БЕР ПРЕМИЯ БИРҮ ТАРИХЫ (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

ИЛЧЕ

(Язма кыскартып бирелә).

Бишенче ел таңында уянган аң егерменче гасыр буена туктаусыз дәвам иткән кырылышлардан татарны саклап калган. Татарны бөек милләт итеп раслаган бишенче ел әле бүген дә безгә көч-гайрәт өстәп тора. Моннан ары тоташ фаҗигаләр чылбыры башлана...

Быел, беренче май иртәсендә мәшһүр әдибебез татар халкының саф намусы булган Әмирхан ага Еники белән Переделкино урманы сукмакларында яз белән хозурланып йөрибез... Сүз иярә сүз чыгып, мин аңа мондыйрак сорау бирдем: «Әмирхан ага, утызынчы елларда сезне Черек күлгә чакыргаладылармы?» – дидем. Ул, гадәтенчә, салмак,җайлытавыш белән болай диде: «Утыз дүртенче елда бер тапкыр чакырдылар... ә утыз бишенче елда мин Ташкентка китеп, күп бәлаләрдән котылып калдым...

Шагыйрь Сириннең бер шигыре уңаеннан сорау алдылар...«Утызынчы еллар башында кулак тамгасы сугылып, авыллардан сөрелгән крестьяннарның хатын, бала-чагалары Болак күпере өстендә хәер сорашалар», – дип язган иде Сирин. «Шушы шигырь Сталинны тәнкыйтьләүгә кайтып каламы?» – дип төпченделәр. «Юк, шагыйрь бары теләнеп утыручыларга теләктәшлек кенә күрсәтә, дипрасладым», – диде Әмирхан ага.

Ибраһим аганың һәм татар халкының йөз аклыгы булган «Тайгак кичү» романы якты дөнья күрде. Соңра «Колыма хикәяләре» дип исемләнгән бу мәшһүр романга керердән элек, әдипнең икенче бер романына – «Имәннәр тамыр җәйгәндә» әсәренә бераз уебызны юнәлтик әле.

Бу ике китапны бер-берсеннән нигә аерып булмый икәнен алдарак күрербез.

Татар – зур милләт, бар аның токымы мәгърур кыпчаклардан килә торган ишле мишәре, дөнья тарихында нугай дип аталып сеңеп калган икенче бер тармагы бар, әлегәчә тарихы әдәбиятта тиешле бәя таба алмаган данлы Күчем хан дәвамчылары – себер татарлары бар. Әле без белмәгән, язмышлары урыс казаклары станына барып ялганган «татар казаклары» да булган. Мәшһүр режиссёрыбыз, бүген нигәдер күзебездән китеп торган, картлыгында да егетлеген саклаган, яшьләргә күп акыл биргән тынгысыз Габдулла ага Йосыпов үзенең «татар казагы» булуы белән чиксез горурлана иде. Һәм шушы без белмәгән, күрмәгән татар кабиләсе казаклар арасыннан Ибраһим Салахов әдәбиятка һәм татар дөньясына ИЛЧЕ булып килде. Балтач ягы тумасы Ибраһим Салаховны язмыш Күкчәтау далаларына илтеп ташлый һәм ул шул якның атаклы улына әверелә. Татар казакларының тормышын, көн-күрмешен, горефгадәтләрен, гаскәргә озату йолаларын, Сабан туйларын, сөю-сөешүләрен, татулыгын, сугышчанлыгын ышандырырлык вакыйгалар аша ачып бирде.

Романның исеменә игътибар итегез: «Имәннәр тамырҗәйгәндә». Октябрьреволюциясе алды чорын бәян иткән бу роман исеменең сере бик гади, фаҗигасе чамасыз авыр...

Роман озак һәм бик күп көч түгеп язылган. Әсәрен башлаганда, Ибраһим ага үзе дә әле яшьлек еллары, комсомол шаукымыннан арынып бетә алмагандыр, чөнки совет власте, большевиклар режимы геройларның якты өметләренә манчылып тасвирлана. Әле әсәрдә имәннәрнең тамыр җәясенә тулы ышаныч яши. Татар казакларының башын кыяр кылычлар инде коелган булса да, иртәгесе көннең шушы кадәр явызлык китерәсен берәү дә башына китереп карамый. Болары әле алда булачак, октябрьгә берсүзсез ышанган, большевикларның мәкерле планнарын, аларның канлытираниягә омтылуларын аңламаганмең-миллионнарның озакламыйКолыма, Магадан,Караганда лагерьларында һәлак ителәчәген без бер ишарәдә дә күрә алмыйбыз...

Һәм тормыш бөтенләй кире якка, төрмә-лагерь юлларына кереп китә. Ленин-Сталин корган дәүләт берәүне дә,шул җөмләдән,имәннәр булып совет властена иңнәрен куйган гади большевикларны да аямый.Тора-бара совет властеның югары эшелоннарына да кулы җитә коммунист җәлладларның!.. Заман Ибраһим Салаховныда ялмап йота. Аныда чәбәләнгән тарих мәйданнарына – Колыма җәһәннәмнәренә илтеп ыргыта. Һәм бу яңа дөньяның тулы вәкаләтле ИЛЧЕсе булып, ул Күкчәтау ягына кайтып егыла. Бу юлы ул бөтенләй башка кеше, аяусыз реалист, аның мең-миллион корбаннар исеменнән сөйләргә тулыхакы бар...

Бу ике роман бер-беренең дәвамы рәвешендә һәм аларга уртак бәя биреп фикер йөртергә вакыт җитмәдеме икән? Бу ике романда күтәрелгән һәмдәвамлы чишелгән мәсьәләләр милли казанышларыбызны бер баскыч өскә күтәрә алачак. Ибраһим Салахов кебек якты шәхесләр милләтне югары күтәрсә, милләт тарафыннан кабул ителгән шәхесләр тарихны ныгыталар, явызлар төрле тарафтан аны кимерергә вә җимерергә ташланганда корыч калкан ролен үтиләр. «Имәннәр тамырҗәйгәндә» һәм «Колыма хикәяләре» романнары – большевизм салган канлы юллар алар.

Заман көнләп түгел, сәгатьләп үзгәрә. Төпле акыл ияләребез ишәя, көнне генә түгел, кара төнне дә үткен күз аша күрә алырлык яшь әдипләр барлыкка килде, заманны татарча, татар ихтыяҗларыннан чыгып аңларга омтылучы зыялылар арта тора, юристлар, инженерлар, экономистлар, завод директорлары, соң булса да, үзләренең татар булуларын искәрделәр. Мәгәр заман югарылыгында фикер йөртерлек тәнкыйтьчене генә күрә алганыбыз юк. Юкса әдәби хәрәкәтебезнең үзәгендә торырлык әсәрләр иясе Ибраһим ага Салаховның буике романын бер төпкә җигеп, аның алдынгы фикерләрен әдәби көрәш мәйданына күптән чыгарырлар иде. Ибраһим аганың күңел сизгерлеге нәтиҗәсендә туган бу ике әсәр бер-берсен тутыралар, тулыландыралар, йомгаклауфикеренең кыйммәтен арттыралар. Ә безнең һәр әдәби табышыбыз милләт язмышы хәл ителгән урыннарда – көрәш сызыгында булырга тиеш.

***

Аяз Гыйләҗев үзфикерләрен шартлатып, һич тайчанмыйча әйтеп калдыра белгән. Хәзер үзем дә туксанынчыны ваклаганда, уйга калам. Ибраһим ага әйткәндәй, «Хак Тәгалә Аязны шундый гамәлләр кылырга дип, җир йөзенә китерде микән?» – дим. Аязымның кылган изгелекләрен санап бетерерлек кенә түгел икән. Равил Фәйзуллинның яшьлек еллары нык хәтеремдә. Аяз мөкиббән китеп, яшьләр арасыннан талантларны барлый. «Яшьләр игътибар үзәгендә булырга тиеш!» – дигән шигарь белән ашкынып йөргән чаклары. Аяз шул шигарьгә лаек зат итеп, Равил Фәйзуллинны сайлады. И Аязның Равилне дәртләндерергә тырышып, тагын да югарырак үрләргә күтәрелергә өндәп йөрүләре!.. Тагын шунысы да нык хәтердә: Аязның яшьтәшләре, чордашлары бу «дуамаллыкны» хуплап та бетермәгәннәрдер. Шәүкәт абый нык талантлы балалар язучысы булып күтәрелде. Аның кебек нәниләрнең рухи үзенчәлекләрен аңлап иҗат итүчеләр сирәктер, ул ихтирамга лаеклы әдибебез әдәбияттагы тиешле бәясен дә, ягъни Татарстан Республикасының Г.ТукайисемендәгеДәүләт бүләген 1972 елда ук алган икән. Алар ИлдарЮзеев белән ныкфикердәш дуслар булдылар. Ул елларда ИлдарЮзеев та бу бүләккәия булмаганикәншул.Менә сиңамә, беркаторжанРавилФәйзуллинкебек япь-яшь шагыйрьне Тукай бүләгенә дәгъвалап йөрсен инде?! Равил үзе исән-сау ич, бу сүзләремә каршы сүз әйтә алмастыр. Билгеле, ул үзенең таланты белән лаек булды, ә башлап сөрән салучысы Аяз иде. Равил Фәйзуллин 1943 елда туган егет, 1978 елда «Шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек дип табылды. (35 яшендә, ул кадәр яшь тә түгел икән – Н.Г.) Аннан соң Аяз Туфан Миңнуллинның Әлмәт театрында «Ай булмаса, йолдыз бар» драмасы буенча куелган спектакльне ашкынып, бертуктаусыз ул хактамәкаләләр язып, Г.Тукайисемендәге премиягә лаек дип йөрде. 1979 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә Т.Миңнуллин лаек дип табылды. 1980 елда ул бүләккә Илдар Юзеев ия булды.Валлаһи дип әйтәм, Аязның үзен тәкъдим итәргә омтылганын хәтерләмим. Гариф Ахуновның димләп йөрүе нәтиҗәсендә генә Аяз да «Җомга көн кич белән...»(1982)китабы өчен 1983 елгы Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек дип табылды.

Картлыгындагы дусты Ибраһим Салахов белән уртак тел табып, иҗат җимешләре белән нык танышкач, үткәненең фаҗигасен күреп, Аязым ашкынып, тагын бер талпынды. 1990 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә Ибраһим Салахов лаек дип табылды!

Язучы 1998 елның 7 июлендә Күкчәтаушәһәре янәшәсендәге Кызыл Яр авылында вафат булды, шул авыл зиратында җирләнде.

Улларыбызның әтисе, оныкларымның кадерле бабасы – сөекле Аязым, Ходайның рәхмәте беләндер, исемең милләттәшләрең алдында ким-хур булмыйча зур ихтирамга лаек булып, үз урынын яулап килә кебек! Син миңа гел әйтә идең бит: «Карчык, мин киләчәктә күренекле язучы булып танылырмын әле, минем сәгатем сукмады. Мине өйрәнердәй яшь галимәләр, яшь галимнәр булачак!» – дидең. Каян белдең син аны? Дөрестән дә, исемең төрки дөньясында нык танылып килә. Ходай безнең тарафларга синең иҗатыңны барларга дип төрек кешесен – Фатиһ Кутлуны юллады. Син аның белән очрашып, аңа үзеңнең әманәтеңне дә җиткереп калдырдың. Ул шул әманәтеңә тугрылык саклап, алты повестеңне төрек теленә аудардыинде. Хәзерге көндә төрекләр сиңа багышлап зур альбом истәлек чыгарырга әзерләнәләр. Моңа кадәр шундый альбом Чыңгыз Айтматовка гына багышланып чыгарылган булган. Синең иң яраткан язучың бит индеЧыңгыз Айтматов. Ялгышмагансың! Котлыйм, бабасы! Иншалла, «Йәгез, бер дога!» да шундый бәхеткә лаек булыр дип өметләнәм. Венгр дустың Арпад Галгоци «Йәгез, бер дога!»ңнымадьяр телендә өчмәртәбә нәшер иттереп,Венгриядә данказанды. «Йәгез, бер дога!»ны Минтимер Шәймиев инициативасы белән инглиз теленә тәрҗемә итү эшләре ашыктырыла. Син фаразлаган галимә Миләүшә Хәбетдинова булган икән. Ул сине чын мәгънәсендә гашыйк булып ярата! Алла ярдәменнән ташламасын!

Синең ихлас ярдәмчел булуың турында язам да аптырап уйланам. Безнең татар Аяз хакында «кырыс» кеше икәнен генә искә ала дип тә рәнҗим. Син кырыслыгың белән изге гамәлләр генә башкаргансың бит! Дөньялыктагыларны ялгышудан Ходай Тәгалә үзе сакласын, якласын!

 

"КУ" 04, 2020

Фото: wikipedia

 

 

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: