Алтын Урда цивилизациясе һәм аның мирасы

XII гасыр ахырында – XIII гасырның беренче унъеллыкларында Бөек далада яшәгән күпсанлы төрки-монгол кабиләләре Чыңгыз хан (1155/1162 – 1227) хакимияте астында бердәм дәүләткә берләштерелә[1]. Соңрак Чыңгызыйларның һәм аларның гаскәр башлыкларының күп кенә яулары нәтиҗәсендә кешелек тарихында күләме буенча аңарчы тиңе булмаган зур империя (40 млн кв. км чамасы) барлыкка килә[2]. 1250–1260 елларда ул барлыгы 160 миллионлап кеше яшәгән Үзәк, Урта һәм Алгы Азия, Кавказ арты, Палестинага кадәр Якын Көнчыгышны, шулай ук Көнчыгыш Европаның зур өлешен колачлый.

750 ел элек, 1269 елда, Чыңгыз хан варислары – Җүчи, Чагатай һәм Һулагу Олыслары ханнары үз-үзен империянең Бөек ханы дип игълан иткән Хубилайны танудан баш тартып, үз биләмәләренең чикләрен билгелиләр, гаять зур бердәм дәүләтнең яшәешенә нокта куеп, аның таркалуын рәсмиләштерәләр[3]. Территориясе буенча иң зурысы Җүчи Олысы була (10 млн кв. км тирәсе), аны Монгол империясенең куәте сакланган төп этносәяси варисы, скифлар-саклар империясе заманыннан алып исәпләгәндә, бөек дала империяләренең соңгысы дип атарга мөмкин[4]. Әлеге дәүләт җәмәгатьчелек хәтеренә төрле милли һәм тарихи традицияләрдә кабул ителгән Җүчи Олысы яки Олуг Олыс, Дәште Кыпчак яки Комания иле, Бәркә Олысы яки Мәмләкәте Үзбәк (Үзбәк дәүләте), Татарлар державасы яки Бөек Татария һәм, ниһаять, Урда яки Алтын Урда атамалары белән кереп кала. XVI гасыр уртасына нисбәтле Казан елъязмачысы әсәре тәэсирендә соңгысы фәндә һәм публицистикада аеруча киң таралыш ала, ул әлеге илнең бөеклеген һәм куәтен тулырак яктырта.

Монгол империясе кебек үк, Алтын Урда да, һичшиксез, хәрби экспансия нигезендә төзелә. Ташкын сыман ябырылган яулар, монгол-татарлар тарафыннан күп кенә илләрнең һәм халыкларның буйсындырылуы нәтиҗәсендә бик күп кешеләр – яугирләр һәм тыныч тормышлы халык кырыла, исән калганнар газапларга дучар ителә. Күп кенә шәһәрләр (Урта Азия, Кавказ һәм Көнчыгыш Европадагы кайбер шәһәрләрне генә искә алам, ягъни: Бохара, Сәмәрканд, Харәзем башкаласы Үргәнеч, Хаҗәнт, Гүргәнеч, Дәрбәнт, Самцхе, Эрзурум, Идел Болгары башкаласы Биләр, Болгар, Суар, Җүкәтау, Рязань, Владимир, Киев, Люблин, Краков), кирмәннәр һәм торак пунктлар җимертелә, яндырыла. Әмма, кытай ораторы Лу Цзя (б.э.к. III-II гасырлар), шулай ук Чыңгыз ханның киңәшчесе Елюй Чуцай (1189-1243) сүзләре белән әйткәндә, «атка атланып, империя яулап булса да, ат өстендә генә утырып идарә итү мөмкин түгел». Империяләр көч кулланып кына, озак яши алмый, тиз таркала. Алтын Урда яшәешенең фәкать корал көченә буйсындырылганнарның каршылыгын һәм ризасызлыгын рәхимсез рәвештә бастыруга, аларның яулардан соң көчсезләнүенә, җәза чараларының кабатлануыннан һәм һәлакәткә дучар булу ихтималыннан куркуларына нигезләнүе шикле (хәер, Алтын Урданың монгол-татарлардан мирас ителгән хәрби куәте чыннан да гаять зур була һәм мистик дәрәҗәдә курку сеңдерә, буйсынмаучыларга карата чаралар яшен тизлегендә диярлек һәм котылгысыз хәлдә гамәлгә ашырыла). Кагыйдә буларак, яулау һәм буйсындыруга караганда, империяләрнең барлыкка килү һәм яшәеш процессы күпкә катлаулырак. Алар берләшү, ягъни билгеле бер үзара ризалык җирлегендә мәҗбүрләү һәм тормыш рәхәтлекләре кушылмасы нигезендә төзеләләр. Җәмгыять өчен файдалы, тәртип, икътисад, мәдәният үсеше һәм башкалар өчен гарант булган очракта гына империячел дәүләт тотрыклылана. Нәкъ менә Алтын Урданың оешуы, аерым алганда, Үзәк Евразиядә һәм Көнчыгыш Европада күпкә ныклырак һәм тотрыклырак сәяси вазгыять урнашуга китерә. Яуланып, башта Монгол империясе, аннары Җүчи Олысы составына кергән халыклар һәм дәүләтләрнең күпчелеге элек даими кабатланган үзара низаглар һәм ызгышлар, эчке һәм тышкы бәрелешләр шартларында яшиләр. Алар арасында еш кына канкойгыч сугышлар кабына, шул сугышлар вакытында шәһәрләр җимерелә, торулыклар бушап кала. Чыңгызыйлар – Җүчиләр империясе составына кертелү элеккеге тотрыксызлыктан һәм таркаулыктан кискен аермалы чагыштырмача ныклы дәүләт тәртибе урнашуын тәэмин итә. Сугышлар, үзара низаглар һәм эчке каршылыклар нәтиҗәсендә көчсезләнгән күршеләре арасында Алтын Урда чыннан да гаҗәеп «тотрыклылык утравы» буларак таныла.

Монгол-татарлар үзәкләшкән хакимият идеясен алып киләләр, Дәште Кыпчакның аңарчы зәгыйфь дәрәҗәдә оешкан дала кабиләләрен берләштерәләр[5]. Көнбатыштагы яулардан җиңеп кайткан Бату, иярдән тәхеткә күчеп утырып, гаскәр башлыгыннан дәүләт төзүчегә әверелә (аның беренче башкаласы-резиденциясе хәзерге Татарстан территориясендәге Болгар шәһәрендә урнаша). Ул һәм Җүчи Олысының аннан соңгы идарәчеләре ил белән идарә итүнең төзек, катлаулы тармакланган, әмма шактый тотрыклы системасын төзиләр. Элеккеге кыпчак «кыргый даласы»нда хөкем сөргән кабиләара низагларга һәм дошманлыкка алмашка халык төгәл унлыкларга бүленгән олыслардан гыйбарәт төзек һәм ныклы дәүләт системасы килә. Алай гына да түгел, төбәктә чын социаль революция гамәлгә ашырыла, ягъни ыруг-кабилә мөнәсәбәтләрен шартлы (сөйургал) һәм шартлар белән чикләнмәгән (тархан) ярлыкаш мөнәсәбәтләренә нигезләнгән хәрби-феодаль тәртипләр (строй) алыштыра. Нәтиҗәле дәүләт механизмы төзелә. XIII гасырның икенче яртысыннан алдагы йөз ел дәвамында диярлек сугыш хәрәкәтләре, элеккеге кыпчак югары катлавының юк ителүе яки хакимияттән читләштерелүе аркасында туган буталчыклык урынын «куәтле дәүләттә чагыштырмача тыныч, тотрыклы тормыш били»[6]. XIV гасырның икенче яртысына кадәр Алтын Урданың эчке өлкәләрендәге шәһәрләренең кирмән диварлары һәм башка ныгытмалары булмавы да илдә хөкем сөргән иминлек һәм куркынычсызлык дәрәҗәсен күрсәтә.

Элеккеге төрки кабиләләр берлекләре таркатыла һәм Җүчи Олысының хәрби-административ һәм клан (ыруг) структурасына кертелә, аларның аксөякләре өлешчә юк ителә, өлешчә яңа аристократия составына кушыла. Җүчиләр хөкүмәте, салымнар җыюны һәм хәрби мобилизацияне уңайлаштыру мәнфәгатьләрен күздә тотып һәм халыкның үз ирке белән олыслар арасында күчешен тыеп, үзенчәлекле «крепостнойлык хокукы» урнаштыра. Элек төрле этносәяси берләшмәләргә таркалган кардәш төрки кабиләләр беренче тапкыр гомуми территориаль-сәяси пространствода туплана. Дәүләт чикләренең һәм кабиләара киртәләрнең юкка чыгуы, низагларның бетерелүе һәм сәяси бердәмлек аларның үзара якынаюына этәргеч бирә, таркау төрки кабиләләрнең бердәм халыклар булып оешуы өчен алшартлар тудырып, мөһим этник процессларга юл ача. Нәтиҗәдә Алтын Урда Евразиянең хәзерге күп кенә төрки халыклары өчен «этник бишек»кә әверелә, чөнки аларның килеп чыгышы процесслары «әлеге дәүләтнең төрле провинцияләрендә яшәгән халыклар нигезендә бара»[7].

«Татарлар» этнонимы белән аталган хәзерге субэтник бергәлекләрнең (Идел-Урал, Кырым, Себер татарлары һ.б.) килеп чыгышы да күп кенә очракларда нәкъ менә Җүчи Олысында башлангыч ала. Хәзерге вакытта ике милләткә (кырымтатар һәм татар) һәм ике этник төркемгә (буджак һәм Литва татарлары) карата кулланылучы әлеге атама нәкъ менә Алтын Урда чорында киң таныла. Үзәк Азиянең көнчыгышында яшәгән кабиләләрнең берсе (соңрак – кабиләләр берлеге) исеме буларак, ул татар-монгол яуларына кадәр бик күп еллар элек Шәрекътә еш кына Үзәк Азия халыклары җыелмасын, шул исәптән монголларны атау өчен кулланыла. Шуңа күрә урта гасырлар чыганакларының күпчелегендә этник яктан чуар монгол гаскәрләре «монголлар» буларак түгел, «монгол-татарлар» яки «татарлар» буларак искә алына. Алтын Урданың күп кенә төрки халыклары, тарихта мәгълүм традиция буенча илбасар халык исемен кабул итеп, шул ук вакытта үзләренең кабилә атамаларын да кулланып, үзләрен «татарлар» дип атый башлыйлар.

Шулай итеп, Алтын Урда дәверендә бер үк вакытта этноним, политоним, соционим сыйфатында кулланылган «татарлар» төшенчәсе беренче тапкыр этник җәһәттә туплау мәгънәсенә ия булган. Дәүләтнең төп үзәге булган көнбатыш өлешендә (аны еш кына «Ак Урда» дип атыйлар) төркиләрнең бердәм татар бергәлегенә берләшүе башланган. Җүчи Олысы таркалуы аркасында бердәм татар халкы формалашу тукталып торган. Соңрак Әстерхан, Казан, Касыйм, Кырым һәм Себер ханлыкларында, өлешчә Нугай Урдасында, хәзерге Румыния, Польша, Литва һәм Белоруссия территориясендә аның нигезендә үзләренең этник бөтенлеген яхшы аңлаган локаль татар этник бергәлекләре (Әстерхан, Казан, Касыйм, Кырым, Себер татарлары, татар-мишәрләр, Добруджа һәм Польша-Литва татарлары һ.б.) оеша башлый. Төрле төбәкләрдәге татарларның этник тарихы процесслары Россия һәм башка дәүләтләр кысаларында дәвам итә.

 

[1] Хамидуллин Б.Л. Чингиз-хан – 850: Книга 1. Казань, 2002.

 

[2] Ускенбай К.З. Восточный Дашт-и Кыпчак в XIII – начале XV века. Проблемы этнополитической истории Улуса Джучи. Казань, 2013.

 

[3] Энхчимэг Ц.Ц. К изучению истории Таласского курултая // Материалы международной научной конференции «Монгольская империя (образование, расцвет, распад)». Улан-Батор, 2004. С. 327–335.

 

[4] История «скифов» глазами современников / Авт.-сост. Б.Л. Хамидуллин. Казань, 2001.

 

[5] Костюков В.П. Были ли Золотая Орда «Кипчакским ханством»? // Тюркологический сборник 2005: Тюркские народы России и Великой степи. М., 2006. С. 199–237.

 

[6] Трепавлов В.В. Степные империи Евразии: монголы и татары. М., 2015.

 

[7] Трепавлов В.В. Золотая Орда и татарские юрты в мировой истории // Золотая Орда в мировой истории. Коллективная монография. Казань, 2016. С. 922–926.

 

Мәкаләнең дәвамын "Казан утлары" журналының 8 нче санында (2019) укыгыз.

 

"КУ" 8, 2019

фото: pinterest

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: