Арча музейлары (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Бөек Тукайның туган җирендә

Шагыйрьләр озак яшәми, диләр. Моның сәбәпләрен аларның һәрнәрсәне күңелләренә бик якын кабул итүләре, йөрәкләренең тиз яралануы, үзләрен ялгыз хис итүләре белән аңлаталар. Габдулла Тукайга Ходай тарафыннан бары 27 ел гомер бирелгән булган. Шулай да Гариф Ахунов әйткәнчә:

Мәңге тере, мәңге үлмәс

Классиклар, даһилар

Гасырлар узганнан соң да

Безнең белән яшиләр.

Вафатыннан соң Габдулла Тукайның шигырьләре 29 телгә тәрҗемә ителә. Китаплары 7 миллион данә тираж белән басылып чыга. Тукай исемен йөрткән урамнар республиканың һәр шәһәрендә, бистәсендә бар. Бохарада, Ферганәдә, Алматы, Анкарада да бар андый урамнар.

Һәр елны шагыйрьнең туган көне 26 апрельдә Россиянең татарлар яшәгән һәр төбәгендә генә түгел, Америка Кушма Штатларында, Төркиядә, Финляндиядә һәм башка илләрдә дә билгеләп үтелә. Аңа бюстлар, һәйкәлләр куелган, Тукай сүзләренә йөздән артык җыр язылган, әсәрләре өч балет өчен нигез булып торды. Кайбер әдәбият белгечләре Тукайны татарның Пушкины, диләр. Әмма нигә соң Пушкин булсын ди әле ул? Ул – Тукай, артык та, ким дә түгел. Тукай – милли кысалар белән генә чикләнмәгән, гаҗәеп зур масштабтагы шагыйрь. Аның иҗатына тулы күләмдә бәя бирү бик авыр, бәлки, бөтенләй үк мөмкин дә түгелдер. Тукай кебек аз яшәгән даһилар – Пушкин, Байрон, Гейне, Рембо, Лермонтов та үлгәннән соң гына данландылар.

Җисми яктан тормыштан китсә дә, Тукай, шагыйрь буларак, бу дөньядан китмәде. Аның авазы һаман да яңгырый һәм халык күңелендә теләктәшлек таба. Ул авазны яхшырак ишетергә омтылу шагыйрь яшәгән урыннарга аеруча бер мөнәсәбәт тудыра.

Арча ягына килгән кеше Г.Тукайның туган авылы Кушлавычка барып кайтуны үзенең намус эше дип саный. Шагыйрь тормышы белән бәйле һәр урын, истәлеген саклаучы һәр музей аны безгә тагын да якынайта.

Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йорты Мөхәммәтгариф мулланың йорты урынында, элеккечә итеп, яңадан торгызылган. Музей экспозициясендә шагыйрьнең ата-анасы йорты, ишегалды, каралты-курасы, ул замандагы йортның эчке күренеше элекке хәленә кайтарылган. Тукаевлар утары комплексына хәзерге вакытта музейның төп экспозициясе урнашкан өч залдан гыйбарәт алты почмаклы йорт (1996 елда төзелә), Казан арты крестьяннарының көнкүрешен яктырткан дүрт почмаклы йорт (1979 елда реконструкцияләнә), мунча (2011 елда салына), келәт (2011 елда төзелә) керә. 1956 елда Тукаевлар нигезе урынында шагыйрьгә бюст ачыла (сынчы И.А.Новосёлов). 1959 елда һәйкәл артында агач китапханә бинасы төзелә.

Алты почмаклы йортта урнашкан экспозиция шагыйрь әти-әнисенең шул чордагы йорты белән таныштыра. Музей экспозициясенең төп темасы – Габдулланың балачак дөньясы. Шагыйрьнең балачагы һәм аның балалар өчен язылган әсәрләре экспозициядә мөһим урын алып тора. Китап образы музейның барлык заллары аша уза.

Экспозицияләрдә Арча районы авылларыннан тупланган XIX-XX гасырларга нисбәтле көнкүреш әйберләре, авыл тарихын бәян итүче Кушлавычта яшәгән мөселман дин әһелләре, Тукайның әти-әнисе һәм башка туганнары турындагы архив документлары, фотосурәтләр урын алган. Музей экспозициясендә шагыйрьнең атаанасы йортын, аның ул замандагы эчке күренешен күрсәтергә тырышылган. Мәдрәсә күренеше дә тасвирлана. Ул – ирләр ягында. Тукай әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан да муллалар нәселеннән булган бит. Әтисе ягыннан шәҗәрәсенең җиде буынының мулла булуы мәгълүм. Күрәсең шунлыктандыр, экспозициядә мөселман руханиларының халыкны агартудагы эшчәнлегенә басым ясала.

Йортның хатын-кызлар ягы традицион татар авылы өен гәүдәләндерә. Монда – ана дөньясы: бик күп әйберләр уңган һәм тырыш хатын-кыз кулы белән эшләнгән. Бүлмәнең бер почмагында зур мич урнашкан, ул музейга чын мәгънәсендә гаилә учагы җылысы биреп тора. Аның янәшәсендәге витринада шагыйрь әтисенең шәхси әйберләре куелган. Уникаль мемориаль әйберләр арасында, риваятьләр буенча, кайчандыр шагыйрьнең әнисенеке булган дип саналган өч тәлинкә бар.

Элек Казан губернасы Мәңгәр волостена кергән Кушлавыч авылы Казан арты татар авылларыннан әллә ни аерылмый: Казаннан 60 чакрым ераклыкта урнашкан, 1885 елгы мәгълүматларга караганда, анда 120 хуҗалык, 794 кеше исәпләнгән. Халык фәкыйрь яшәгән, аларның төп шөгыле – умартачылык. Авылда бер кибет, бер тимерчелек алачыгы булган. Иң күренекле урын – мәчет. Шулай да бу авылда үткән көннәр һәм аның гүзәл табигате бөек шагыйрь иҗатында чагылыш таба.

Хәзерге көндә Кушлавычта Тукай чорыннан калган бер генә бина да сакланмаган. Ләкин монда шагыйрьнең балачагын искә төшерүче мохит, тирәлек бар. Булачак шагыйрьнең илһам чишмәсе, туган телгә мәхәббәт хисе, әйләнә-тирәне аңларга омтылышы нәкъ менә Казан артында формалаша. 

Шагыйрь эзләре калган сукмаклар

Кушлавычтан соң нәни Габдулланың ятимлек сукмагы Сасна, Өчиле авыллары аша уза, ике ел ул Казанда үзен тәрбиягә алган үги әти-әнисендә яши. Аннары Кырлай авылы кешесе Сәгъди абзый аны тәрбиягә ала һәм үзләренә алып кайта.

Өчиледә Тукайның әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла хәзрәт яшәгән. Бу авылны бүген дә халык телендә еш кына Тукай Өчилесе дип йөртәләр. Ник дигәндә, бу төбәктә вакытында Өчиле авыллары икәү булган. Икенчесе – Гариф Ахуновның туган авылы – Кече Өчиле. Кызганыч, ул сакланмаган, таралып юкка чыккан.

Сөекле шагыйребезне үз кочагына алган Өчиленең мәһабәт мәктәп бинасында бу борынгы авыл тарихына, Тукайга багышланган музей эшли. Аны оештыруга Татарстанның атказанган укытучысы, Россиянең мәгариф отличнигы Фәрхәт Зыятов күп көч куйган. Габдулла Тукайны бәләкәй вакытында үзенә сыендырган Яңа Кырлай авылы үзе үк хаклы рәвештә мемориаль һәйкәл булып тора. Кырлайда ул Сәгъди абзыйлар гаиләсендә биш елга якын яши. Габдулланың гади крестьян тормышының көндәлек ихтыяҗларын сиземләве нәкъ менә Кырлайдан башлана. Монда ул мәдрәсәгә йөреп белем ала, тормышны өйрәнә, халык җәүһәрләре белән таныша. «Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным», – дип язды соңыннан шагыйрь.

Авылда шагыйрь эзләре калган сукмаклар әле дә саклана. Аларның кайберләре «Кырлай» мемориаль комплексына да алып килә. Музей Тукай үзенең бик күп шигырьләрен багышлаган елга буена урнашкан, ул ерактан ук күренеп тора. Туры сукмак буенда бөдрә каеннар үсеп утыра. Шулай гадәткә кергән инде, музейга кунакка килүче һәркем биредә агач утыртып калдыра. Шул рәвешле, «Дуслык» аллеясы барлыкка килгән. Музей янында Тукай һәйкәле каршы ала. Әйтерсең, шушы йортка керер алдыннан Тукай ял итәргә, хәл җыярга уйлаган. Киләчәккә зур планнар корып утыра ул. Еллар үтеп, инде чын шәһәр кешесе булып җиткәч, Тукай үзенең истәлекләрендә һәм иҗатында Казан артына, балачак чорына торган саен ешрак әйләнеп кайта.

Кырлай музее экспозициясе шагыйрьнең бөтен тормыш юлын гәүдәләндерә: экспонатлар арасында Тукайның үзе исән чакта басылган китапларын, аның туганнары һәм дусларының шәхси әйберләрен, Казанның «Болгар» кунакханәсендәге җиһазларны күрергә мөмкин. «Шүрәле» темасы музейга тирән бер үзенчәлек биреп тора. Ул шагыйрьнең үз тормышы һәм иҗаты материалларында да, аның мирасының бүгенге язмышы аша да яктыртыла. Монда Шүрәле образының музыкада (Ф.Яруллинның шул исемдәге балеты), сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгатьтә, китап графикасында гәүдәләнеше күрсәтелгән. Музейга шулай ук Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләгән республиканың күренекле рәссамнары Б.Урманче, Ф.Әминов, А.Абзгильдин, Р.Заһидуллин әсәрләре тупланган.

Г.Тукай әдәби-мемориаль музей-комплексының Яңа Кырлайдагы музеенда Россиянең Беренче Президенты бүләк иткән китап та саклана. Дөрес, ул Тукайга багышланмаган. Калын, затлы бу китапны Мәскәүнең «Огонёк» нәшрияты 1994 елда чыгарган. Ул «Борис Ельцин. Записки Президента» дип атала. Эчке битенә «В память о посещении музея Г.Тукая, 9.06.96 г.» дип язып, култамгасын да салган. Билгеле булганча, ул елны Б.Ельцин Арча район Сабан туенда катнашты, чүлмәк ватты. Аннары бөек Тукаебызга баш иеп, аның Кырлайдагы һәйкәленә чәчәкләр куеп, истәлеккә китабын бүләк итеп калдырды. Бөек Тукай һәйкәленә баш иеп, чәчәкләр салуы, музейда шагыйрь турында лекция тыңлавы, музей китабына теләкләрен язып калдыруы татар халкын олылау, аңа хөрмәт күрсәтү буларак кабул ителде.

Яңа Кырлайда Г.Тукайга багышланган музей экспозициясе 1960 елларның икенче яртысында авыл китапханәсендә оештырыла. 1971 елның 30 мартында Г.Тукай музее Казандагы М.Горький музее филиалы статусын ала. 1976 елдан – ТАССР Дәүләт музее филиалы. Республика Министрлар Советының 1978 елның 7 декабрендәге «Яңа Кырлай авылын һәм Г.Тукай мемориаль үзәген төзекләндерү, архитектура-сынлы бизәү буенча чаралар турында» карары буенча, Б.Урманче проекты белән, яңа музей комплексы бинасы төзелә. Аны ачу тантанасы 1979 елның 25 апрелендә үткәрелә. Бүген Г.Тукай музей комплексы бу бинадан тыш Сәгъди абзый йортын да үз эченә ала. Б.Урманче проекты буенча салынган бинада «Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты» экспозициясе Сәгъди абзый йортында көнкүреш мемориалы урнашкан.

Арча төбәгендә Сәгъди абыйны шагыйрьнең икенче әтисе дип йөртәләр. 1978 елда аның йорты Тукай яшәгән еллардагыча итеп төзекләндерелде. Капка-койма, келәт, аның эчендәге йорт кирәк-ярагы, кар базы, сиртмәле кое, лапас – һәммәсе нәни Апушның бу йортта өч елга якын яшәү рухын саклый кебек. Монда аяк баскан өлкәннәр, бигрәк тә читтән кайткан әби-бабайлар юкка гына үз балачаклары, яшьлекләре белән очрашкандай, күз яшьләренә буылып, истәлекләргә чумып йөрмиләрдер.

Шагыйрьнең 120 еллыгына әзерлек барганда, комплексны Татарстанның ул чактагы Президенты Минтимер Шәймиев карады. Ул музейны яңартырга, төзекләндерергә күрсәтмә бирде. Аның әмере белән, Г.Тукай һәйкәле бронзадан эшләнеп куелды.

Тукай – күпкырлы талант. Ул туган як табигатенә гашыйк, җир йөзендә яшәүче һәркемнең ирекле, азат булуын тели. Шул ук вакытта ул үткен телле сатирик та, ялганчыларның, идарә итүчеләрнең, надан руханиларның икейөзлелеген фаш итә. Тукай биографиясе – дөнья әдәбияты тарихында иң драматик биографияләрнең берсе. Болай караганда, шагыйрьнең узган юлы озын түгел. Аның төп урыннары Кушлавыч-Өчиле-Кырлай-Казан-Уральск. Яңадан Казан... Ләкин шул авыллар, шул шәһәрләр арасында күпме фаҗига!

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 05, 2017

Фото: "Казан утлары"

журналы архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: