моканов Ч.Вәлихановка багышланган ике томлык романында, Омск шәһәренең атаклы татар мулласы һәм мәдрәсә башлыгы рәвешендә, әлеге Сәйфелмөлековны тасвирлый. Мәдрәсәдә укыганда, Чокан шул мулла гаиләсендә торган, дип хәбәр итә. Ханнар нәселеннән чыккан бу шәкерт белән яшүсмер кызының күз сирпеп алышуларын күргәләгән мулланың Чоканны кияү рәвешендә кабул итәргә әзер булганлыгын да яза бу әдип.


Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=32925
  2. http://kazanutlary.ru/?p=33342
Дәвамын «КУ» журналының 9нчы (сентябрь, 2017) санында укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: