Логотип Казан Утлары
Тарих

Алар онытылмас. Оныттырмасак...

Тарихчы Искәндәр Гыйләҗев белән әңгәмә

– Искәндәр әфәнде! Муса Җәлил образы күңелегездә кайчан һәм ничек туа башлады? Рафаэль Мостафин белән аның эзләнүләре хакында сөйләшергә туры килмәдеме?

– Мин – Совет чоры баласы, совет тәрбиясен мәктәптә алдым, пионер да, комсомол да булдым. Ул вакытта, әлбәттә, Җәлил исеме төрле патриотик чаралар уздырылган вакытта еш искә алына иде. Аның шигырьләре белән танышуым да мәктәп еллары белән бәйле. Ләкин, ни гаҗәп, мин аларны башта рус телендә укыган идем, чөнки мин рус мәктәбендә белем алдым. Татарчалары белән соңрак таныштым. Җәлил шигырьләрен татарча укыгында, ихтыярсыз аларны тәрҗемәләр белән чагыштырып бардым. Әлбәттә, шигырьләрне тәрҗемә итү – гаҗәеп катлаулы эш, ләкин яшь чактан калган шундый бер күзәтүем бар: Җәлил шигырьләрен совет чорында рус теленә бик шәп тәрҗемә кылган булганнар.

Тагын Җәлил исеме белән бәйле булган яшь чакларым хатирәсе – «Моабитская тетрадь» дигән кинофильм. Яңа гына Интернеттан карап алдым – ул 1968 елда төшерелгән булган, димәк, мин аны кинотеатрда ун яшемдә караганмын. Пётр Черновны Җәлил ролендә кабул итә алмасам да, гаҗәп көчле тәэсир итте бу фильм миңа... Бигрәк тә әсирлек фаҗигасе. Шундый авыр хәлдә дә кешеләрнең шәхес булып калулары мине шул вакытта ук таң калдырган иде... Шәфи Алмас ролендә – гениаль Рәфкат Бикчәнтәев, Абдулла Алиш – Әзһәр Шакиров, Илдар Идриси – яшь Илдар Хәйруллин – тетрәндергеч, хәтердән җуелмый торган образлар... Күрәсең, шул вакыттан ук бу тема күңелемә сеңеп калгандыр, соңрак, инде тарихчы булгач, моңа кадәр тыелган темалар белән дә шөгыльләнергә мөмкинлек ачылгач, мин шул мәсьәләгә якын булган «Идел-Урал» легионы тарихын өйрәндем, үземчә яшьлек хатирәләремне яңарттым, шул вакытта уянган кызыксынуымны канәгатьләндердем...

Инде Рафаэль Мостафинга килсәк, без, әлбәттә, аның белән аралашып тордык, мин һәрвакыт аның энергиясенә, максатчанлыгына сокландым, ул, тарихчы булмаса да, минем өчен эзләнүләр алып баруда үрнәк булып торды... Кайбер мәсьәләләрдә аның белән тулысынча килешмәсәм дә, бәхәсләшеп алсак та (ул дискуссияләр вакытлы матбугат битләрендә дә чагылыш тапты), барыбер аңа карата ихтирам хисем кимемәде...

Алманиядә Җәлил исемен беренче тапкыр кемнән ишеттегез? Бу сезгә ничек тәэсир итте? Анда Мусаны белүчеләр аздыр инде. Җәлил һәм җәлилчеләр Алмания хәтереннән ничәдер елдан бөтенләй җуелмасмы?

– Алманиядә Муса Җәлил исемен бездәге кебек үк еш искә алмыйлар. Гомумән, Алманиядә сугыш вакыйгаларын артык куертырга яратмыйлар, ул җәмгыятьтә әле һаман да гаеп хисе яши. Шулай да тарихчы, әдәбиятчы галимнәр аны белә. Казанда, Опера һәм балет театрында уздырылган, Муса Җәлилнең йөз еллыгына багышланган тантанада Гиссен университетыннан килгән профессор Марк Кирхнер, саф татар телендә Җәлил турында чыгыш ясап, бөтен залны үрә торгызып, аны алкышларга «мәҗбүр иткән» иде. М.Кирхнерның Җәлилгә багышланган берничә мәкаләсе дә бар. Элекке Плётцензее төрмәсе бинасындагы Каршылык хәрәкәтенә багышланган экспозициядә Муса Җәлил батырлыгына шактый зур урын бирелгән, Алманиядә яшәүче милләттәшләребез аны аеруча яратып искә ала. ГДР чорында аны, әлбәттә, күбрәк беләләр иде, шигырьләре алман теленә дә тәрҗемә ителеп бастырылган. Ләкин бүген Муса Җәлил – күпчелек алманнар өчен экзотик персонаж. Күрәсең, шулай булып калачак та – галимнәр беләчәк, киң җәмәгатьчелек артык кызыксынмаячак...

– Бу теманы анда махсус өйрәнмәсәгез дә, аның эченәрәк керә бару булгандыр инде. Нинди яңалыклар, үзгәлекләргә тап булдыгыз?

– Әйткәнемчә, мин «Идел-Урал» легионы тарихы белән шөгыльләндем, аның тарихына караган монографияләрем дә, мәкаләләрем дә бар. Димәк, турыдан-туры Муса Җәлилнең тормыш юлын өйрәнмәдем. Дөрес, Алманиядә архивларда эшләгән вакытта, Җәлил һәм җәлилчеләр турында яңа, беркемгә дә мәгълүм булмаган чыганакларны табарга дигән хыялым бар иде, ләкин юк – табылмады. Асылда Муса Җәлил тормышы белән бәйле булган легион тарихын төрле яктан өйрәнеп, бу гаҗәеп тирән фаҗигане мөмкин кадәре объектив яктыртырга тырыштым. Мине бер нәрсә һаман борчыды һәм борчый бирә: без үткән заманнарга, шул вакытта яшәгән шәхесләргә үтә беркатлы карарга, ниндидер штамп тагарга яратабыз. Үткәннәр турында фикер йөрткәндә, бары тик ике төс – ак һәм караны гына кулланабыз. Менә сугышны гына алыйк. Бүгенге көн күзлегеннән ул фаҗига турында сөйләп утыру кайберәүләр өчен бик җиңел: бу кеше куркак булган, бу кеше – каһарман, монысы – сатлыкҗан, монысы – патриот. Ә ул кеше нинди шартларда яшәгән, эш иткән, заманасы нинди булган соң? Нишләп без кайвакыт андый нәрсәләрне онытып җибәрәбез? Әйдәгез, җәмәгать, тарихыбызга аек акыл белән карарга өйрәник, вакыт җитте шикелле, үткәннәргә элеккечә хис-эмоцияләргә генә таянып карарга ярамый бит. «Без бөек, без бөек!» яки «без мескен, без мескен!» дип тәкрарларга кирәкми, бу – гади генә әйткәндә, ахмаклык. Мин үзем тарихка мөмкин кадәр объектив һәм тыныч карарга, чыганакларга таянып, аны булганча тасвирларга тырыштым. Ничек барып чыккандар, анысына инде укучылар бәя бирсен.

– Бар «хыянәтче Җәлил», бар «кызыл большевик Җәлил», бар «Татар гамен дә җуймаган көрәшче Җәлил». Аның образын өйрәнүдәге эволюция ничек барды? Сез хәзер күргән Җәлил нинди ул?

– Җәлилне шулай төрле яктан, төрлечә бәяләргә мөмкин икән, димәк, ул кызыклы, күпкырлы, катлаулы шәхес дип әйтергә ярый. Тарихчы буларак, мин бары тик тәгаен тарихи чыганакларга ышанырга өйрәнгән, лозунг-өндәүләр белән генә, тарихта күрергә теләгәннәрне генә күреп әллә ни ерак китеп булмый. Җәлил шәхесен алсак, безнең карамакта нинди чыганаклар һәм шул чыганакларда нинди тәгаен фактлар бар соң? Җәлилне күргән, аның белән бергә булган шаһит кешеләрнең истәлекләре бар – һәм алар арасында татарлар гына да түгел, онытмыйк. Җәлилне Алманиягә каршы көрәштә гаепләгән һәм аны үлем җәзасына хөкем иткән документлар бар. Ниһаять, Җәлилнең ихлас күңеленнән, үлем алдыннан язган шигырьләре бар. Һәм бу конкрет фактларны беркем дә кире кага алмый. Шуларга гына таянсак та, кистереп әйтә алабыз: Җәлил – национал-социализм дәһшәтенә һәм хыянәтләренә каршы торган каһарман шагыйрь. Бу – тарихи факт.

– Муса Җәлил һәм Гайнан Кормаш. Бу ике каһарманның һәркайсының батырлыгы үлемсез. Җәлилчеләр арасында Алиш белән Муса иң өлкәннәре бит... Гомумән, һәр җәлилченең үз язмышы, үзләренең генә түгел, гаиләләренең, нәсел-ыруларының язмышы бар. Боларны өйрәнү һәм дөньяга чыгару галимнәр эшеме?

– Тарихта эз калдырган, бигрәк тә якты эз калдырган шәхесләрне өйрәнү, аларның гамәлләрен оныттырмау, яңа буыннарга җиткерү – бу, һичшиксез, тарихчыларның бурычы. Минемчә, аерым дәүләтнең үз тарихына карашын бәяләп, без шул дәүләтнең бүгенгесен бәяли алабыз. Кызганыч ки, бүген Русиядә  яки Татарстанда үткәннәргә караш нормаль дип әйтә алмыйм. Без бер тарихны бетереп, инде шуны яңача яза башладык, тик, күпме шапырынсак та, аны үзгәртә алмыйбыз, фантазиябезне эшкә җигеп, без аны теләгәнчә «аңлата» гына алабыз. Ләкин мондый «аңлатмалар»ның гомере кыска. Заказ яки күрсәтмә генә биреп чын тарихны торгызып булмый шул ул.

Менә җәлилчеләр мисалын гына алыйк. Без һаман бары тик Җәлилнең үзен генә күтәрергә тырыштык. Ләкин ул бит берүзе генә түгел, аның белән үлем җәзасына көрәштәшләре дә хөкем ителгән. Безне бу нык уйландырырга тиеш. Бу бит уникаль хәл! Сугыш вакытында андый очраклар булган микән? Нацистларга каршы көрәш оештырган бер төркем тулаем үлемгә хөкем ителгән! Әгәр дә нацистлар каршында башкаларның «гаебе» кимрәк булган булса? Димәк, алар да тарихта шундый тирән эз калдырган! Алар да безнең чиксез ихтирамыбызга һәм игътибарыбызга лаек. Бу бер мисал гына да тарихны төрле яктан, тирәнрәк, сәяси заказларга гына таянмыйча аңларга һәм аңлатырга өйрәтә. Минемчә, ул шәхесләрнең язмышын тулы рәвештә ачыклау аларның туганнары яки аерым тарихчылар эше генә түгел, бу – дәүләт эше дә. Тарихка таянып, яңа буыннарны тәрбияләргә өйрәнмәсәк, безнең бәябез бер тиен.

– Әтиегез Аяз Гыйләҗевнең Җәлил һәм җәлилчеләр турында күләмле әсәр язарга теләге юк идеме?

– Юк, әтиемнән мондый нәрсәне ишеткәнем булмады. Гомумән, әтинең Муса Җәлилгә вакытлар узгач кына чын-чынлап объектив бәя бирелер дип әйткәнен хәтерлим. Интервьюларның берсендә дә шул фикерне кабатлаганы булды. Бу һич кенә дә әтинең М.Җәлил һәм җәлилчеләргә ихтирамы аз дигән сүз түгел. Киресенчә, ул аларның каһарманлыгының табигатенә төшенү, рухының кодрәте, көченең чыганакларын табуны күздә тотканнан... Чыннан да, бездә әлегә Муса Җәлилгә ниндидер үзебезгә ошаган, якын булган штампларны тагарга омтылу булды. Ә ул гади кеше түгел бит, аны бер штамп ярдәме белән генә күзаллап булмый.

– Яшьләр арасында бу темага алынучылар бармы?

– Әгәр дә сез Муса Җәлилнең тормыш юлын яки иҗатын өйрәнүне күз алдында тотасыз икән, әлбәттә, әдәбиятчы галимнәребез бу мәсьәләне өйрәнәләр һәм өйрәнәчәкләр. Әгәр дә инде теманы бераз киңрәк ала башласак, гомумән, татарларның чит илләрдә яшәешен, тормыш рәвешен, аларның тарихын һәм мәдәниятен күз алдында тотсак, кызганыч ки, аерым басмалардан гайре әлегә мактанырлык эш юк. Минем бер күптәнге хыялым шул: Татарстанда, Казанда татар эмиграциясе һәм диаспорасын өйрәнү үзәген булдырырга кирәк. Бу үзәк, саф фәнни эштән тыш, агарту-пропаганда эшен дә алып бара алыр иде, татар тарихына караган уникаль чыганакларны җыюны оештырып җибәрер иде, аның каршында татар эмиграциясенә багышланган музей да ачарга мөмкин булыр иде... Без, татарлар – сибелгән, чәчелгән халык, бу – гаҗәеп бер тарихи феномен. Менә шул юнәлештә, милләтне берләштерү эшендә, төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне өйрәнеп, аларны бер-берсе белән таныштырып, милли үзаңнарын үстереп эш башласак, бик тә яхшы, изге гамәл булыр иде. Ләкин, кызганыч ки, заманча әзерлекле кадрлар юк диярлек, чит телләрне өйрәнү дәрәҗәсе һаман да элеккечә дип әйтеп була, ә искә алынган мәсьәләләрне чит телләрне яхшылап үзләштермичә хәл итеп булмый. Матди як та оптимизм уятмый, һәм, гомумән, җәмгыятебездә андый юнәлештә тотрыклы эш алып барырга теләк тә артык күренми. Без йә йоклыйбыз, йә һаман дөнья куабыз, ә чит төбәкләрдә татарлар бетеп бара, алар бетү белән аларның тарихы да сүнә, югала. Андый мисаллар күз алдыбызда...

Әңгәмәдәш — Рәфикъ ЮНЫС

*********************************************************

"Казан утлары" журналының 8нче (август, 2014) санында басылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев