Беренче мөфтиләрне биргән төбәк (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

4

Сәяхәтләрдә күп йөрдек. Инде мөфтиләребез белән якыннанрак танышыйк. Кемнәр булган соң алар, зур бер империя башлыклары фәрманы белән Россиядәге мөселман өммәте вәкилләре язмышын хәл итәргә алынган зур дәрәҗәле түрәләр? Шуларны ачыкларга тырышып карыйк. Дөрес, аларның барысының да диярлек тумышы, укымышлылыгы, эш-гамәлләре турында Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләренең «Мөстәфадел-әхбар...» китабында берникадәр язылган инде, диючеләр дә булыр. Әмма патшалар чоры мөфтиләрен бик күпләребезнең ишетмәгәнлеге, белмәгәнлеге турында көндәлек матбугат битләрендә чыккан язмалардан күреп торабыз ич. Шиһабетдин хәзрәт китабына кермәгән кызыклы гына мәгълүматлар да ул мөфтиләр биографиясендә бар. Әйтик, ул чор мөфтиләренең патша җәнапларын тәхеткә раслау (инаугурация) вакыйгаларында катнашу-катнашмавы анда теркәлмәгән.

«Алар рус патшасы яраннары булган погонлы офицерлар», дигән рәвешле язмаларга да тап булгаларга туры килгәли. Дөрес, элек погон йөрткән дәүләт вәкилләре дә булган алар арасында. Әмма мөфти вазифасын үтәргә билгеләгәндә, инде аларның элекке чор хезмәтләренә басым ясамаска кирәктер. Элек ниндирәк вазифалар үтәгән булуларына карамастан, алар барысы да дини кардәшләре алдында үзләренә йөкләнгән бурычларын җиренә җиткереп үтәргә тырышкан чын дин әһелләре булганнар. Шиһабетдин хәзрәт билгеләп үткәнчә, иң әүвәл алар чын мөселман өммәте кешеләре булып калганнар. Хәтта мөселманлык, милли җанлылык мәсьәләсендә күпләрдән өстен торган, полковник дәрәҗәсендәге морза Шаһимәрдән Ибраһимовны, мөфтилеккә тәкъдим ителү нияте барлыгын белгәч, Ильминский ише кара фикерле кешеләрнең, «ул бигрәк милли җанлы», дип, башкала түрәләренә әләк хатлары язганлыгы да мәгълүм.

Патша чоры генералы Котлыгмөхәммәд Тәфкилев тә, кайбер галимнәребез аны «чукынган Тәфкилев» буларак сыйфатларга тырышсалар да, эш-гамәлләре белән эшлекле татар буларак күзаллана. Күп кенә рәсми документларда аның исем-атамасын русчалап теркәүләренә карамастан, ул беркайчан да үз диненнән ваз кичмәгән. Әйе, Россия тарихының аерым вакыйгаларын тасвирлаган кайбер чыганакларда аның «Алексей Иванович Мамышев» (атасы бит Мәмәш морза) буларак теркәлгән очраклары билгеле. Ләкин ул – рәсми рәвештә үз диненә хыянәт итмәгән олуг затларың берседер. Шиһабетдин хәзрәт тә бит әнә: «Котлыгмөхәммәд морзаның имамы, Оренбург имамнарының иң элеккегесе Ибраһим бине Түләк мулла иде», дип яза. Аның «Бохара казый вә мөфтиләренеке кебек зур мөһеренә «Ибраһим бине Мөхәммәд Түләк әлмөфти», дип язылган була», ди.

Котлыгмөхәммәд генералның соңгы гомер иткән җире – хәзерге Әгерҗе районындагы Тирсә белән Мордыбай исемле татар авыллары. Аларның утары шушы ике авыл арасындарак була бугай. Шуннан ерак түгел бер Барҗы авылы янында аларның бакыр кою заводы тотканлыклары да тарихта теркәлгән. Тирсә зиратында аның кабере өстенә куелган затлы хәтер ташының 1920 еллар ахырынача сакланганлыгы да мәгълүм. Бер әңгәмә вакытында шул хакта Равил Үтәбай-Кәрими дә искә алган иде. «Аның төрбәсе һәм кабер ташы үз авылларының берсендә төзелгән бер бина нигезенә салынган икән дип сөйләүчеләр бар», дигән иде ул. Ә 2008 елда нәшер ителгән «Әгерҗе төбәгенең ташъязма истәлекләре» китабының 112 битендә әлеге генерал кабере өстенә куелган истәлек ташы һәм андагы мөселманча язма тексты тасвирламасы китерелә. Бу китапны туплап чыгаручы галимнәр – Раиф Мәрданов белән Ирек Һадиев. Генерал кабере өстендәге истәлек ташындагы язманы алар «Шура» журналының 1915 елгы бер саныннан күчереп алганлыкларын хәбәр итәләр. Риза Фәхреддиновка ул истәлек ташы сурәтен һәм язмасын Мордыбай авылы мулласы күчереп язып җибәргән була.

Бу Тәфкилевләр нәселенең үз халкына карата кылган уңай гамәлләренең барланмавы сәбәпле генә, кайберәүләр аны шулай «чукындырып» күзалларга тырышадыр, мөгаен. Шул «усал» генерал оныгы Сәлимгәрәйнең Бөтенроссия күләмендәге дүртенче мөфти булганлыгын исә күпләребез белмидер дә әле. Соңгы Бөек Ватан сугышы дәверендә язылган байтак кына рәсми документларда да бит әнә бик күп милләттәшләребезнең исем-атамасы русчалатып теркәлгән. Шул язуларга нигезләнеп кенә без ул кешеләрне – үз ата-бабаларыбызны чукынганнар рәтенә кертә алмыйбыз ич.

Дөрес, бу генералның патшалар дәүләтенә җаны-тәне белән бирелеп хезмәт иткәнлеген һич тә инкяр итәргә җыенмыйм. Хәрби кеше буларак, ул кайвакытларда артыграк та тырышлык кылгалагандыр. Мәсәлән, Ор елгасы Уралга койган урында булачак губернаның башкаласын – Оренбург шәһәрен төзүгә керешкән чорда, ул шул төзелешне сакларга тиешле атлы гаскәр башлыгы итеп билгеләнә. Ә рус хәрбие җитәкчелегендәге унбиш ротадан торган җәяүле сугышчылар исә төзелеш эшләрен башкарганнар. Полковник Тәфкилев җитәкчелегендәге өч йөз илле кешеле һәм бер туплы атлы гаскәр сагындагы бу отряд Уфадан кузгалуга ук, аңа төрле яклап һөҗүм итүләр башлана. Соңрак Орск исеме белән аталачак Ор елгасы тамагындагы каланы төзи башлагач та, аңа төрле тарафтан һөҗүм итеп торулар тукталмый.Чөнки ул кала бу тирәләрдә ирекле күчеп йөрүче башкортлар өчен дә, елга аръягында урнашкан казакъ күчмәннәре өчен дә кирәкмәс киртә буларак кабул ителгән. Тәфкилев отрядына исә әнә шул күчмәннәр һөҗүменнән саклану бурычы йөкләнгән була. Ул отряд һөҗүм итүчеләрне даими рәвештә эзәрлекләп торырга мәҗбүр ителә. Кала төзелешенә бәйле истәлекләрдә бу полковникның булачак кала уртасындагы үр башына биек каланча төзеп, бер тупны шул каланча башына менгертеп куюы да телгә алына. Әле ХХ йөз урталарында да кайчандыр әлеге каланча урнаштырылган үр Орск халкы телендә «Полковник тавы» дип аталып йөртелә иде. Бу ике күрше халыклар телендә булачак шәһәргә тагылган «Җаман кала» исеме дә ХХ йөз башларынача сакланган була. Орскида туган күренекле артист Хәким ага Сәлимҗанов та истәлек китапларында үзен шул «Җаман кала» кешесе буларак таный.

* * * Яңа губерна белән җитәкчелек итәргә 1740 елда билгеләнгән булачак тарихчы В.Н.Татищевка губерна башкаласының Ор елгасы тамагындагы урынга сайлануы ошамый. Россия үзәгеннән бик еракта һәм дошмани көчләр уралышында урнашкан дип, шәһәр төзелешен ул өч йөз чакрымга көнбатышкарак күчертә. Шулай итеп, урыннан-урынга күчерелә-күчерелә, хәзерге Оренбург каласына нигез салына. Полковник Тәфкилев тә үз атлы казаклары белән яңа, тынычрак урынга күчә. Һәм монда аны яңа губернатор И.И.Неплюев үз ярдәмчеләренең берсе итеп билгели. Россия чигенең аргы ягында яшәүче төрки кавемнәр телләрен белүче кеше буларак, аны тиздән әлеге Чик буе комиссиясе эшенә дә җәлеп итәләр.

Оренбург губернасын оештыру чорындагы эшчәнлеген истә тотып, генерал Тәфкилевкә монда байтак җир биләмәләре бүлеп бирелә. Шуларга Әгерҗе, Малмыж кебек уңдырышсыз җирле, ярлы төбәкләрдән байтак кына ярлы крәстияннар күчереп утыртыла. Тәфкилевләрнең бер биләмәсе, ике мең дисәтинәдән артыграк чәчү җирлеге, Оренбург белән хәзерге Каргалы аралыгында урнашкан була. Бу морзалар шул җир биләмәсеннән килгән табышның бер өлешен даими рәвештә Каргалы авылы мәчетләрен һәм мәктәп-мәдрәсәләрен яшәтү өчен тотканнар. ХХ гасыр башында әлеге иркен җир биләмәсен сәүдәгәр Мәхмүт бай Хөсәеневкә сатканда да, шул тәртипнең саклануын төп шарт итеп куйганнар. 1910 елда Мәхмүт бай вафат булганнан соң, аның варислары тарафыннан ул шарт төгәл үтәлми башлый. Шул хакта бер Каргалы мәчете имамының «Вакыт» газетасы редакциясенә юлланган хаты булуы мәгълүм. Ул хат 1913 елда Оренбургта нәшер ителгән «Гани бай» китабына да кергән. Ә ул китапны төзеп, туплап чыгаручы кеше – «Вакыт» мөхәрриренең беренче урынбасары Борһан Шәрәф була.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 09, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: