Табигать мине кочып алды

1982 елны Идел башланган җирдән Казанга чаклы җәяү кайттым. Үзем эшләгән «Татарстан яшьләре»нең 35 көнлек җәяүле экспедициясе булды инде бу. Шунда ике тапкыр урманда адаштым. Беренчесендә тиз котылдым үзе: әтәч аваз салып, Ватан сугышы каһарманы Лиза Чайкинаның туган авылы Рунога килеп чыктым. Икенчесе исә... кунакханәдә бик көчле яңгыр тавышын тыңлап йоклап китүдән башланган икән. Урманга килеп кергәч, башта озак кына ләззәт кичереп бардым. Аннары юл сиздермичә генә түбәнгә төшә башлаган һәм яңгыр суы астында калып юкка да чыкты ул. Тагын адаштым! Шунда әтиемнең Рәсәй солдаты килеш Маньчжурия урманында адашкач (1905 елгы япон сугышы алдыннан бу, әти 1877 елгы иде, мин аның төпчек улы), агач башына менеп юл тапканы исемә төште. Мин дә иң биек каен башына менеп киттем. Чайкалып торган очына менеп җитсәм дә, агач башларыннан гайре берни дә күрмәдем. Әмма барудан туктамадым үзе. Су исә тирәнәйгәннән тирәнәеп, инде күкрәк турысына җитә язды. Табигатькәй әнә шулай кочып алды мине!
Берьялгызым ук түгел идем анысы: шәп хор сыман бердәм безелдәп, диаметры бер метр чамасы булган черки өере баш өстендәрәк озатып барды. Туктап, иелеп карта карый башлауга, болар минем башны уртада калдырдылар! Тураеп, ике кулны да селтәп җибәргәч, элекке «позициясенә» кайтты тагын үзе бу ач өер... Кайдадыр еракта берөзлексез торна кычкырды. Соңыннан әйттеләр: бу урманда кабан дуңгызлары һәм ким дигәндә бер (күргәннәр) аю да булган икән әле.
Маҗараны тулаем сөйләп тормыйм. Ул бик авыр да бетә ала иде бит. Ләкин инде караңгы төшеп килгәндә эт өргән тавыш ишеттем мин...

 

"КУ" 7, 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: