Арча музейлары (дәвамы)

(Башын МОНДА басып укыгыз)

Музейда урын алган күпчелек якташларыбыз турында сүз барганда, «классик», «нигез салучы» дигән төшенчәләрне кулланырга туры килә. Бүгенге татар әдәбиятына нигез салучы, классик шагыйрь Габдулла Тукай, татар тарихи романына нигез салучыларның берсе Мәхмүт Галәү (1886-1938), татар драматургиясенә һәм театрына нигез салучыларның берсе Галиәсгар Камал (1879- 1933). Музейда алар турында материаллар тупланган, шәҗәрәләре эшләнгән.

Габдулла Тукайның бөеклеге аның чынбарлыкны танып белүдә һәм тасвирлауда эстетик карашлары киңлеге, үз чорының аеруча әһәмиятле демократик һәм прогрессив идеяләрен тирәнтен аңлап, шулар югарылыгыннан торып иҗат итүе белән аңлатыла. Тарихтан күренгәнчә, һәрбер халык кайчан да булса үз шагыйрен тудыра. Борынгы Грециядә ул – Гомер, урта гасыр Италиясендә – Данте, Англиядә – Шекспир, Германиядә – Гёте, Казакъстанда – Абай, Грузиядә – Руставели, Россиядә – Пушкин, татар халкы өчен Тукай – шундый шагыйрь булды. Нәкъ менә Г.Тукай иҗатында татар халкының күп гасырлар дәвамында туплана килгән рухи тәҗрибәсе, зур потенциаль мөмкинлекләре чын мәгънәсендә гәүдәләнеш таба.

Габдулла Тукайның шигъри мәктәбе татар әдәбияты даирәсе белән генә чикләнми. Башкорт поэзиясе классиклары М.Кәрим һәм Н.Нәҗми, үзбәк халкының уллары Хәмзә һәм Г.Голәм, казакъ совет әдәбиятына нигез салучылардан С.Сәйфуллин һәм Б.Майлин, таҗик әдәбияты классигы С.Айни, күренекле төрекмән әдибе Ю.Кербабаев – һәркайсы үзен Тукай мәктәбе шәкерте дип санады. Казакъ язучысы академик С.Моканов Тукайны «Шәрекъ поэзиясенең титаны» дип атады.

Районның Ташкичү авылында мөгаллим-хәлфә гаиләсендә туып-үскән Мәхмүт Галәү (тулы исеме Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани) – шулай ук талантлы шәхес, ХХ йөз татар реалистик прозасының күренекле вәкиле, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче. М.Галәүнең нәфис әдәбият өлкәсендә актив эшчәнлеге 20нче елларда башлана. Ул «Күкеле сәгать», «Күпнең берсе», «Төеннәр», «Искедән калган мирас» һәм башка хикәяләрен яза. Оренбургта яшәгәндә, 1924 елда, «Салам-торханнар», «Курчак туе», «Пугач явы» пьесаларын иҗат итә. 20нче еллар ахырында М.Галәү татар халкының зур бер чор эчендәге тарихи тормышын иңләгән эпопея язу турындагы ниятен гамәлгә ашыруга керешә. Гомуми исеме «Канлы тамгалар» дип аталган бу эпопея дүрт китаптан торырга тиеш була. «Болганчык еллар» дип исемләнгән беренче китап 1877 елгы ачлык фаҗигасе вакыйгаларын тасвирлый. «Мөһаҗирләр» дип исемләнгән икенче китап 1897 елгы халык санын алу, шуңа бәйле рәвештә авыл халкының бунт күтәрүе һәм соңыннан күпләп Төркиягә күчеп китүе вакыйгаларына багышлана. Рус-япон сугышы, 1905 ел һәм 1917 елның Октябрь революцияләре чорына багышланган соңгы ике китабын автор төгәлләргә өлгерми.

1937 елда М.Галәүне Мәскәүдәге фатирында кулга алып, хөкем итәр өчен Казанга кайтаралар. Махсус хөкем утырышы 1937 елның 4 ноябрендә була. НКВД биргән белешмә буенча, әдип 1938 елның 12 ноябрендә атып үтерелә.

Бүген республикабызда бик мәртәбәле исәпләнгән Татар дәүләт академия театры Галиәсгар Камал исемен йөртә. Г.Камал – татар әдәбияты классигы, атаклы драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе. Ул да безнең якташыбыз, Сикертән авылында иген игүче Галиәкбәр Камалетдин гаиләсендә туа.

 Г.Камалның драматургия өлкәсендәге иҗат активлыгы һәм татар театры сәнгатен тудыру юлындагы иҗтимагый һәм практик эшчәнлеге аеруча игътибарга лаек. 1906 елның 22 декабрендә «Гыйшык бәласе» һәм тәрҗемә әсәре «Кызганыч бала» пьесалары буенча Казанда беренче мәртәбә ачык спектакль уйнала. Әдипнең якыннан катнашы һәм практик ярдәме белән оештырылган шушы ачык спектакль уйналу көне татар мәдәнияте тарихына профессиональ милли театрның туу датасы булып теркәлә. Профессиональ театр туу Г.Камалның иҗат дәртен бермә-бер арттырып җибәрә. 1907-1912 еллар арасында ул үзенең иң көчле, сәнгатьчә иң камил сәхнә әсәрләрен яза. Революциягә кадәрге татар тормышының төрле якларын чагылдырган «Бәхетсез егет», «Беренче театр», «Бүләк өчен», «Уйнаш», «Банкрот», «Безнең шәһәрнең серләре», «Дәҗҗал», «Каениш» драма һәм комедияләре әдипнең үз иҗатында гына түгел, гомумән, татар драматургиясе тарихында иң бөек нокталарны билгеләүче әсәрләрдән санала.

Г.Камалга 1923 елда – Хезмәт батыры, 1926 елда Татарстанның Халык драматургы исемнәре бирелә.

Шушы ук залда Бөек Ватан сугышында катнашкан якташ язучыларыбыз Госман Бакиров, Әнәс Галиев, Мостафа Ногман, Рафаил Төхфәтуллин, Солтан Гыйлемханов турындагы фотодокументлар, хатлар һәм китаплар белән танышырга була.

Икенче залда халык язучылары Сибгат Хәким (1911-1986), Гариф Ахунов (1925- 2000), Мөхәммәт Мәһдиевкә (1930-1995) багышлап экспозицияләр урнаштырылган. Анда язучыларның шәхси әйберләре, кулъязмалары һәм китаплары урын алган. Алар арасында Сибгат Хәкимнең язу приборы да бар. Дөрес, Сибгат Хәким күршедәге Әтнә районында туып-үскән. Күрәсең, арчалылар, әтнәлеләр белән озак вакытлар бер район булып яшәгәнгәдер (бәлки, башка сәбәпләр дә булгандыр), С.Хәким Арчаны үз иткән, аңа күп кенә әсәрләрен багышлаган.

Музейга Гариф Ахуновның өстәле, урындыгы, язу машинкасы, язу приборлары, үз кулы белән эшләнгән, туган авылы «Өчиле күренеше» картинасы, Йөзлекәй әбисенең портреты, аңа бүләк ителгән сувенирлар куелган. Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гариф Ахунов үзе яшәгән чор, замандашлары турында «Яшьлек яме», «Хәзинә», «Хуҗалар», «Чикләвек төше», «Ардуан батыр», «Идел кызы», «Тимерханның күргән-кичергәннәре» кебек күләмле әсәрләр иҗат итте. Әдипнең әсәрләре буенча спектакльләр куелды, нәфис фильм төшерелде. Язучының якташлары, әдип истәлекләрен кадерләп саклау белән бергә, талантлы яшьләргә, әдәбият, мәдәният, сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен Гариф Ахунов исемендәге премия бирүне дә гамәлгә куйды.

Шушы ук залда Мөхәммәт Мәһдиевнең эш өстәле һәм урындыгы, китап шүрлеге, курткасы, өстәл һәм кул сәгатьләре, югары белем алуы турындагы дипломы, язучылар берлегенә язган хаты бар. Язучы-прозаик буларак, М.Мәһдиевнең исеме матбугатта 60нчы елларның ахырларында күренә. 1967 елда «Казан утлары»нда «Этюдлар» дигән баш астында берничә хикәясе басыла. 1968 елда басылган «Без – кырык беренче ел балалары» повестенда М.Мәһдиев Бөек Ватан сугышы чорында педагогия училищесында укучы студентларның көндәлек тормышын, укытучыларның язмышын үткен тел белән ачып бирә. Шуннан соң бер-бер артлы иҗат җимешләре дөнья күрә. Сугыштан соңгы елларда авыл интеллигенциясе, мәктәп тормышы, укытучы фронтовикларның намуслы хезмәтен тасвирлаган «Фронтовиклар» (1972) романы, гади авыл кешеләре, алар турындагы матур хатирәләрне тасвирлаучы «Кеше китә – җыры кала» (1978), «Каз канатлары» (1975), «Торналар төшкән җирдә» (1978) повестьлары, авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышланган «Мәңгелек яз» (1982) романы, «Ут чәчәге» (1980), «Исәнме, Кәшфи абый!» (1982) повестьлары белән Мөхәммәт Мәһдиев татар әдәбиятының алгы сафына баса.

Язучылар залы дип аталган бүлмәгә хәзерге заман татар язучыларының тормышын һәм иҗатын яктырткан витриналар эленгән, тыштан тыйнак кына тоелган, асылда, бик зур байлык тупланган музейда булганнан соң, татар мәдәниятен үстерүгә өлеш кертеп, аны сакларга тырышып яшәгән кешеләрнең кадере тагын да арта. Аларның тормыш юлы белән иҗаты аерылгысыз икәнен аңлыйсың. Әсәрләрен рус телендә иҗат иткән Г.Тукай премиясе лауреаты Диас Вәлиев, Фәрваз Миңнуллин, Альберт Яхин, Мәрзия Фәйзуллина, Рәфикъ Юныс, Равил Вәлиев, Вакыйф Нуриев, Наил Касыймов, Сания Әхмәтҗановаларның иҗат һәм тормыш юлларын яктырткан материаллар, алар турында истәлекләр тупланган. Ел саен Г.Тукайның туган көнендә районда үткәрелә торган шигырь бәйрәме турындагы фотодокументларны һәм башка мәгълүматларны да табарга була биредә.

Музейның сәнгать бүлегендә күренекле якташларыбыз Нәгыймә Таҗдарова, Зөләйха Богданова, Гыйлаҗ Казанский, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре – үзешчән композитор Салих Хисмәтуллин, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Арча район мәдәният йортының халык уен кораллары оркестрына нигез салган Салих Вәлиев турындагы экспонатлар урын алган. Шамил Әхмәтҗанов, Гөлзадә Сафиуллина, Айдар Фәйзрахманов, Люция Хәсәнова, Рәбига Сибгатуллина, Фердинанд Фәтхрахманов, Фәнәвил Галиев, Габделфәт Сафин, Рөстәм Закиров, Раушания Фәйзуллина иҗатларын да халык үз итә, югары бәяли.

Музейда А.Фәйзрахмановның концерт күлмәге, камзулы, билбавы һәм чапаны, Гөлзадә Сафиуллинаның концерт күлмәге аерым урын алып тора. Экспонатлар арасында Салих Хисмәтуллинның кларнеты, Салих Вәлиевнең үзе ясаган концерт гармуны да бар.

Экспозициядә Фёдор Шаляпин почмагы өчен дә урын табылган. Билгеле булганча, бөек җырчының яшьлек еллары Арча белән бәйле. Булачак җырчы 1885-1886 елларда биредәге реаль училищеда белем алган, чиркәү хорында җырлаган. Ул елларда берәү дә, хәтта Шаляпин үзе дә, берничә елдан соң Россия аның тавышы белән горурланыр, дөнья аны тыңлар дип уйламагандыр. Арчада укыганда, Фёдор гап-гади һөнәр үзләштереп йөргән бер хыялый җан гына булган бит әле.

«Мин дөньяда Арча кебек чиктән тыш әһәмиятсез (ничтожный) башка бер генә шәһәрне дә белмим», – дип ачына М.Горькийга үзенең яшьлек елларын искә төшереп Ф.Шаляпин. Аның тойгыларын аңларга да була. Әтисе Федяны, җырга омтылышыннан аеру өчен, көчләп диярлек укырга Арчага җибәргән була. Композиторларның Арча турында иҗат иткән дистәләрчә җырларын исәпкә алу гына да бөек җырчының кырыс бәясен нык төссезләндерә, бүгенге көндә андый бәяне кабатларга җирлек калдырмый.

Берничә ел элек «Плутон» нәшриятында «Арча ягы бигрәк матур» дигән җырлар җыентыгы дөнья күрде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Фазлыйәхмәтов төзегән җыентыкка Арча һәм аның авылларына багышланган 176 җыр тексты кергән. Ул җырлар төрле кичәләрдә, концертларда еш яңгырый, аларны халык җылы кабул итте. Арчаның хәтта үз гимны да бар инде:

Ак каеннар Ватаны, син, Арча!

Илһамият Ватаны, син, Арча!

Изге моңнар Ватаны, син, Арча!

Ватанымның ал таңы, син, Арча!

Әдәбият һәм сәнгать музеенда 2000нән артык экспонат бар икән. Алар Арча төбәгенең мәдәнияте, анда туып-үскән талантлы кешеләр турында сөйли. Музейларның һәркайсы мондагы кебек төп нөсхәләр, шәхси әйберләрне туплаган уникаль экспозициясе белән мактана алмый. Экспонатларның бер өлеше Арча ягы халкының һөнәрчелек белән шөгыльләнүе хакында мәгълүмат бирә. Күнгә чигү тарихы һәм технологиясе белән танышырга мөмкин. Гөслә, мандолина, думбра, скрипка, гитара кебек кыллы уен коралларын да күреп була монда. Гариф Ахунов әйткәнчә, сәнгатьнең һәр төре бөек, чөнки ул халыкныкы.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: