Арча музейлары (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Белем «Әлифба»дан башлана

Арча педагогия көллиятендә 1999 елда «Әлифба» музее оеша, ә 2001 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы карамагындагы музей буларак эшли башлый. Музей үзенең фәнни эчтәлеге, экспонатларга байлыгы, уникаль булуы белән аерылып тора. Биредә бөтендөнья халыкларының язу системасы барлыкка килү һәм аның борынгы вакыттан алып хәзерге көнгәчә үсешен күрсәткән бай фонды бар. Музейның бу фонды хәзер 1226 данә экспонаттан тора.

Дөньяда башка бер генә җирдә дә «Әлифба» музее юк, диләр. Арча педагогия көллиятендә укучылар күпме генә тырышып эзләсәләр дә, Интернет челтәреннән андый музейны таба алмаганнар.

Коръәннең безгә иңгән иң беренче сүзе – «икъра» («укы») һәм «Әлифба» музее экспонатларының 900 нче елларда ук Идел буе Болгарстанына килеп кергән һәм татар халкына мең елдан артык хезмәт иткән гарәп әлифбасыннан башлануы табигый хәл. Безгә килеп җиткән әлифбалар «Иман шарты» дип аталган һәм озак еллар буе гарәп грамматикасы үзгәрешсез калган. Гарәп язуы бик кызыклы – аның 250дән артык үрнәге бар. Моны аңлап та була: җанлы предмет, тере затларны сурәтләү тыелганлыктан, рәссамнар, каллиграфлар барлык талантларын хәреф бизәүгә сарыф иткәннәр.

Әмма гарәп әлифбасы белән укыганнарның күбесе гарәп телен белмәгән, шуңа күрә «Иман шарты»ннан башланган гыйлем өстәү, нигездә, ятлауга корылган булган. Моны аңлаган галимнәр (күбесе – вакытында мәдрәсәдә белем алып чыккан шәкертләр) тора-бара үзләре «Әлифба» төзергә алынганнар. Шундыйларның берсе – Сәгыйть Хәлфин. Ул 1778 елда Петербургта урыс телендә «Азбука татарского языка» дигән китап чыгарган. Татар теленең эчке законнарын тоеп, аны үзгәртү мәсьәләсен беренче булып Каюм Насыйри күтәреп чыга. 1895 елда басылган «Әнмузәҗ» дигән татар грамматикасы китабында ул бездә ун сузык барлыгын күрсәтә һәм шуларны белдерү өчен өстәмә хәрефләр тәкъдим итә.

Татар имлясын камилләштерүгә зур өлеш керткән галимнәр арасында Әхмәтһади Максуди аерым урын алып тора. Аның 1892 елдан башлап басылып килгән «Мөгаллим әүвәл» исемле әлифбасы 30 тапкырдан артык басылып чыга, ХХ гасыр башында гарәп язуы нигезендә М.Корбангалиев, Х.Зәбири, Г.Нугайбәк, Г.Әхмәров, Г.Алпаров, Н.Думави, Х.Гали, Г.Ибраһимов әлифбалары да дөнья күрә.

Әлбәттә, башлангыч сыйныфлар өчен укытучылар әзерләүче Арча көллиятендә андый музейның барлыкка килүе, беренче карашка, гадәти күренеш кебек. Әмма ул биредә очраклы рәвештә генә тумады. Эш шунда ки: көллияттә озак еллар буе татар «Әлифба»сы авторлары Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вагыйзов эшләде. Алар татар теле һәм әдәбияты, балалар әдәбияты, башлангыч сыйныфларда татар теле укыту методикасы буенча дәресләр бирделәр.

Р.Вәлитова һәм С.Вагыйзов тумышлары белән Арча кешеләре түгел. Бирегә эшкә алар Бөек Ватан сугышына кадәр үк, институт тәмамлап, юллама белән килгәннәр. Аннары Сәләй Гатат улы сугышка киткән. Харьков тирәсендә әсирлеккә төшкән. Әсирләрнең сугыштан соңгы язмышы билгеле инде. Сталин лагерьлары... Ире янына барып йөргәне өчен, Рәмзияне эшеннән чыгаралар. Халык дошманы хатыны бит. Сәләйгә ун ел гомерен лагерьларда үткәреп кайтырга туры килә. 1955 елда Арчага кайткач, элекке «халык дошманы» иң игелекле эшкә керешә. Хатыны Рәмзия белән бергәләп беренче сыйныфтагылар өчен «Әлифба» дәреслеге әзерлиләр. Кырыс тормышның җитди сынаулары сындыра алмый аларны.

Хәер, язмыш авырлыкларны Сәләйгә тугач ук мул бирә башлый. Самара өлкәсе Камышлы районының Байтуган авылында 1908 елда туып, әле ярты яше генә тулган баланың әтисен, башка кеше белән бутап, базарда кыйнап үтерәләр. Әнисе Гайниҗамал улын алып китәргә җыенгач, әтисенең әнисе Шәмсехәят апа: «Улымның бердәнбер улы шәригать буенча миңа калырга тиеш», – дип, малайны әнисенә бирми, үзенә алып кала.

Бичара хатынның ниләр кичергәнен, мөгаен, Аллаһы Тәгалә үзе генә белгәндер. Тик кечкенә Сөләйман гына урамда кара шәл бөркәнгән хатынның үзен күкрәгенә кочып елаганын ничек тә аңлый алмый. Шәмсехәят апа үзе авырый башлагач, оныгын балалары булмаган Гататдин һәм Гайшә Вагыйзовларга асрамага бирә. Алар Сөләйманны үз фамилияләренә күчерәләр, исемен дә Сәләйгә әйләндерәләр. Шул рәвешле, Сөләйман Хәлиуллин Сәләй Вагыйзовка әйләнә. Кечкенәдән нечкә күңелле, белемгә омтылучан Сәләй хикәяләр, шигырьләр язарга ярата. Аның язмалары хәзер Арча музеенда саклана.

«Әлифба» музееның төп нигезен С.Вагыйзов һәм Р.Вәлитоваларның педагогик һәм иҗат эшчәнлекләренең нәтиҗәсе тәшкил итә. 1965 елдан башлап алар – бөтен татар мәктәпләре өчен булган «Әлифба»ның авторлары. Моннан тыш алар 43 төрле дәреслек һәм методик китаплар да язганнар. Сәләй Гатат улы, үзләренең «Әлифба»ларындагы хәрефләрне кулланып, беренче сыйныфтагылар өчен язу дәфтәрләре формасын да әзерләп бирә. Аннан соң шулай ук беренче сыйныфлар өчен «Туган тел», «Татар телен укыту методикасы» китаплары дөнья күрә.

Шунысын да искәртергә кирәк: дөньяда төрле телләрне укыту методикалары шактый җентекләп эшләнгән. Әмма татар телен укыту методикасы юк иде. Аны беренче булып нәкъ менә Вагыйзов һәм Вәлитова әзерләде. Кырык елдан артык элек әзерләнгән «Әлифба» бүген дә искермәде. Чөнки С.Вагыйзов һәм Р.Вәлитова аны даими рәвештә яңартып тордылар.

Биредә татар имлясын камилләштерүгә зур өлеш керткән Әхмәтһади Максудиның үз кулы белән язылган «Әлифба»сы – «Мөгаллим әүвәл» урнаштырылган. Бу кулъязма Ә.Максудиның үз кулы белән төзелеп, тел галиме Хәлиф Курбатов тарафыннан «Бөек зат Һади Максудиның бу кулъязмасы бүгеннән Рәмзия ханым белән Сәләй туган милкенә күчә. Хәлиф Курбатов. Казан. 1997 ел, 12 март» дип язылып, татар әлифбаларын төзүчеләр Р.Вәлитова һәм С.Вагыйзовка тапшырыла. Шулай итеп, әлеге кыйммәтле кулъязма музей экспонатына әверелә.

Ә менә латин графикасы нигезендә беренче татар «Әлифба»сын Г.Нугайбәк белән М.Корбангалиев төзи. Ул елларда балалар, өлкәннәр, эшчеләр, крестьяннар өчен аерым-аерым «Әлифба»лар эшләнә. 1939 елда татар язуын кириллицага күчергәч, беренче татар «Әлифба»сын Мөхетдин Корбангалиев һәм Габбас Сәйфуллин төзи. Бу «Әлифба» 1964 елга кадәр хезмәт итә.

Музей экспонатлары гаҗәеп кызыклы. Биредә атаклы Кышкар мәдрәсәсе белән танышасың. «Мотыйгия» мәдрәсәсе шәкертләре арасында Г.Тукай фотосы да бар. Муллалыкка указ үрнәкләре дә куелган. 1951 елда галимнәр тарафыннан төзелгән үзенчәлекле харита (карта) игътибарны җәлеп итә: анда дөньядагы зур шәһәрләрнең Мәккәгә карата кайсы юнәлештә икәнлеге күрсәтелгән.

«Афәрин» – шәкертләргә бирелә торган мактау кәгазе икән. Музейда зәңгәр, кызыл «афәрин»нәр куелган. Кызылы – иң дәрәҗәлесе. Бер почмакта Рәмзия Вәлитова, Сәләй Вагыйзовның эш бүлмәсен күзаллау мөмкинлеге бирелә. Үзләре исән булмасалар да, бүген музейның һәр урыныннан Рәмзия апа һәм Сәләй ага рухы бөркелә кебек. Аларның 1964 елда төзегән «Әлифба»лары Татарстан Мәгариф министрлыгы үткәргән бәйгедә икенче урынны ала, ә Россиядә әлеге китап бизәлеше буенча беренче урынга лаек була. Шуннан башлап «Әлифба» ел саен меңәрләгән тираж белән чыга, тулылана, камилләшә бара. Соңгы елларда авторлар алты яшьлекләр, өчьеллык, дүртьеллык башлангыч мәктәпләр өчен «Әлифба» һәм латин графикасына нигезләнгән «Әлифба»лар төзеделәр.

Музейда дөньядагы бик күп төрле алфавит һәм язу системалары турында бай материал тупланган. Аваз системасына корылган беренче алфавит-финикция алфавиты. Аңа нигезләнеп гарәп, грек, латин һәм башка төрле алфавитлар безнең эрага кадәр Х гасырда ук барлыкка килгән. Дөньядагы бик күп халыклар аларны үзләренең милли алфавитларын төзүдә нигез итеп ала.

Хәзер музейда төрле илләрдән килгән 265 төрле «Әлифба» бар. Алар арасында Азәрбайҗан халыклары – курд, тамин, сахир милләтләре; угро-фин халыклары – коми, мари, мордва, удмурт, манси, хант, саами милләтләре, мисыр, таиланд, япон һәм башка халыкларның әлифбалары бар.

«Әлифба» музее Арча педагогия көллияте тормышында зур роль уйный. Шушындагы материалларга нигезләнеп, диплом һәм курс эшләре языла, фәнни эш алып барыла. Музей каршында экскурсоводлар төркеме эшли. Соңгы кыңгырау, көллият белән саубуллашу бәйрәмнәре дә биредә үткәрелә. Экскурсияләр татар, рус, инглиз, немец һәм төрек телләрендә оештырыла. Алар кунаклар өчен генә түгел, укучыларның үзләре өчен дә файдалы. Дөньяда өч меңгә якын тел бар ди. Аларның барысының да үз «Әлифба»лары бар икән. Методик яктан алар бер үк нигездә төзелгән. 30 тел белгән кеше планетадагы теләсә кайсы кеше белән аралаша ала дип саныйлар «Әлифба» авторлары.

Музейда беренче алфавитларның килеп чыгышы турында кызыклы мәгълүматлар тупланган, төрле халыкларның идеографик язу үрнәкләре бирелгән. Кайсы телдә ничә хәреф барлыгын белү дә кызыклы. Латин графикасында – 26, грекларда – 28, Индонезиядә яшәүче бер кабиләдә 12 хәреф тә җиткән. Кытайда исә 25 меңнән артык иероглиф бар, урта мәктәптә аларның 300ләбе генә өйрәнелә икән.

Татар халкы исә йөз еллар дәвамында гарәп мәдәнияте һәм әдәбияты тәэсирендә яшәгән. Гарәп телен татарлар IX гасыр ахырыннан куллана башлаган. Әмма татар мәгърифәтчеләре татарның үз графикасын, үз алфавитын булдыру мәсьәләсен даими рәвештә куя килгәннәр.

Дөнья халыклары әлифбалары һәм язу үрнәкләре арасында Иван Фёдоровның 1574 елда эшләп бастырган букваре – «Азбука» да бар. Бу, әлбәттә, аның күчермәсе, ә төп нөсхәсе Американың Гарвард университетында саклана. Шуннан бирле азбукага эзлекле рәвештә өстәмәләр керә. Руслар үз алфавитларын беркайчан да алыштырмыйча, бары тик сыйфатын гына яхшырталар, әледән-әле төзәтмәләр кертәләр һәм ул бүген дөньяда иң яхшылардан санала. Әйтик, немец алфавитында бер хәрефне икешәр-өчәр аваз белдерсә, азбукада мондый хәл юк. Русларның «Букварь»лары һәрвакыт тотрыклы, «продаже не подлежит, обеспечивается государством» диелгән. Бу җәһәттән алардан үрнәк алырга гына кала.

Музейда 1740 елгы мәдрәсә интерьеры тарихи яктан төгәл күрсәтелгән. Анда шәкертләрнең көнкүреш әйберләрен күрергә була, шунда ук – Коръән. Шәкертләрнең дәрестә ничек утыруларын, әйберләрне ничек саклауларын төсмерләргә була. Шәкертләр шул ук бүлмәдә чаршау артында йоклаганнар да. Борынгы мәдрәсәләрнең уку планы да сакланган. Ул хәзерге планнан әлләни аерылмый. Шул ук фәннәр, телләр өйрәтелгән, физика, арифметика, астрономия, химия. Залда шулай ук ХХ гасырның 60 нчы еллары интерьерлары – парталар, кара такта, кара савытлары...

Музейдагы һәр экспонат кызыклы. Шулай да биредә иң мөһиме – «Әлифба». Хәер, нәниләр өчен продукция зур зәвык, тырышлык белән эшләнә. Музейга тупланган бай материалны җыюда көллиятнең тарих укытучысы Хөсәен Хәйруллин, озак еллар директор вазифасын үтәгән Илдус Сәгъдиев Татарстан берләштерелгән дәүләт музее фәнни хезмәткәрләре күп көч куйганнар. Көллият ишегалдында «Әлифба»га һәйкәл дә торгызылды.

Кеше китә – җыры кала

Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Мөхәммәт Мәһдиевне чын мәгънәсендә туган ягы җырчысы дияргә мөмкин. Аның барлык әсәрләре дә туган ягы табигатенә, якташларына мәхәббәт белән сугарылган. «Исәнме, туган ягым! Исән-сау тордыңмы? Мин бит әллә ниткән күтәренке – романтик хыяллар, куәтле җырлар патшалыгыннан кайтып киләм. Синдә яшәп, синдә үләргә, шушы җирдә күмелергә дип кайтып киләм. Тормышның авыр минутларында юатырга онытма мине. Син бит җырларга бик бай, бик моңлы, бик хәсрәтле алар. Шулай да, миңа авыр булганда, мине юатырга онытма...» – дип язды М.Мәһдиев.

Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре аша без сугышка кадәрге, сугыш һәм аннан соңгы чордагы татар авылы тормышын, аның гореф-гадәтләрен, күңел серләрен укып белдек. Язучы тормышны үзенчә күрде, бәяләде һәм берәүгә дә ярарга тырышмады, тормышта очрый торган катлаулы вакыйгаларны да моңсу юмор аша укучыларына җиткерде. Табигатькә мәхәббәте чиксез иде әдипнең: һәр үсеп утырган агач, чишмә, очып барган кош турында әйтер сүзе күп иде аның.

Мөхәммәт Сөнгатулла улы – ХХ гасыр татар әдәбиятының соңгы чирегендә татар авылы тормышын чагылдырып, кабатланмас әсәрләр, образлар тудыручы, күпсанлы очерклар, мәкаләләр иҗат итеп, аңыбызны, тормыш тәҗрибәбезне баеткан шәхес.

М.Мәһдиев үзе туып-үскән җирдә яшәүче кешеләрнең гыйбрәтле язмышларын «Без – кырык беренче ел балалары», «Кеше китә – җыры кала», «Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү» әсәрләрендә тасвирлады. Язучының «Ачы тәҗрибә авазы» дип исемләнгән соңгы китабы белән танышкач, укучы язучының катлаулы, каршылыклы язмышын күрде һәм автор галим буларак та ачылды.

Дөрестән дә, язучы, галим М.Мәһдиевнең рухи мирасы бай, тормышы үзенчәлекле, аны киләчәк буыннарга җиткерү зарур. Нәкъ шуны күздә тотып, әдипнең туган авылы Гөберчәктә 2000 елның 13 июлендә Мөхәммәт Мәһдиев музее ачылды. Язучының васыяте буенча, музей бинасы Мәһдиев туган йортның бакчасында зур, зиннәтле агач бинада урнашкан. Музей бинасының бер ягын китапханә били.

Музейдагы экспонатлар мөхтәрәм язучының балалык, үсмер, студент чагын һәм аны галим буларак чагылдыралар, һәм, ниһаять, безнең алга үзенең кабатланмас әсәрләре белән халык күңелен яулаган, хаклы рәвештә халык язучысы исеменә лаек булган әдип образы килеп баса. Биредә М.Мәһдиевнең дуслары, замандашлары, укучылары, геройларының прототиплары белән очрашасың. Язучы туып-үскән йортның эчке күренеше, әти-әнисе белән бәйле истәлекләр һәм Казандагы фатирындагы эш бүлмәсе күренешләре аеруча хәтердә саклана.

«Мөхәммәт бик нечкә психолог һәм күзәтүчән кеше иде. Беркем күрмәгән нәрсәләрне күрә, кирәк вакытта берәүне дә рәнҗетмәстән көлә һәм көлдерә белә иде», – дип язды академик Индус Таһиров.

М.Мәһдиевне күп кеше язучы буларак белсә, аның шагыйрьлек сыйфатлары да сокландырырлык иде. 1959 елда язылган менә бу юлларны хәтергә төшерик:

Тыңладыңмы яр буенда дулкын тавышын?

Сизмәдеңме шул вакытта йөрәк сагышын?

Сагыш... Бу сүз күңелгә әллә нинди уйлар китерә. Әйе, һәркем сагына Мөхәммәт аганы. Вафатына егерме елдан артык вакыт үтсә дә, аның әсәрләре үлемсез, мәңгелек. Әсәрләре үлемсез булганда, аның авторы да яши, күңел түрендә саклана. Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев бу дөньядан бик иртә китте, ләкин ул татар халкының сөекле улы, бөек язучы булып әдәбиятыбыз тарихында үзенә тиң урынны күптән тапты инде.

М.Мәһдиев әсәрләрен кулга алуга, күңелгә ниндидер җылылык хисе иңә, рәхәт булып китә. Аның әсәрләре гадилеге, халыкчанлыгы белән аерылып тора. Алар моң белән сугарылган, һәр сүзе энҗе-мәрҗән кебек тезелгән. Күренекле әдип Аяз Гыйләҗев болай дип язган иде: «...Мәһдиев теле – милли байлыгыбыз. Аның сурәтләү чараларының палитрасы, тел бизәкләребезнең кабатланмас вә тутыкмас көзгебез түгелмени?...»

М.Мәһдиев – олуг язучы булу өстенә, олпат хәлфә, галим, остаз да иде. Аңарда гыйлем алган студентлар арасыннан да илгә-көнгә билгеле каләм әһелләре, галимнәр, мөгаллимнәр үсеп чыкты. Алар да үз чиратларында остазларының рухын һәрвакыт яд итеп, аның туган авылындагы музеен яңа экспонатлар белән баетуга үз өлешен кертер, иншаллаһ.

2009 елның июнь аенда М.Мәһдиевнең биш томлыгы дөнья күрде. Бишенче томда өр-яңа материаллар тупланган. Язучы үзен драматургия өлкәсендә дә сынап караган, аның ике пьесасы – «Әгәр җилләр очырса», «Хәсрәтле өч көн» бишенче томда үз урыннарын алган. Аның балаларга җиткерәсе уй-фикерләре дә шул ук китапта бәян ителгән. Киләчәктә бәлки тагын да күбрәк томлыклары чыгар, чөнки Мөхәммәт аганың иҗади мирасы зур. Язган мәкаләләрен генә җыйнасаң да, үзе әллә ничә китап булыр иде.

Шүрәле урманнары

Үрнәк бистәсендә табигать, аерым алганда, урманнар белән бәйле ике музей бар. Беренчесе – Арча урман хуҗалыгының тарих музее, икенчесе – Сунар урманчылыгындагы җәнлекләр һәм үсемлекләр музее.

Район мәйданының 32 мең гектарын биләгән урманнар табигатьнең хозурлыгын, һаваның саф, чиста булуын тәэмин итәләр. Табигать үзенчәлекләре буенча район урман зонасына керә. Казансу елгасының югары агымындагы ак һәм кара чыршылы урманнары үзенең куелыгы, агачларның төзлеге белән типик тайга урманнарына охшый. Хәзер инде урманнар аз калган, алар территориянең 11 процентын гына тәшкил итә. Урманнарның күбесе киселеп, кыр-басуларга әверелдерелгән.

Киселми калган урманнарның күпчелеге киң яфраклы агачлардан тора. Алар күпкатлы. Биек агачлардан имән, юкә өстенлек итә, өрәңге һәм карама да бар. Куаклар катында чикләвек куагы һәм башкалар очрый. Урман үләннәре – сәрдә, тайтояк, келәчел, калканлы абага, йолдыак, урман миләүшәсе яхшы үсә. Зур булмаган урман җирләре болын һәм басу үләннәре (болын күкчәсе, тукранбаш, ала миләүшә, шайтан таягы, кузгалак һ.б.) белән «чүпләнгән». Сирәк урыннарда каен һәм усак агачларыннан торган вак яфраклы урман «утраулары» очрый. Яфраклы урманнарда кош сайраган, бөҗәкләр безелдәгән тавышлар ишетергә, куян, төлке, поши, кабан дуңгызларын очратырга була.

Музей экспонатлары бу төбәкнең табигате, урманчыларның династияләре белән таныштыра, урманга, андагы җәнлекләргә һәм үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияли. Тукай урманчылыгы осталарының талдан үреп ясалган хуҗалык кирәк-яраклары, чыпта сугу өчен кулланыла торган станок игътибарны җәлеп итә. Җеп эрләү машиналары, ат арбалары, көпчәкләр, чаналар... – шулай ук урманчыларның хезмәт җимеше.

Агач үстерү – авыр эш. Аның мәшәкатен, мөгаен, урманчы гына аңлыйдыр. Чәчү орлыклары тупланмасында савыр, нарат, монгол имәне, шомырт һәм күп кенә башка төр агачлар. Шунда ук озак еллар Арча урман хуҗалыгын җитәкләгән, хәзер Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзировның «Урманнар – җирнең матурлыгы», «Татарстан Республикасы Арча урман хуҗалыгы питомникларында утырту материаллары үстерү» дип исемләнгән китаплары.

Музей бинасының интерьерлары, агач материалларны кисеп, сәнгатьчә зур зәвык белән эшләнгән. Бу эштә Үрнәк бистәсе мәктәбе укучылары да актив катнашкан. Экспонатлар арасында каен суы җыю җайланмалары, урман хезмәткәрләре тамгалары, кием формалары үрнәкләре. Кош оялары, урман чәчәкләреннән гербарийлар, гөмбәләр, бөҗәкләр тупланмасы биредә булучыларны сокландыра, табигатькә мәхәббәт уята.

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре себеркеләр дә бәйли, стеналарны бормалы болан мөгезләре белән дә бизи, буралар да сата. Музейда урмандагы ял почмаклары да күрсәтелгән. Шунда ук агач кашыклар, бал, прополис, маринадланган гөмбә, каен суы, төрле максатлар өчен әзерләнгән такталар урын алган. Гаҗәеп бай шул бу якларның урманнары.

Музей ишекләре балалар өчен дә, олылар өчен дә һәрвакыт ачык. Бу исә бирегә килүчеләргә табигать белән якыннан аралашырга, аның серләрен өйрәнергә мөмкинлек тудыра.

***

Арча шәһәренең үзәк мәйданына иҗатлары милли хәзинәбезгә әйләнгән, бу изге туфрактан көч алган, туган ягының саф һавасын күкрәк киереп сулап үскән, чын мәгънәсендә халык шагыйре һәм язучысы исемен йөрткән Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиевләрең бронза бюстлары урнаштырылган.

Вакытында Арча район башкарма комитетын җитәкләгән кеше буларак, бүгенге Президентыбыз Рөстәм Нургали улына бу төбәкнең бөек шәхесләре белән бәйле урыннарны тәртипкә китерүдә үзенә дә турыдан-туры катнашырга туры килде. Шуңа күрә Арчаның тарихын да, халкының нәрсәгә сәләтле булуын да яхшы белә Президент. Арча районының 75 еллыгы билгеләп үтелгәндә, ул болай дигән иде: «Арча ягы – татар халкының сөйләм һәм әдәби телен саклаган, татар мәгърифәтенең һәм татар әдәбиятының Курсави, Мәрҗани, Күлтәси, Тукай кебек «алтын баганалары» үсеп чыккан данлыклы Казан арты үзәге. Биредә гомер-гомергә мул уңыш үстергән, һөнәрчелек белән шөгыльләнгән мәдәниятле халык яшәгән. Арча төбәгенең бәрәкәтле җирлегендә туып-үскән бөек мәгърифәтчеләр, күренекле фән һәм сәнгать эшлеклеләре, танылган белгечләр һәм җитәкчеләр, илебезнең төрле почмакларында яшәп, халкыбызга фидакарьләрчә хезмәт иткән. Арча районы халкы бу күркәм традицияне бүгенге көндә дә дәвам иттерә, үз туган ягының данын еракларга тарата».

Күп көч куеп музейларда тупланган материаллар белән республика мәктәпләрендә укучы һәр баланы таныштырырга кирәк. Урта һәм югары һөнәри уку йортлары студентларына да бу музейларны карау бик файдалы булыр иде. Бәлки, киләчәктә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы белән берлектә, музейлардан файдалану буенча махсус план да булдырыр.

 

"КУ" 05, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: