Логотип Казан Утлары
Табигать һәм мин

Сары сандугач микән?

Могҗиза түгел диген инде моны! Сандугач сайравын ерактан гына ишеткәләгән бар иде үзе. Ә монда дача бакчабызга килгәндә сандугач алмагачыбызда сайрап каршылады мине!

Камил Кәримовның үткән сандагы сандугачы, үрдәкләре уятты бу хатирәчекләремне.

Могҗиза түгел диген инде моны! Сандугач сайравын ерактан гына ишеткәләгән бар иде үзе. Ә монда дача бакчабызга килгәндә сандугач алмагачыбызда сайрап каршылады мине! Камил кебек сак кына якынаям моңа. Хәзер очып китә бит инде бу, барма, юньсез, тукта, дип үз-үземне сүгә-сүгә. Метр ярымлап калгач кына тукталдым... Юк, мине һич күрми-тоймый, шундый да илһамланып өздерепләр сайрый бит бу! Басып торам инде шулай әкияти ләззәт кичереп! Каян килә икән ошбу канатлы җан иясенә шундый гаҗәеп җыр, шундый тавыш, шундый илһам дип, һәм шунда...

Тукта әле, сандугачмы соң бу?! Сандугач соры булмый бит инде. «Кара карлыгач микән, сары сандугач микән...» дип җырлаганны ишетеп үскән кеше ләбаса мин! Шулай дидем дә үз-үземә, әкрен генә «Соры сандугач микән?» дип җырлап җибәрдем. Юк, «сары» дип җырлау күп рәхәтрәк икән бит, менә ни «редакцияләгән» икән җыр сүзләрен!.. Аннан, сандугач сайраганны аның соры түшкәенә карап тыңлаган татар ничә генә икән ул дип горурлык та кичереп алдым әле!

 

"КУ" 07, 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев